Шәһри Казан

Хәбир Иштирәков Минтимер Шәймиев турында: «Аның шул хатларга карата булган игътибары мине гаҗәпләндерә иде»

Заманында Бауман райкомында эшләгән вакыттан ук, Хәбир Иштирәков Минтимер Шәймиевне яхшы белгән. Ул райкомда инструктор буларак, булачак Президент идарә иткән министрлыкның кураторы була. Язмыш аны Минтимер Шәрипович белән яңадан 2000 елның маенда очраштыра.

Хәбир Иштирәковны Президент аппаратының гражданнарны кабул итү һәм хатлар бүлеге мөдире итеп чакыралар (соңрак ТР Президентының гражданнарның мөрә­җәгате белән эшләү буенча идарә башлыгы. - ред.). Үзе эшли торган Татарстан Дәүләт Советыннан китәсе килмәсә дә, Президентның эш кабинетына сөйләшүгә чакырылгач, аның өстәл артыннан чыгып, елмаеп: «Мин бит сине беләм, эшеңдә уңышлар телим», - дип аның кулын кысканнан соң елмаеп, ризалыгын белдерә.
Мондый вазифа зур җаваплылык таләп итүгә карамастан, Хәбир Иш­тирәков Минтимер Шәймиев белән эшләгән елларын сагынып искә ала. Аның гаҗәеп шәхес булуына бергә эшли башлагач кат-кат инана.

Хатлар бүлеге, Президентны халык белән бәйләүче чылбыр буларак, нинди генә мөрәҗәгатьләр кабул итми ул чакта! Берсе дә җавапсыз калмый, ә республика җитәкчесе ярдәменнән башка чишәргә мөмкин булмаган мәсьәләләр күтәрелгәннәре аңа юллана.

- Аның шул хатларга карата булган игътибары мине гаҗәпләндерә иде. Укыганда аерым җөмләләрнең астына сызып, кырыйларына аерым фикерләрен, тәкъдимнәрен язып куя иде. Аннары шул үтенеч-гозерләрнең үтәлеше белән кызыксынып торды. «Ә син ничек карыйсың?» - дип сорау­дан да кимсенеп тормады, - дип искә ала Хәбир Иштирәков. - Минтимер Шәрипович халык белән еш аралашты. Әгәр үзенә максат куя икән, җаваплылыктан курыкмады. Кадрлар мәсьәләсендә дә кешене алдан күрә белгән шәхес. Бүгенге Президент Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин - Минтимер Шәймиев мәктәбен үткән җитәкчеләр. Эшләү дәверендә мине тагын бер гаҗәпләндергән кеше - Сәкинә ханым. Ул да ярдәмчел. Кеше белән аралашмыйча тормыйсың бит инде, бервакыт миңа шалтыратып: «Фәлән кешегә булышып булмасмы икән?» - дип сораганы истән чыкмый. Әмма шунысы хак, Сәкинә ханым - иренең абруен тота белгән хатын, аның эшенә беркайчан да кысылмады.

Хезмәт кешесенә беркайчан да битараф булмый Беренче Президент. ­Пенсиягә чыкканчы Буа районында сыер савучы булып эшләгән бер ханым өенә газ кертүдә ярдәм сорап хат яза. Өй эчен газлаштыру кешенең үз хисабына башкарыла. Әлеге проблема белән танышкач, Шәймиев шунда ук мәсьәләне хәл итәргә боерык та бирә. Аның ярдәме белән уңай хәл ителгән мисаллар: янгын чыгудан зыян күрүчеләрме, армия­дә хезмәт итү буенчамы, юл төзү буенчамы... алар санап бетергесез.
- Минтимер Шәймиев, гомумән, халыкны ярата. Халык та ул яратуны һаман да тоеп яши. Минем белән Татарстанның Ветераннар берлеге рәисе буларак та хәзер дә аралашып, эшебез белән кызыксынып, хәлләрне сорашып тора, - ди әңгәмәдәшем.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: