Шәһри Казан

Хәбәрче Сөләйман

Сөләйман Шакировны әйтәм әле. Булса да булыр икән шундый тиктормас кеше. Җитмеш җиденче яше белән барганда өендә Сөләйман хәзрәтләре турындагы төрек телесериалы ише тапшыру карап ятса да була бит инде аңа. Юк, Шакиров өендә генә утырмый, тынгысыз кеше ул. Унбер ел элек хөрмәтле ил агасы булып Казан Кремлендәге Аксакаллар шурасы...

Реклама

Шуннан бирле Шура үткәргән чараларның берсеннән дә диярлек калмыйча катнашып йөри. Күпне күргән, күпне белә, көне буе әллә кайларда булырга өлгерә ул. Үз күзе белән күргәнне генә сөйләргә ярата ул. Туган авылы Төгәлбайдан чыгып киткәненә ярты гасыр, әмма туган ягы белән араны өзми, аралаша. Ара-тирә, үтеп китешли, үзе утыз ел эшләп чыккан КПД-1 заводына кергәли. Элекке төсле шаулап торган эш урыны түгел ул хәзер, складны хәтерләтә. Әле Совет районындагы КПД-3 заводын да «Ак Барс холдинг» компаниясе үзенә алган диләр. Анда да субайлар гына калыплыйлар. Казанда эре панельле йортлар төзү комбинатын ярты ел элек бетерделәр. Ул беткәч, панельле йортлар да салмыйлар. Соңгыларын былтыр Киров районындагы Осиново бистәсендә төзеделәр. Казан халкының яртысы Сөләйманнар җиткергән өйләрдә тормыш итә бүген.
Хәбәрче эшеннән дә тәм таба ул. Дөрес, Сөлайман, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) әйткән сүзләренчә, бишектән башлап ләхеткәчә укырга тиеш икәнен дә яхшы белә. Тәкәбберләнә белми ул.
Ә язарга азык җитәрлек. Казанны 80 ел буе корган йортлар төзү комбинаты, андагы искиткеч асыл кешеләрнең хезмәте тарихка калды. Технологияләр искергән булса, файдалы традицияләрне яңа җирлеккә күчерергә иде. Мәдинә Маликованың «Казан каласы таш кала» әсәреннән кала һәм тагын берничә китаптан башка кулга алырга сәхифәләр дә тапмасмы икән безнең халык шул хәтле зур төзелеш оешмасы кешеләре турында?
Аз гына өзеклек булса да КПД, КПД-2, КПД-3 заводларына килеп җитә торган Андрей Хабаров, Фердинанд Гыйбадуллин, Зөфәр Сафиннар бу дөньяда юк инде. Ә пенсиягә чыккач, Казанның бер базарында лампочкалар сатып утырган Заһит Гайфуллин, орденлы ташчы Минхәят Галиуллина, Арча районындагы бер авылга мулла булып кайткан төзүче Рәдиф Нигъмәтҗанов һәм тагын бик күп элеккеге 1 нче трестлылар исән әле. Күбесе турында аерым китап язарлык.
Теге гасыр башында ишан хәзрәтләре яшәгән Баллы Күл авылыннан сугышка киткән Хафиз Зарипов сугышта Матросов кебек дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган. Аның турында да тетрәткеч китапны Габдрахман Әпсәләмов теге дөньядан кайтып язмас инде...
Ә менә теге гасыр башында Алпардан чыккан, 23-24 яшьтә дөнья куйган Әсгать Фәхретдиновның «Сүзләрдән чәчәкләр» китабын берәр малтабар гыйбрәт өчен генә бүгенге көндәге яшьләр өчен кабат бастырса, ничек булыр икән? Алып батырлар авылы Алпарның көрәш батырлары турындагы хикәят тә шул китапта бит. Бүген ул турыда риваять йөри халыкта. Ә китапны кабат бастыручы табылмый. Безнең көннәрдәге Сабан туйлары батыры Рәшит Сәмигуллин да Алпардан чыккан кеше бит. Көрәшчеләр турында китаплар шактый. Ә Рәшит Сәмигуллин турында әйтерлек яхшы китапны белмибез әле.
Сөләйман Шакиров Казан төзелешләрен карап үткәндә иске аэропорт ягындагы Сәүдә комплексына да күз салгалап уза. Базарларда да йөрергә ярата ул. Кайда гына барып чыкса да, танышларын очрата. Ярминкәләрдә исә Әлки якларыннан килүчеләр белән күрешү үзе бер гомер була.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: