Шәһри Казан

Хуҗасыз этләр афәте

Азия - Африка илләренең күбесе еш кына иген, яшелчә басуларын кара җиргә калдыручы саранча дигән зәхмәтнең һөҗүменә дучар була. Шөкер, бездә андый афәт юк диярлек. Әби-бабайлар әйтүе буенча, элегрәк заманнарда булгалаган ул. Аның килү хәбәре ишетелү белән халык үзенчә аны каршы алырга чаралар күргән. Кырлар тирәсенә канаулар казып, алар җиргә...

Реклама

Ә хәзерге вакытта авыл халкы да, шәһәр халкы да чамасыз күп үрчегән хуҗасыз этләрдән зыян күрә. Елына ике мәртәбә 7-8әр бала китерә. Баласы да бер елдан нәсел калдырырга сәләтле була. Хөкүмәт аларның санын киметү өчен төрле чаралар күреп карый. Әмма әлегә нәтиҗәсе бик сизелми шул. Аларның шәһәрдә ничә кешене тешләгәне турында да мәгълүматны әйтеп кенә торалар үзе. Без яшәгән Ямашев урамының 54 нче, Әмирхан урамының 25, 27, 29 нчы йортлары ишегалларында алар өерләре белән йөриләр. Балаларны куркыталар, алар уйный торган ком мәйданчыкларын нәҗес белән пычраталар, төне буе бер өер икенчесе белән сугышып, өреп, халыкның тынычлыгын алалар. Шулай ук алардан шәһәр эчендә калган бакча хуҗалары да зур гына зыян күрә. Җирләрне казып, түтәлләр ясап яшелчә утырткач, алар бакчаларга кереп түтәлләрне таптыйлар, чыгып килүче суган, сарымсак, кишер җиренә ятып ауныйлар. Алардан бигрәк тә Беломор урамындагы 3 бакчачылык ширкәте зыян күрә. Моңа, әлбәттә, бакчачылар үзләре дә бераз гаепле. Кайбер яшьләр ял көннәрендә килеп, шашлыклар пешереп, күңел ачарга яраталар. Калган ризык калдыкларын межага ташлап китәләр. Ә этләр шуның исенә килеп, бөтен бакчалар буенча чабышып йөриләр. Кайбер бакчачылар үз җирләрен тимер ятьмә белән әйләндереп алалар. 3-6 сутый җирне чорнап алу шактый кыйммәт тора шул, барысы да аны эшли алмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: