Шәһри Казан

Хезмәт сөйсәң, озак яшәрсең

Тормыштан ләззәт алып яшәсәң, аның матур якларын күрә белсәң, тиз картаймыйсың, дигән әйтем бар. Картайгач үзенә шөгыль таба алганнар, чыннан да, озак яши. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, кешеләрне яшь буенча түбәндәге төркемнәргә бүләләр: урта яшь - 45-59, башлангыч картлык - 60-74, чын картлык - 75-89. Ә 90 яшьтән...

Реклама

Сәнгать әһелләре һәм галимнәр арасында олы яшькә җитеп тә иҗат егәрлеген саклаучыларның исемнәрен күпләп атарга була. Мәсәлән, виолончельдә уйнаучы Пабло Касалье 96 яшендә концерт биргән. Томас Эдисон уйлап табуга соңгы патентны 81 яшендә алган. Гёте «Фауст»ның соңгы кисәген 83 яшендә тәмамлаган.
Хәзер үзебезнең шәхесләрне искә алыйк. Мөгаллим Хаҗи Сальмушев 97 яшьтә «Ватаным Татарстан» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарына мәкаләләр язды. Ул 100 яшендә журналистларга интервью бирде, 105 яшендә музей хезмәткәренә истәлекләр сөйләде. Татарстанның халык язучысы Гомәр ага Бәширов, 98 яшендә булуга карамастан, үзенең әдәби иҗат эшен дәвам итте. Россиянең атказанган укытучысы, Татарстан Фәннәр академиясенә нигез салучыларның берсе, тарихчы, туган якны өйрәнүче Вәли ага Хаҗиев, 95 яшендә булуга карамастан, Татарстан тарихын өйрәнүен ташламады, кешеләр белән гел аралашып яшәде. Әмирхан ага Еники, 90 яшендә булса да, иҗатын дәвам итте. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Айрат абый Арсланов, яше шактый өлкән булса да, мәдәният өлкәсендә хезмәт иткән шәхесләребезне татар матбугатында үз истәлекләре аша яктыртып килде. Үзенең эшен бик ярата иде Айрат абый. Композитор Сара Садыйкова, 70 яшьтән узгач та, күп җырларга көйләр язды. 80гә җиткәндә опера язу турында хыялланды. Ләкин аны безнең арадан рәхимсез авыру алып китте.
Ә хәзер Салих абый Шамов турында. Без аның белән «Мәңге яшисе килә» ветераннар клубында танышкан идек. Ул минем ветераннар белән эшләү башлангычымны бик хуплады. Безнең клуб концертларына бик яратып йөрде. Ул Салих Сәйдәшев иҗатын хөрмәт итә һәм аны пропагандалауга күп көч куя иде. 90га җитәр алдыннан, С.Сәйдәшев турында дүрт китап иҗат итте. Рәссам Мансур Рәхимов, 95 яшендә булса да, иҗаттан аерылмый. Мин үзем дә, авыру булсам да, иҗаттан аерылмыйм. Үткән ел Салих Баттал турындагы («Очучы һәм язучы») истәлек китабын тәмамлаган идем. Сугыш чоры балалары турындагы документаль повесть исә «Тормышның соңгы кыңгыравы» дип атала. Китап укучылар аны яратып кабул иттеләр. Хәзер, әтинең һәм үземнең көндәлекләр нигезендә, «Авыр еллар көндәлеге» дигән повесть өлгереп килә. Мин дә 80гә таба барам, әмма иҗатта активлыкны киметмим.
Күргәнебезчә, бөтен дөнья шәхесләре белән чагыштырганда, үзебезнекеләр дә җитәрлек. Исәннәргә сәламәтлек, иҗат эшләрендә уңышлар телим.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: