Шәһри Казан

Хатирәләр музейда саклана

Бүген китап уку дигән нәрсә онытыла барганда, Казанның 134 нче мәктәбендә аңа мәхәббәт тәрбияләүнең чарасын таба беләләр. Шушы арада узган «Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» дигән әдәби кичә әнә шуны тагын бер кат исбатлады. Моннан унбиш ел элек оешкан «Мәгърифәт учаклары» музее җитәкчесе, директорның милли белем һәм тәрбия бирү буенча урынбасары Назирә...

Реклама

Бүген китап уку дигән нәрсә онытыла барганда, Казанның 134 нче мәктәбендә аңа мәхәббәт тәрбияләүнең чарасын таба беләләр. Шушы арада узган «Мәдрәсәләрдә китап киштәсе» дигән әдәби кичә әнә шуны тагын бер кат исбатлады. Моннан унбиш ел элек оешкан «Мәгърифәт учаклары» музее җитәкчесе, директорның милли белем һәм тәрбия бирү буенча урынбасары Назирә Мусина кичәне китап турында сөйләүдән башлап җибәрде. Моннан берничә ел элек, күренекле галим, тәрҗемәче Рәис Даутовның хатыны Диләрә ханым музейга аның китапларын бүләк иткән булган. Ни кызганыч, арабыздан китү сәбәпле, ул биредә катнаша алмады. Биредә Рәис Даутов китапханәсенең почмагын булдырганнар. Филология фәннәре кандидаты, шагыйрь Равил Рахмани Рәис абый турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Балалар үткәргән экскурсияләр дә кунакларда кызыксыну уятты. «Ирле-хатынлы Даутовлар, үзләре безнең арадан китсә дә, алар турындагы хатирәләр шушы музейда сакланыр», - дип белдерде Назирә ханым.
Киләчәктә дә бирегә музей белән танышырга күренекле шәхесләр, язучылар килер. Әлеге мәктәптә телебезне саклаучы укытучылар булганда, сукмаклар беркайчан да өзелмәс.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: