Шәһри Казан

И-и, гомерләр...

Әтиебез Нигъмәтҗан Җәләлетдин улы белән әниебез Сания Иматдин кызы Буа районының Карлы авылында тормыш итәләр. Аларның бергә тормыш корып яши башлавына менә инде 72 елдан артык вакыт үткән.

Бу елларда ни генә кичермәгән алар. Өйләнеп, ярты ел да үтми, әтиебезне Кызыл Армия сафларына алалар. Аңа анда Икенче бөтендөнья сугышында катнашып, армиядә 7 ел хезмәт итәргә туры килә.
Без гаиләдә 5 бала үстек. Әти-әниебез һәрберебезгә белем алырга мөмкинлек бирде. Әниебез безгә еш кына сугыш вакытында күргән кыенлыклар, газаплар турында сөйли. Булмаган терлек өчен дә ит, сөт, май, сарык тиресе түләп, ачлы-туклы уздырган көннәре аз булмаган. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр бушка эшләп йөрүләре, шуның өстенә колхоз рәисе, типсә тимер өзәрлек вәхшинең яшь хатын-кызларны мәсхәрәләүләре әнием йөрәгендә әле дә яра булып саклана. Бервакыт колхоз рәисе кырда бер төркем хатын-кызлар алдында яшь кенә йөкле хатынның эченә тибә. Аңын җуеп җиргә егылган хатын кыр өстендә үле бала тудыра. 1941 елның октябрь-декабрь айларында авылдагы хатын-кызларны Апас районына окоп казырга җибәрәләр. Алар арасында әнием дә була. Коеп яуган бозлы салкын яңгыр астында, ярымач килеш, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр җир казу үзәкләргә үтә. Ә 1943 елны тимер юл вагоныннан 80ешәр килолы капчыклар белән товар бушатканда, аягы траптан таеп егылып китеп, аяк-кулын имгәтә.
Беркөнне әнием миннән Апас районының Иске Әнәле авылына алып баруымны үтенде. Окоплар казырга җибәргәч, берара алар шул авылда торганнар икән. Кизләү урамындагы Сәкинә исемле апаларда яшәгәннәр. «Аның да ире сугышта, 4 яшь баласы бар, үзе дә окоп казырга йөрде. Ул кышны салкыннар 40 градустан да артты. Шул салкында иртә таңнан төнгә кадәр Иске Әнәледән 5 чакрым ераклыкка окоп казырга йөрде, - дип сөйли әнием. - Һичкайчан онытырлык түгел ул чактагы газапларны. Кайсыбызда - чабата, кайсыбызда - ертык галош. Әле кайткач та киптереп кияргә, җылынырга мөмкинлек юк. Ә ашарга ... өйдән кем нәрсә алып килә алган - шуны ашыйсың. Кич эштән кайтканда, егылмас өчен, чиратлашып ат койрыгына тотынып кайта идек». Иске Әнәле авылына бардык. Сәкинә апа һәм аның ире Шәйхулла абыйны балалары белән бергә, «кулак» дип, сугыштан соң, 50 нче еллар башында, Себергә сөргенгә озатканнар икән. Анда алар 6 ел буена газап чиккәннәр. Шул заманнардан бирле шактый еллар узды. Үзләре вафат инде, ә балалары хәзер Казанда яши, диделәр. Әнием бу хәбәрдән соң бик күңелсезләнде. «И, Аллам, сугыш елларында ялгыз башы 4 бала тәрбияләгән, колхоз эшеннән бер көн дә калмаган кешене дә сөргенгә җибәргәннәр бит», - дип кабатлады әрнеп.
Иске Әнәле авылы кизләвенә барып су алдык, чөнки әнием шул суның тәмен әлегә хәтле онытмаган икән. И-и, гомерләр.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: