Шәһри Казан

Хезмәтләре – алтын хәзинә

«Таныш моңнар» дип аталган әдәби-музыкаль клуб белән танышлыгыбыз ул оешкан көннән башлап инде. Анда йөрүче апа-абыйлар исә - газетабызның тугры дуслары. Пенсия яшендәге гап-гади кешеләр йөри торган клуб 29 нчы китапханә базасында оешкан дисәк тә буладыр. Биредә даими рәвештә галимнәр, композиторларга, гомумән, иҗат кешеләренә багышланган кичәләр оештырылып тора.

Реклама

Клуб җитәкчесе Мәүлидә ханым Мингалиева: «Миркасыйм Госмановка багышланган кичә уздырабыз», - дип шалтыраткач, кызыксынып киттем: кунакка кемнәр килә дә, нәрсәләр турында сөйләшәләр икән ул кичәләрдә?
Миркасыйм Госмановка багышланган кичә исә бик матур, җылы үтте. Тарихчы галимнең тормыш юлдашы Салисә ханым да, шәкерте Искәндәр Гыйләҗев тә әлеге кабатланмас шәхес турындагы матур истәлекләрен уртаклаштылар. Искәндәр Гыйләҗевнең, галим белән беренче танышкан мизгелләрен искә төшереп: «Күзләрен ялтыратып, усал тавыш белән: «Син, егетем, татарча сөйләшә беләсеңме?» - дип сораган иде ул миннән», - диюе, аның үзләрен аш, ботка пешерергә, сарык суярга өйрәтүләрен тыңлап утыру үзе бер тарихи вакыйга бит әле. Ә Миркасыйм аганың туган җиреннән - Кытайдан Казанга укырга килеп, шушында төпләнеп яшәп калган кытай егетләре Әсхәт белән Нәгыйулла аны икенче әтиләре урынына күргәннәрен әйттеләр. «Ашыйсыбыз килсә дә, берәрсе кыерсытса да, яклау-ярдәм эзләп, Миркасыйм абый белән Салисә апа янына чаба идек. Бер танышы булмаган Казанга бер биштәр белән килеп, вокзалда кунып йөргән Миркасыйм ага белән чагыштырганда, безнең терәк нык - Миркасыйм абыебыз бар иде», - диләр егетләр. Галимнең Казанга татар халкының бөек язучыларының берсе Аяз Гыйләҗев чакыруы буенча килгәнлеген белү үзе бер ачыш булды. Аяз Гыйләҗевнең тормыш юлдашы Нәкыя апа да бар иде кичәдә. Аның да истәлек-хатирәләре бик матур. Студентлар белән чит җирләрдә, далаларда борынгы язмалар җыеп, экспедицияләрдә генә дә 25 ел йөргән бит галим! Балалар өчен җаваплылык дигәне дә бар бит әле. Миркасыйм Госманов тарафыннан җыелган, туплап чыгарылган китаплар милләтнең алтын хәзинәсе булырлык.
Казанның 17 нче музыка мәктәбе укучылары да әлеге әдәби кичәләрнең даими кунаклары икән. Бу юлы да балалар скрипкада, флейтада, фортепьянода Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев һәм Нәҗип Җиһанов әсәрләрен уйнап, кичәгә ямь өстәделәр. Клуб әгъзалары үзләре дә артистлардан ким түгел. Баянчылары Фәүзия Хәсәнова белән Римма Сафина үзләре генә дә ни тора! Өздерәләр генә! Җырчыларын әйткән дә юк. Мәсгуть Садыйков, Зөлхәбирә Сәхәбетдинова, Нурислам Гыйсмәтуллин, Ризван Минһаҗев, Рәхимә Сафиуллина һәм Фидаил Шиһаповларның моңлы да, дәртле дә җырларын, Илһам Миндубаев белән Хәнәфи Бәдигыйның шигырьләрен тыңлаганнан соң, чып-чын эстрада концертына барып кайткандай булдым.
«Әлеге кичәне оештыру идеясе Әзһәр Шакировның Миркасыйм Госманов турында «Шәһри Казан»да басылып чыккан «Аны безгә Ходай җибәргәндер...» мәкаләсен укыгач ук туган иде инде. Галимнең тормыш юлдашы белән танышкач, ниһаять, ниятемне гамәлгә ашырдым», - ди Мәүлидә Мингалиева. «Шәһри Казан»ыбыз алга таба да аларны төрле матур кичәләр уздырырга рухландырып торсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: