Шәһри Казан

Халык теләге исәпкә алынмый

Мин Татарстанга 1983 елны әйләнеп кайттым. Безгә, казанлыларга, үзебезнең яраткан шәһәребезне соңгы вакытлардагы шартларда күрү бик авыр (транспорттагы бөкеләр, мәркәзебезне басып алган чүп, иксез-чиксез коймалар, андагы язулар, чатлар, баганалардагы игъланнар һ.б.) Дөрес, безне 2013 елга бары да әйбәт булачак дип тынычландыралар. Ләкин башка шомлы фикерләр дә килә. Мәсәлән, без күреп,...

Реклама

Мин Татарстанга 1983 елны әйләнеп кайттым.
Безгә, казанлыларга, үзебезнең яраткан шәһәребезне соңгы вакытлардагы шартларда күрү бик авыр (транспорттагы бөкеләр, мәркәзебезне басып алган чүп, иксез-чиксез коймалар, андагы язулар, чатлар, баганалардагы игъланнар һ.б.) Дөрес, безне 2013 елга бары да әйбәт булачак дип тынычландыралар. Ләкин башка шомлы фикерләр дә килә. Мәсәлән, без күреп, ишетеп торабыз: Россия шәһәрләрендә төрле футбол, хоккей ише матчларда нинди генә фаҗигаләр булмый. Бу җанатарларның исерешеп кылган гамәлләре, сугышлар, шау-шу, шәһәр ритмының үзгәрүе, гомумән, шәһәр халкына бик күп кыенлыклар тудыра, тынычлык бетә. Ә бит Казаныбызны спорт шәһәре дип игълан иттеләр һәм анда киләчәктә күптөрле халыкара һәм илкүләм спорт чаралары оештыру күз алдында тотыла. Бу нәрсәләр китереп чыгарыр соң?
Без - Татарстан Республикасы һәм һәрвакыт үзебезнең мөселман өммәтеннән икәнлегебез белән горурланып яшибез, гореф-гадәтләребез бик тыйнак, тәртиплебез. Ләкин бик гарьләнәбез, чөнки безнең белән беркем дә киңәшми, сорап тормыйча, ни теләсәләр - шуны эшлиләр. Ә бит җитәкчеләр килә дә китә, ә халык кала.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: