Шәһри Казан

Хат ташучыга ияреп...

Бу юлы авылга кайткач, мин дә, хат ташучы белән бергә, газета өләшергә чыгып карадым әле. Беррәттән авыл халкының хәл-әхвәлләрен белү, аларны «Шәһри Казан» газетасы белән тагын бер кат таныштыру иде исәбем.

Әлфинур апа почтага эшкә әле яңа гына килгән. Алдагы эшләгән урыннарында халык белән эшләү тәҗрибәсе зур. Шуңа да, авыл кешеләре аны ярата, аңа ышана. «Хат ташучы булып урнашканчы, Яшел Үзәндәге тавык фабрикасында да эшләп алырга туры килде әле миңа, анда бик салкын иде, 2 генә градус җылы, мин болай да туңа торган кеше, суыкта сәламәтлегемне бетереп булмый, дип, эштән киттем. Аннары эше дә җиңел түгел иде инде, күтәрергә, районнан кадәр авылга кайтып йөрергә кирәк Хәзер менә пенсия, газета, субсидия таратам», - ди. Ябык, уймак кына гәүдәле кызга охшаган Әлфинур апа иңбашына зур гына сумка аскан. Көне буе шуны үз участогы буйлап күтәреп йөри, ә участогы кечкенә димәс идем. Аның карамагындагы 300гә якын кешегә тиешлесен өләшеп бетерергә кирәк. Кайбер кешеләр өйдә булмый, аларга кабат әйләнеп киләсе бар. Шулай урамнарны урый-урый, кичке җиделәр җиткәнен сизми дә кала Әлфинур апа. Кышкы суыклар, көзге пычраклар һәм җәйге челләләрдә дә хат ташучы эшендә.
Ә өйләрдә аны шатланып көтеп алалар. Шулай булмый ни - пенсия, субсидия, кыскасы, акча китергән бит ул. Олы яшьтәге әби- бабайларның күбесе өчен пенсия - бердәнбер керем чыганагы. Алар аны түземсезлек белән көтеп ала.
Авыл чагыштырмача зур булгангамы (якынча 1200ләп хуҗалык), кешеләрнең кайберләре көндез дә ишекләрен бикләп куялар икән. Аларның кыңгыраулары да булмаса, капка артында, хуҗаны чакырып, шактый гына кычкырып торырга да туры килә. Күпләрнең ишегалларында бозау кадәрле этләр, кайсы бәйдә, кайсы тимер читлектә. «Баштарак урамда да этләр очрый иде, хуҗалары белән сөйләшеп, этләрегезне бәйдә тотыгыз, дип кисәтеп куйдым», - ди Әлфинур апа. Аларга үз-үзләрен яклау өчен газ баллоннары да бирелгән бирелүен, тик: «Аларны кулланырга туры килмәсен иде инде», - дип тели ул. Һәрбер хат ташучыга үзенә аерым план да куела икән, мәсәлән, Әлфинур апага 580 данә матбугатка яздыру бурычы йөкләнгән.
Татар авылы булса да, газета алдыручылар арасында рус газеталарына өстенлек бирүчеләр күбрәк. Бәясеннән тормыйлар, 400-500 сумлык газеталарга да язылалар. Элегрәк урта мәктәптә дәресләрнең рус телендә генә укытылуы тәэсиредер, күрәсең. Бер гаиләгә 5-6шар газета алдыручылар да, матбугатны бер дә укымаучылар да бар. Хәтта ярты елы 7 сум торган газетага да язылмый икән кайберәүләр. Бер әби исә: «Гыйбрәтле язмышларны укый алмыйм, авыруга әйләнәм. Шуларны уйлап кызганып йөрим дә, кан басымым күтәрелә, аның кадәр үзәккә үтәрлек итеп язмагыз әле», - дип, теләкләрен җиткерде. Кайсына сканвордлар зуррак форматта кирәк икән, аларны бик чишәбез, башны ял иттерә, диләр. Берсе: «Сезнең газетага күптән язылырга йөри идем, ярый үзегез килеп кердегез әле, хәзер үк язылам», - дип каршы алды. «Шәһри Казан»ның атнасына өч тапкырдан да артыграк килә торган варианты юкмы, бәясеннән тормас идем», - диюче дә булды. Кыскасы, халык никадәр булган саен, фикерләр дә шуның кадәр төрле.
Укучым, газетабыз һәрчак эзләнүдә, үзгәрештә, моны үзең дә сизәсеңдер. Бер-берсен кабатламаган, мәгънәле газета чыгарырга омтылабыз. Нинди теләк, тәкъдимнәрең бар, газетабыз битләрендә нинди темага язмалар күрергә теләр идең, нәрсә ошый, нәрсәне үзгәртер идең - барысы турында да язып, безгә юлла. Без исә алтын урталыкны табып, газетаны сезнең өчен тагын да файдалырак, кызыклырак итәргә тырышырбыз. «Шәһри Казан»да бергә кайныйк!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: