Шәһри Казан

Сәер жанрлар модада

Әле менә халык авыз иҗаты җыярга җибәрделәр. Про­фессор әйтте: «Нинди яңа җырлар, бәетләр, сүзләр ишетәсез, барысын да язып алып кайтыгыз, «бишле» куярмын», - диде. Вокзалга җыелдык группа белән. Ә мин, гөнаһ шомлыгына, бер өчпочмак алып ашаган идем. Шуңа, тиз генә бер почмак табып, оза-ак итеп үкенеп утырырга туры килде. Ә...

Әле менә халык авыз иҗаты җыярга җибәрделәр. Про­фессор әйтте: «Нинди яңа җырлар, бәетләр, сүзләр ишетәсез, барысын да язып алып кайтыгыз, «бишле» куярмын», - диде. Вокзалга җыелдык группа белән. Ә мин, гөнаһ шомлыгына, бер өчпочмак алып ашаган идем. Шуңа, тиз генә бер почмак табып, оза-ак итеп үкенеп утырырга туры килде. Ә үкенеп бетүгә, группа киткән. Мин дә киттем инде. Бер автобуска утырдым да киттем. Аның кая барганын да белмәдем. Кичкырын бер авылга килеп төштем. Бер абзый капка төбендә тәмәке тартып тора.

- Абзый, - мәйтәм, - сездә халык авыз иҗаты юкмы?

Ул башта рәхәтләнеп көлде.

- Ха-ха-ха... Тапкыр егет икәнсең, сиңа та­бабыз! - ди. - Әйдә, өйгә керик.

Өйләренә кердек. Ул өстәлгә бер шешә көмешкә утыртты да:

- Менә безнең халык иҗаты, - ди. - Шушыны иҗат итәбез!

- Башка төрлесе юкмыни? - мәйтәм.

- Бездә юк. Күршеләрдә бар. Нәбинеке бодайдан, Гыйльминеке чөгендердән... Бер дә начар түгелдер.

Мин блокнот чыгардым. Абзыйның күзе акайды:

- Нәрсә язасың анда? - ди. - Кем син? Каян килдең?

- Казаннан килдем, мәйтәм, халык иҗаты җыям.

Абзый шундук чыгып йөгерде, бүтән күренмәде. Ә авылда: «Самогончикларны җыярга Казаннан кеше килгән икән!» - дигән хәбәр таралган. Мин бит әле бу хакта белмим.

Күршеләргә кердем. Тавыклары бодай чүпләп йөри. Көмешкә апарасының бодаен. Ике-өч бөртек кабалар да чалыш-чолыш атлап китәләр. Берсе әтәч белән сугыша башлады. Берсе миңа сикермәкче була. Мин өйгә кереп киттем. Ишекләрен ачып та җибәрдем, күзлек парланды. Бер адым атлавым булды - аяк астында җир убылды. Ходайның рәхмәте, базга гына төшкәнмен икән - бер апа бәрәңге чүпләп утыра.

- Зинһар, мине һәлак итмәгез! - ди.

- Бәлки, мәйтәм, башта менәрбез?!

Реклама

- Менсәң - мен, түлке һәлак итмә, - ди.

- Бәлки, мәйтәм, тегендә менәрбез?

- Тегендә менсәң дә мен, монда менсәң дә мен, түлке һәлак итмә. Биш балам хакына калдыр, - ди.

Мин аның кулындагы көмешкә аппаратын шунда гына күреп калдым. Бәрәңге астына яшереп маташа икән.

- Апа, мәйтәм, миңа синең биш балаң кирәкми, миңа халык иҗаты кирәк.

Апаның йөзе яктырып китте:

- Алайса, сиңа Хөббенисаның биш баласы кирәк инде, - ди. - Аныкылар нәкъ менә халык иҗаты. Бөтен район иҗат иткән.

Һәм ул мине Хөббенисаларга илтеп тә куйды. Ә Хөббениса табын әзерләп тора:

- Мин сине көткән идем, - ди. - Бөтен комиссия, бөтен ревизия миңа килә. Ишегемнең бер дә ябылып торганы юк. Әле күптән түгел генә бер журналист килгән иде, аңа да бирдем. Интервью. Мин бит детдомнан балалар алып үстерәм.

- Ә мин халык иҗаты белән кызыксынам.

- Һәй, халыкны хәзер шулай иҗат итәләр инде. Иҗат итәләр дә детдомда калдырып китәләр.

- Юк, миңа халык авыз иҗаты кирәк. Ну, җырлар, бәетләр... Китапка кермәгән яңа сүзләр булса да ярый.

Ә Хөббениса шундук аңлады. Фермага җибәрде. Дояркалар янына.

Монда китапка кермәгән сүзләр күп, кәнишне. Тик гел урысча. Менә алар бер-берсенең әнисен бик яраталар икән. Гел «твой мать» та, «твой мать» дип кенә торалар. Мин татарча да берничә сүз язып алдым ул...

Менә элек халык җырлар, дастаннар иҗат иткән. Ә хәзер... Хәзер әнә шундый сәер жанрлар модада икән. Ә аның белән ничек имтихан тапшырасың...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: