Шәһри Казан

Хәмидә Гарипова: «Синең хакка гына түзелгән»

Яңа китапның буяу исе аңкып торган битләрен ачкан саен, мин аны язучыларының кыюлыгына сокланам. Күңелеңнең иң тирән төпкелендә яткан, кайчак үзең дә уйларга кыймый торган хисләреңне, вакыйга-күренешләрне шигырь юлларына салып, укучы хөкеменә тәкъдим итү теләсә кемнең хәленнән килә торган эш түгел. Аннары бит әле ул синең хисләреңә гел изге ниятле...

Яңа китапның буяу исе аңкып торган битләрен ачкан саен, мин аны язучыларының кыюлыгына сокланам. Күңелеңнең иң тирән төпкелендә яткан, кайчак үзең дә уйларга кыймый торган хисләреңне, вакыйга-күренешләрне шигырь юлларына салып, укучы хөкеменә тәкъдим итү теләсә кемнең хәленнән килә торган эш түгел. Аннары бит әле ул синең хисләреңә гел изге ниятле кешеләр генә кагылыр, дип тә беркем дә ышандыра алмый.
Шуңа күрә дә язучы, укучысы алдына китабы белән бергә күңелен дә ачып салып, кыюлык үрнәге күрсәтә. Ул бу адымга укучысының җанын сафландырырга теләгәннән, милләт, тел язмышы өчен борчылганнан бара. Димәк, язучы-әдипләребез бу батырлык-кыюлыкны гомерләре буенча, китаплары санынча кыла. Аларның туры сүзләрен укып үскән укучылар арасында бу кыюлар төркемен тулыландырырга тырышучыларның булуы бик сөенечле хәл. Хәмидә Гарипованың Татарстан китап нәшрияты «табасыннан» күптән түгел генә төшкән «Синең хакка гына түзелгән» дигән шигырьләр һәм поэмалар китабын укып чык­кач туды бу фикерем. Яфрактан чак кына калынрак китапка барлык көенечләре-сөенечләре, язмышның ялгышлары һәм алкышлары белән шыгрым тулы бер гомер сыйган. Мондый сөю-газаптан, мәхәббәт-нәфрәттән торган гомерне Җир шарындагы миллиардлаган адәм баласы кичкән булса да, ­шагыйрь дәшми, хисләрен дөньяга чәчми кала алмый. Аның яшәвенең мәгънәсе, миссиясе, вазифасы шушы. Ул шулай итеп бүтәннәрне дә үзенең авызы пешкән ялгышлардан сакларга, күпләребез төренгән битарафлык пәрдәсен ертып ташларга азаплана. Ни хәл итәсең, шигырь шулай газап белән ләззәт арасында туа инде ул. Җаннан чыккан гына җанга барып җитә. Хәмидәнең шигырьләрен укыганда, мин, шагыйрь белән бергә, «Ак ландышлар» җыйдым, «Адашкан күбәләк» булып тилмердем, «Карлы миләш» булып, «Туңдым». Ләкин Хәмидә үзен шагыйрь дип санамый. ­Шагыйрь булу өчен Тукайлар, Туфаннар биеклегенә күтәрелергә кирәк, ди ул, бу исемнең бик зур җаваплылык йөкләвен аңлап. Һөнәре буенча мөгаллимә, күпсанлы укучыга үткен каләмле, үткер күзле, кыю фикерле, шактый усал журналист, прозаик булып танылган Хәмидә ханым нечкә күңелле шагыйрь дә икән бит әле. Язмаларындагы укучы күңелен кузгата торган хис-тойгылар менә кайдан икән!
Иҗат итү җиңел түгел, бигрәк тә безнең заманда. Ничәмә-ничә гасырлар буе шагыйрьләр тарафыннан җырланган, тапталган темаларга бүген нинди дә булса яңалык өсти алмасаң, синең бәяң укучы каршында сукыр бер тиен. Таләпләре көннән-көн югарырак була барган укучыны авызыңа каратыр, китабыңа, иҗатыңа бәйләп куяр өчен, аз тырышмый каләм иясе. Хәмидә Гарипованың тәүге җыентыгыннан ук укучысы күңеленә сукмак салырга тырышу кебек ихлас гамәлен сиземләве кыен булмады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: