Шәһри Казан

Җиңү өчен уйнау: тавышлар һәм хисләр белән

«Кол Шәриф» мәчетен алдау юлы белән эш итүдә гаеплиләр. Аллаһ йортының бу эшкә катнашы да юктыр, бәлки, тик аның өчен «тырышучылар» табылган - кулы тисә-тимәсә дә, мәчетнең исеме телләргә менде инде. Һәм, кызганыч ки, матур мәгънәдә түгел.

Реклама

Халыкның тавыш бирүенә корылган проект-рейтингларны яратмыйм мин. Андый конкурсларда гаделлекнең ни дәрәҗәдә булачагын чамалыйм. «Россия 10» бәйгесе игълан ителеп, бөтен халык, ябырылып, илнең визуаль символларын сайлый башлагач та, күңел читлегендә «барысы да яхшы гына узармы» дигән шик кымырҗып куйган иде. Дөресрәге, гаеп-кыексыз гына узачагына ышанмадым да, менә аларның кайсы яктан агып чыгачагын гына фаразларга алынмаган идем.
Проектны оештыручылар 7 август көнне фәлән сәгатьтә «Кол Шәриф»кә бирелгән тавышларның ялган юл белән җыелуын сизеп алганнар. Тикшерү дә моны раслаган. Шулай итеп, мәчетнең шул вакыт аралыгында тупланган тавышларын «кистеләр». Икенче, өченче, дүртенче көнне дә шул ук хәл кабатланды. 2500, 3000, тагын 1500 тавыш юкка чыгарылды. Берең өстәп, икенчең кисеп утыру оештыручыларга да ошап китте, ахры. Социаль челтәрдә: «Кол Шәриф»кә ялган тавышлар өстәп утыручылар белән «жуликны тот» уены уйнау кызык булып китте әле. Бик иҗади эш итәләр», - дип язып куйдылар. «Накрутка» белән шөгыльләнүчеләр үзләренчә, яхшырак булсын, дигәннәрдер дә бит, шулай да һәрвакыттагыча килеп чыкты. Инде мондый юл белән алдырып булмаячагын аңлап, «Кол Шәриф»нең тавышларын һәм дәрәҗәсен бөтенләй югалтып бетергәнче, туктарга да вакыт җиткәндер. Әнә «Чечня йөрәге» мәчетен дә ялган тавышлар ярдәмендә алгарак үткәрмәкчеләр иде дә, оештыручылар эзләренә төшкәч, «накрутка» осталары төпкә ятарга мәҗбүр булды. Яхшылап уйлап карасаң, көн саен үзе кереп, гадел юл белән тавыш бирүчеләрнең бөтен эшен юкка чыгарып ата торган гамәл инде бу.
Күрше-тирәне, кардәшләрне талаштырыйм дисәң дә, шушының ише проект-конкурслар игълан ит икән. Югарыда телгә алынган юл белән алдырып булмаячагын аңлаган кайберәүләр максатларына башкалар өстенә пычрак су сибеп ирешмәкче булалар. Балалар арасында «аныкы начар, минеке тәти» принцибы буенча бүлү бар бит әле, бу да шуңа охшаган инде. Тик башка корылманы бер дәлилсез бетереп ташлап, үзеңнекен күккә чөю белән генә ерак китеп булырмы икән?
Бер дә булмагач, халыкның дини хисләренә басым ясый башладылар. Мөселманнар тавышларын ниндидер Кремльгә яки чиркәүгә түгел, «Кол Шәриф» мәчетенә бирергә тиеш, янәсе. Кайда язылган ул «тиеш»? Һәркем Россиянең символы итеп үзе теләгән объектны сайларга хокуклы дип белә идем - кагыйдәләрдә шулай язылган. Үз төбәгеңнеке якын булу һәм аны калганнардан яхшырак санау аңлашыла, әлбәттә, тик дөнья күләмендә танылган күпгасырлык тарихы булган объектларга тавыш бирергә теләүчеләр дә булырга бик мөмкин бит. Төбе-тамырына кадәр гадел булсын иде шул ул бәйге. Җиңүчеләр борын күтәреп масаерлык, җиңелүчеләр бармак селтәп янарлык түгел, нәтиҗәләре белән бөтен ил горурланырлык булсын иде.
Әллә ватанпәрвәрлек хисе шунда, әллә башкасы, көн саен ук булмаса да, мин дә «Кол Шәриф»кә тавыш биреп барам. Хупламасам да, яратып бетермәсәм дә, мәгънәлелегендә шикләнсәм дә, читтә кала алмыйм. Аны Россия символы итеп күрәсе килүдән битәр, калган кандидатлардан бер дә ким булмавын аңлау идарә итә минем белән. Тик беренче унлыкка керсә дә, кермәсә дә, мәчеткә карашым үзгәрмәячәк - һаман да шулай Казаныбызның матур бизәкләренең берсе, күпләрне тел шартлатырга мәҗбүр иткән күркәм Аллаһ йорты булып калачак ул. Ниндидер символ итеп билгеләүгә кадәр, аның беренче чиратта гыйбадәт кылу урыны икәнлеген аңлау мөһимрәктер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: