Шәһри Казан

Халык һаман көтә

Тиздән, 2012 елның 13 июлендә, олы хөрмәткә бик тә лаек булган, көчле һәм акыллы сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, халкыбыз өчен көрәштә һәлак булган Мирсәет Солтангалиевнең тууына 120 ел тула.

Шул уңайдан «Казан» милли мәдәният үзәге каршында аның исемендәге урам булачагы, шунда ук һәйкәле куелачагы, анда агачлар шаулап торган киң аллеялы ял паркы булачагы турында хәбәр иткәннәр иде. Ул вәгъдәләрдән соң шактый сулар агып, җилләр исте. Әлегә андый урамны күргән юк. Халык сабыр гына көтте һәм көтә.
«Һәйкәл әзер, завод ишегалдында тузанга батып ята», - дигән хәбәр дә иреште, тик һәйкәл дә, парк та хәзергә күренми генә. Шәт, онытмаганнардыр, һичшиксез, куярлар!
Әле халык өмете ул гына да түгел иде. Һәр үткән чорларга, халкына игелек күрсәткән, иле өчен көрәшкән ул һәм кызларының дастаннарга әверелгәннәреннән мисал өчен берәрен генә булса да һәйкәл итеп торгызсак, «халкыбызның үткәне белән горурлана аласың», дип әйтә алыр идек. «Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак», - ди бит халык мәкале. Мәсәлән, үз чорының халык дастанына әверелгән Идегәй, халык батыры булган (3 мең яугире белән 40 меңлек дошман гаскәрен җиңгән) олуг Мөхәммәт хан, Ватан сугышы чорының иң зур вәхшилеге мисалы - башлары гильотинада киселгән 11 татар егетенә һәйкәл Казанның кайсы урынында һәм кайчан булыр икән?! Үткәнебез белән санлашмавыбыз - бик зур, гафу ителмәслек хатабыз! Бу хатаны төзәтүне фәкать Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка гына ышанып тапшыра алабыз!
Шушы югарыда санап кителгәннәр үткән юлыбыз горурлыгы түгелмени. Шулар арасында ук ил-дәүләтне саклап шәһит киткән бабаларыбызга да (1552 ел) һәйкәл булырга тиеш!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: