Шәһри Казан

Ходай ташламадан ташламасын

Беркөн шулай 7 нче сырхауханәдә участок терапевтына керергә чиратта торам. Миңа кадәр ике кеше бар. Шунда бер хатын килде дә: «Бабай, мине чиратсыз үткәрегез әле, мәчем балаларга калды», - ди. «Мин дә ашыгам бит, оныгымны балалар бакчасыннан алып, фәлән сәгатькә манту ясатырга барасым бар», - дим.

Ә теге хатын: «Ул бит нәселле, бик кыйммәтле песи, аның бәбие генә дә 4-5 мең сум тора», - дип өтәләнә. «Эт-мәчеләр хастаханәсенә илтегез, анда аларның акушеры да бардыр, ярдәм итәрләр», - дим. Чираттагы халык шаркылдап көлде инде. Менә шулай, хәзер кая барсаң да төрле ташламаларга ия кешеләр күбәйде. Дөрес, моңа лаеклылары да бар. Андыйлар болай ук оятсызланмый, хөкүмәт биргән ташламалардан канәгать булып яши. Үзем дә пенсионер, икенче төркем инвалид, «хезмәт ветераны», өч тапкыр коммунистик хезмәт ударнигы. Беркайчан берни таләп иткәнем юк, тиешлесен хөкүмәт үзе белеп бирә, шөкер. Безнең әти-әниләр, әби-бабайлар яшәгән заманда, син кем булсаң да, бернинди ташламалар юк иде. Әтием Идиятулла (1895-1973) өч сугышта - гражданнар, фин һәм Бөек Ватан сугышларында булган, орден-медальләре дә күп иде. 40-50 ел колхозда эшләгән. Бернинди пособие, пенсия дә юк иде. 1957 елда «Кызылармеец» колхозын (Әлки районының Төгәлбай авылы) «Правда» дигән совхоз ясагач, колхоз стажына карамыйча, барына да бертигез 8 сум 50 тиен пособие билгеләделәр. Алар шунда да, пенсия алабыз бит, дип куанып яшәделәр. Ул чакта моңа 25 кг бодай оны яки 10 кг шикәр комы алырга була иде. Ә инде патша заманында пенсия, пособие дигән сүзне авыл кешесе, гомумән, күз алдына да китермәгән. Әмма патшалар да кайбер изге эшләр эшләгәннәр. Әнием Тәҗелнисаның (1895-1989) әтисе Җиһанша бабай энесе Вәлиәхмәт белән патша хезмәтендә булганда рус-төрек сугышында катнашалар, бер яуда зур батырлык күрсәтеп, җиңүне тәэмин итәләр. Аларның бу батырлыгы эзсез калмый. Икесенә дә Александр патша үзе «Изге Георгий» орденын тапшыра һәм: «Нинди теләкләрегез бар?» - дип сорый. Шунда Җиһанша бабай: «Без Казан губернасы Спас өязенең Төгәлбай авылында яшибез. Авылыбыз Иделгә коючы Бизнә елгасының ике ягында урнашкан. Язгы ташу вакытында бер яктан икенче якка чыгып йөри алмыйбыз, күпер юк. Кибет тә, мәчет тә бер генә якта. Авылдан 3 чакрымда булган Кошки дигән рус авылында күпер бар, шуннан әйләнеп йөрергә мәҗбүрбез», - ди. Патша аларга: «Сез кайтканчы, күперегез булыр», - дип ышандыра. Бер елдан соң өяз үзәге Спасск шәһәреннән күпер төзү осталары килеп, Бизнә елгасының урта өлешенә күпер төзергә керешә, ике яклап 3 метр биеклектә 150 м озынлыкта дамба ясыйлар. Аларга авыл халкы да булыша. Күпер ярты елда әзер була. «Сезнең ике солдатыгыз үтенече буенча, күперне төзергә патша боерык бирде», - дигән сүзләргә авыл халкы бик аптырый, билгеле. Мин белә башлаганда Җиһанша бабай бу дөньяда юк иде инде. Ә энесе Вәлиәхмәт бабай 1947 елларда 95кә җитеп бакыйлыкка күчте.
Аларның шундый батырлык гамәле бөтен авыл халкы өчен патша тарафыннан булган зур ташлама дияргә була. «Патша күпере» дип йөртелгән күпернең электән калган 4 баганасы әле дә тора. Бабайның ул кыйммәтле матур асыл ташлар белән бизәп ясалган хач формасындагы ордены әнигә бүләк итеп бирелгән бизәкле кечкенә сандык төбендә озак сакланды.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: