Шәһри Казан

«Хатың килми нигә?»

Яшь чакта гел хат языша идек. Дустың армиядәме, иптәшең башка районда торамы, хат аша аралаштык.

Моның үзенә күрә бер тәме, яме бар иде. Бәйрәм җитсә, телеграмма сугу, открытка җибәрү бар иде. Хәзер исә яшьләр телефоннан аерыла алмый. Хәтта хәрби хезмәткә киткән егетләр белән дә телефон аша аралашу мөмкинлеге бар. Хатлар акрынлап югала бара. Баксаң, открыткасын алучы да юк икән хәзер. Беркөнне таныш хат ташучы: «Ике генә открыткам бар, кыйммәт тә түгел, 24 сум гына, алыгыз», - дип, кемгә генә мөрәҗәгать итмәде. Мәктәпкә дә керде, хастаханәгә дә, ник берсе алырга теләсен. «Открытка белән нишлик, чүп-чар болай да күп өйдә, ул акчаны телефонга салабыз, иң файдалы бүләк шул», - диләр. Кызганыч, хатлар белән бергә рухи байлыгыбыз, күңел матурлыгыбыз да югала бара.


Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: