Шәһри Казан

Хыялдагы «Macho Men»

Табигатьнең шушы гүзәл чорында егетләребез дә модадан калышмаска тырыша. Бүген без көчле затларыбыз өчен язгы аксессуарлар турында сөйләшәчәкбез. Егетләр гардеробының бер үзенчәлеге бар: аксессуарларны, үзенә җәлеп иткәннәрен түгел, ә образыңны тулыландыра торганнарын сайларга кирәк.

- Каеш - егетләр гардеробының алыштыргысыз элементы. Бу сезонда аңа аеруча зур игътибар бирелә. Дизайнерлар каешны чалбарга гына түгел, пальто, кардиганга да тагарга киңәш итәләр. Каешны сәгать, портмоне, акча янчыгына туры китереп сайларга тырыш.
- Инде күптән онытылган подтяжкалар бу елның трендына әверелде. Алай-болай шкафың тартмасында бабаеңнан калган подтяжкалар сакланган булса, тизрәк тагарга ашык. Берьюлы ике куянның койрыгын тотарсың. Беренчедән, бабай төсе. Икенчедән, модада!
- Үзен иң «текә» егет дип санаучылар «latino» стилендәге эшләпәләр, панамалар кияргә мөмкин. (Үрнәк итеп, эшләпәләр белән «җенләнүче» Мөнир Рахмаевны алырга була.)
- Яз кояшы беренче нурларын сибә башлагач, аннан саклану чараларын да кулланырга кирәк. Бу вазифаны күзлекләр башкара. Быел алар да үзенчәлекле. Күзлекләрне сайлаганда, бераз креативлык өстәү дә комачауламас.
- Шарфлар турында да онытырга ярамый. Аларны язгы курткага да, кофта өстеннән дә бәйләп була. Төсен йөзеңә, кәефеңә туры китереп сайла.
- Мода артыннан куучылар бу язда сумкасыз урамга чыкмас, мөгаен. Элек кызлар гардеробында булган әлеге аксессуарны егетләр дә бик яратып кабул итте. Сорау булгач, тәкъдим дә артып тора. Дизайнерлар сумкаларның нинди генә төрен уйлап тапмаганнар. Рюкзактан алып, клатч, бер якка асылмалы, капчыксыман сумкаларны да очратырга була.
Егет булсаң да, син мода артыннан калышмаска тиешсең. Онытма, тышкы кыяфәт ул - синең визит карточкаң!

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: