Шәһри Казан

Хәзерге әлифбабыз камилме?

Алфавиттагы хәрефләрне кирәкле тәртиптә куеп, сүзләр язалар, ә сүзләр үзе төрле авазлардан төзелә. Шулай итеп, алфавиттагы һәрбер хәреф телдәге ниндидер авазга тәңгәл булуы кирәк. Советлар хакимлеге дәверендә татарлар өч алфавитны - гарәп, латин һәм рус алфавитларын күрделәр. Аларның беренчесе гарәп алфавиты иде һәм андагы хәрефләр татар теле авазларына тәңгәл килде....

Реклама

Алфавиттагы хәрефләрне кирәкле тәртиптә куеп, сүзләр язалар, ә сүзләр үзе төрле авазлардан төзелә. Шулай итеп, алфавиттагы һәрбер хәреф телдәге ниндидер авазга тәңгәл булуы кирәк. Советлар хакимлеге дәверендә татарлар өч алфавитны - гарәп, латин һәм рус алфавитларын күрделәр. Аларның беренчесе гарәп алфавиты иде һәм андагы хәрефләр татар теле авазларына тәңгәл килде. Икенчесе латин алфавиты булды һәм ул да татар теленә шактый туры килә иде. Ә менә ахыргы - өченче имля рус алфавиты нигезендә төзелгән булып, андагы берничә хәрефкә татар телендә аваз юк. Шуның белән бергә, анда татар теле өчен кирәк булган берничә хәреф җитешми (каты «к», каты «г», ә, ө, ү, ң, җ, һ). Шуның өчен алфавитны татарчага әйләндергәндә аңа рус алфавитында булмаган ә, ө, ү, ң, җ, һ хәрефләрен керткәннәр. Ләкин кемнәрнеңдер субъектив фикерләре һәм «дәлил»ләре нәтиҗәсендә, алфавитка каты «к» һәм каты «г» хәрефләре кертелми калган. Алфавиттагы йомшак «к», «г» хәрефләре каты «к» һәм каты «г» урынына да кулланыла торган булган. Ничек кенә булса да, татар телендә мөһим урын тоткан ике аваз алфавитта хәрефсез калган. Алфавитны ясау барышында катнашкан берәр түрә «шулай да була» дигән булса, шулай булган да. Бу, әлбәттә, татар телен түбәнсетү һәм зур хата. Бу хатаны төзәтер өчен, каты «к» һәм каты «г» хәрефләрен алфавитка кире кайтарырга кирәк. Ләкин «къ», «гъ» формасында түгел, ә «к», «г» яки башка бер формада булуы мөмкин.
Хәзерге алфавиттагы «я» һәм «ю» хәрефләре дә уйландыра. Аларның һәрберсе икешәр авазны белдерә. Мәсәлән, «яхшы» сүзендә ул «йа» авазын белдерсә, «янә» сүзендә исә «йә» авазын белдерә. Алфавиттагы «ю» хәрефе дә шундый ук хәлдә. Ул «юаш» сүзендә «йу», ә «юри» сүзендә «йү» авазын белдерә. Алфавиттагы «к», «г», «ю», «я» хәрефләренең икешәр авазны белдерүе уку процессында кайбер уңайсызлыклар алып килә. Мисал өчен, татар телендәге «юка» һәм «юкә» дигән ике сүзне алыйк. Алар икесе дә өч хәрефтән тора һәм икесенең дә беренче, икенче хәрефләре бертөрле, өченче хәрефләре башка. Бу ике сүзне укыганда шул өченче хәрефкә күз төшкәндә генә ул сүзләрдәге «к»ның һәм «ю»ның ничек укылырга тиешлеген абайлап алабыз. Әгәр өченче хәреф «а» булса, беренче хәреф «ю»ны «йу» дип, икенче хәреф «к»ны каты итеп укый. Ә инде ахыргы өченче хәреф «ә» булса, ул вакытта беренче хәреф «ю»ны «йү» дип, икенче хәреф «к»ны нечкә итеп әйтәбез. Әгәр дә каты «к» авазы үз хәрефенә (мәсәлән, койрык куеп «к» формасында) ия булса, ул вакытта«юка» дип язып, өченче хәрефкә карап алуның һичнинди кирәге булмас иде. Ә инде алфавитта койрыклы «к» булмагач, «к» һәм «ю»ның ничек укылышын белер өчен, алардан соң килгән хәрефкә күз йөгертеп алырга туры килә, «к» һәм «ю»ның укылышын болай итеп ачыклау азмы-күпме вакытны ала, укуга юнәлдерелгән дикъкатең читкә китә һәм шуның белән уку процессын катлауландыра. Еллар үтеп, бихисап төрле текстларны укып, ахыр чиктә тәҗрибәбез арткач, кайсы хәрефне кайчан ничек укырга кирәклеген өйрәнәбез анысы. Әмма уку-язуны яңа гына өйрәнеп баручы 1 нче, 2 нче сыйныф укучыларына бу икешәр авазны белдерүче хәрефләр шактый кыенлыклар китерер: «к»ны кайчан каты, кайчан нечкә итеп әйтергә, кайчан «ю»ны «йу», кайчан «йү» дип укырга, каты «к»га кайчан катылык билгесе («ъ») куярга, кайчан аны куймасаң да була әле, башка сораулар туа. Бу бер дә кирәге булмаган тел реформаларының һәм уйланылмыйча төзелгән алфавитның нәтиҗәсе.
Алфавитка кагылышлы тагын бер сүз. Андагы нечкәлек һәм калынлык билгеләре татар телендә кирәкме? Алар кирәк-кирәкмәгән җирдә кулланыла: «дикъкать», «мөстәкыйль» һәм шул ук «канәгать» сүзләрен алыйк. Әгәр алфавитта «к» формалы каты «к» булса, бу сүзләрне җыйнаграк итеп «дикъкать», «мөстәкыйль» һәм «канәгать» дип язарга була әле. Тагын «табигать», «мөрәҗәгать», «аять» дигән сүзләрнең ахырына нечкәлек билгесен куйсаң да, куймасаң да, аларның әйтелүе үзгәрми. Шуның өчен бу билгеләрне татар язуында куллану артык эш кенә булып күренә дияргә мөмкин. Ул билгеләрне фәкать рус теленнән яки чит телләрдән алынган сүзләрдә генә файдаланырга кирәктер.
Хәзерге алфавиттагы «я» дә уйланырга нигез бирә. Ул татар телендәге ике авазны белдерә: «яхшы», «якты» сүзләрендә «йа» авазын, ә «яки», «янә» сүзләрендә «йә»не. Алфавиттагы «ю» хәрефе дә шундыйрак хәлдә. Һәрбер милләтнең алфавитында телдәге бер авазга бер хәреф туры килә. Бер аваз ике хәрефне белдерү очраклары юк. Ә менә татар алфавитында бар («к», «г», «я», «ю»). Безнең уйлавыбызча, төрле халыкларда алфавитны уйлап чыгарганда андагы хәрефләрне телләрендәге авазларга туры килә торган итеп сайлаганнар булса кирәк. Телләрендә нихәтле аваз булса, алфавитларында да шулхәтле хәреф. Ни өчен рус алфавитында каты «к» һәм каты «г» хәрефләре юк? Чөнки рус телендә андый авазлар юк. Моннан шундый нәтиҗә чыгарасы килә: татар алфавитын кириллица нигезендә төзү процессын башкарган галимнәр һәм түрәләр бу эшне тирән һәм төпле итеп уйлап җиткермәгәннәр. Нәтиҗәдә, алфавитта каты «к», һәм «г», «я» һәм «ю» хәрефләренең һәрберсе икешәр авазга хезмәт итәләр. Республика мөстәкыйльлеге каты «к» һәм «г»ларны озак вакытлы сөргеннән кайтарып, алфавитка кертергә һәм «я», «ю»ларны икегә бүләргә, ягъни «я»ны «йа белән «йә»гә, «ю»ны «йу» белән «йү» гә бүләргә, гомумән алганда, алфавитны нормаль хәлгә китерергә мөмкинлек бирәдер кебек. Әлбәттә, алфавит алмаштырулар һәм татар телен бозып үзгәртүләр - болар совет идеологиясе җимешләре. Хәзер шуларның кайберләреннән арынырга, кайберләрен үзгәртеп, нормаль хәленә китерергә вакыт түгелме?!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: