Шәһри Казан

Хатыны хыянәте турында әрмән егете "Шәһри Казан" журналистына ачыктан-ачык сөйләде

Татарстанның бер районына командировкага баргач, әрмән егете Валерик Акопян белән таныштык.

Шат күренергә тырышса да, күзләре моңсу иде аның. Баксаң, хатынының хыя­нәт итүен кичерә алмыйча, Красноярскидан Татарстанга күченеп кайткан икән. Ярасы да яңа әле. Бу хәлләргә бер ай гына вакыт узган. «Хатын-кызга барысын да кичерергә була, хыя­нәтне генә булмый», - ди ул. Валерик рәхәтләнеп эч серен бушатты.

Әңгәмәдәшем белгечлеге буенча агроном. Кызык бу язмыш дигәнең. Валерик Грузиядә туган. Эшеннән аны Красноярскига җибәргәннәр. Шунда ул бик чибәр бер әрмән кызы белән танышкан. Азрак очрашып йөргәннән соң, гаилә корып яши башлаганнар. 17 ел бергә гомер иткәч, шундый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган?

Үзе командировкада чакта дусты аңа хатының бер егет белән чуала дип хәбәр иткән. Валерик кайтуга, бу мәгълүматны тикшергән. Хатынының кем белән, кайчан сөйләшкәнен ачыклаган. Барлык смс хәбәрләрне кәгазьгә бастырып алган.

- Нәрсә җитмәде икән хатынга? Матурлык салоным бар иде. Ул чәч кисүче булып эшли. Акча яхшы эшлибез. Ике балабыз бар. Олысына инде 16 яшь. Ә ул чит ир-ат белән очраша башлаган. Иң начары - гашыйк ук булган бит, - дип ачына Валерик.

- Бәлки аралашу, аңлашу җитмәгәндер? - дим.

- Мин беркайчан да телемне жәлләмәдем, хатыныма иң матур сүзләрне, комплиментлар еш әйтә идем, гел чәчәкләр бүләк иттем, әле аерылышкач та, туган көненә 35 озын розалар бүләк иттем, ә ул мәхәббәтебезне аяк астына салып таптады, җитмәсә, шул сөяркәсенә ял йортына юллама сатып алып биргән, яңа киемнәр алган, йөрәк әрни, - ди ул.

Валерик хатынын чит ир-ат белән шәхсән үзе күрмәгән анысы. Әмма:

- Алар 40ар минут телефоннан сөйләшкәннәр, смс хәбәрләрнең эчтәлеге интим. Сөйгәненә ярымшәрә фото да җибәргән әле, менә миндә дә бар анысы, - дип, кесә телефоныннан хатынының фотосын күрсәтте. - Дөресен әйт, йокладыңмы аның белән дигәч тә, бер сүз әйт­мәде бит хатын, димәк, сөйләшеп кенә утырмаганнар инде, мин юләр булганмын, - диде аннары, тагын да ярсып.

Хатының ялгышкандыр, гаилә хакына кичерсәң, ничек булыр икән, дип тә карадым, тик Валерикның ачуы яман иде бугай.

- Юк, мин тиздән өйләнергә тиеш. Хатын эзлим әле үземә, теләсә кайсы милләттән булса да ярый, иң мөһиме - тугры булсын, - диде ул.

- Үзең тугры булдыңмы? - дигән соравыма Валерик елмаеп куйды. Юк та димәде, хыянәт иткәне турында да әйтмәде.

- Ирләргә ярый инде ул, физик теләкне канәгатьләндерү генә бит бу, ә хатын-кыз гашыйк булып куйса, бу инде барысы да бетте дигән сүз, - диде.

Редакциягә кайткач та, бу хакта еш уйланып утырдым. Фикерләремне туплап, компьютерымны гына кабызган идем, бүлмәгә даими укучыбыз килеп керде. Ул да күңелен бушатырга килгән икән. Туры килүен әйт, тагын шул бер балык башы, абзый хатынына хыянәт иткән булган, бу уй белән яшәве авыр, шуңа да барысын да сөйләсәм, җиңелрәк булыр, ди. Укучыбызның яше сиксәннән узган. Сөяркәсе белән 60 яшенә кадәр очрашып торганнар. Әле шушы көннәрдә дә шалтыратып караган элек йөргән хатынга. Тегесе генә, олыгаеп беткәч, очрашулардан баш тарткан.

- Барысы да яшь чакта ук башланды, - ди бабай. - Хатын акчаны хәтсез туздыра иде. Әйдә, хезмәт хакыбызны уртак итик, банкага салып барыйк, дип килештек. Әмма анда да акча кими башлады. Кыскасы, хатынга акчамны бирмәскә булдым. Аерым тота башладык. Ә әнисе аны котырткан, ирең акча бирми икән,син дә аңа бирмә, ягъни җенси мөнәсәбәтләрдә тыелып торыгыз, дигән. Хатын әнисен тыңлады. Көн саен бер сәбәп таба, тавыш куптара иде. Ә ул чакта эшкә бер чибәр генә табиб кыз килде. Бер күрүдә үк ошаттым аны. Берсендә ул миннән ярдәм сорады, дачасына тирес алып кайтып бирергә кирәк иде. Булыштым, бергә утырып чәй эчтек. Аның ирен ток сугып үтергән икән. Бик яшьли тол калган. Шуннан очраша башладык. Миңа 60 яшь тулганчы, ул минем сөяркәм булды. Ниләр генә эшләмәдем аның өчен, чәшке башлыклар, натураль туннар дисеңме... Барысын да алдым. Кыскасы, 20 елга сузылган читтәге мәхәббәтне хатын да сизде, аерылышмасак та, арабыз суынды, ул мине яратмый башлады. Бүген мәхәббәтемне керләгәнем өчен нык үкенәм, әмма соң инде. Шуңа да, туйларда теләк теләгәндә, мәхәббәтегезне саклагыз, арагызга ятлар кертмәгез, дип телим.

Психологлар, гомер буе бергә яшәгән парларның бер-берләренә хыя­нәт итү сәбәпләрен төгәл генә ачыклавы авыр, ди. Гадәттә, бертөрле көндәлек тормыштан туеп, хыя­нәткә баралар. Шулай ук үч алу максатыннан, җен­си мөнәсәбәтләрдә ка­нәгатьләнү булмаганнан, бергә яшәгән кешегә карата ярату хисләре сүнгәч тә, читләрне күзли башлыйлар. Шунысы кызык, күпләр хыянәткә ник барганын үзе дә аңлатып бирә алмый, аннары инде сөяркәгә ияләшкәч, аерыласы килми.

Арага хыянәт кертмәс өчен, психологлар гаилә парларына һәрвакытта да бер-беренә карата игътибарлы булырга, аңлашылмаучылыкларны вакытында уртага салып сөйләшергә, бер-береңнән серләр яшермәскә, сәяхәтләргә йөрергә, кыскасы, көндәлек тормышны кызыклы итәргә киңәш итә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: