Шәһри Казан

Иң куркынычы да шул...

Моннан ун-унбиш ел элек мин шәһәр урамнарындагы, трамвай, троллейбус һәм автобуслардагы халыкка: «Эт мәчене ник куа икән, ник яратмый икән ул аны шулкадәр?» - дигән сорау белән мөрәҗәгать итеп, шул сорауга дистәләрчә җавап алган идем. Күпләр миңа көлемсерәп кенә карап куйдылар, ә калганнары исә: «Кем белгән инде аны», «Бер дә...

Шушы сорауны сүз арасында адвокат энем Назыйм Сафинга да биргән идем, аның җавабы әллә кайчан әзер булган икән, китте бу тезеп: эт мәчене ничек яратсын, мәче өйдә - җылыда. Йомшак урында күпме тели, шулкадәр йоклый, әзерне ашый, теләсә тота күсене, теләмәсә - юк. Эт эсседә дә, суыкта да урамда, бәйдә, бар хуҗалыкны саклау аның эше санала. Берәр нәрсә югалса, сыртына сәнәк сабы да төшә, ә мәченең бернинди юридик, матди җаваплылыгы да юк икән. Ул чакта мин аның бу сүзләреннән көлеп кенә куйган идем. Күптән түгел автобуста, авылдан килеп Казанда яшәүче бер аксакал белән сөйләшеп бардык. Мин тагын теге эт белән мәче турындагы сорауны бирдем аңа. Агай мәгънәле генә карап торды да: «Ә чынлыкта мәче эттән көчлерәк бит», - диде.
Әйе шул, мәчеләр токымы табигатьтә иң гайрәтлеләрдән санала, шулай да, көчлемен дип, бер генә мәченең дә эткә ташланганын күргәнем юк әле. Этләр исә мәчеләрне күз кырыеннан да чыгармыйлар. Мәче конфликтка керми, йөгереп кача, яшен тизлеге белән агач башына сикереп менә. Эт агачка менә алмый бит инде, тик ярсып-ярсып өрә, эләктергән булса, бетерә иде, янәсе.
Теге аксакалны кабат очратмадым, әмма бу темага сөйләшүемне дәвам иттем. Көннәрдән бер көнне автобуста икенче бер агай белән менә ниндирәк сөйләшү булды:
- Сеңлем, эт белән мәче дошманлыгын инстинкт, рефлекс дип тә карарга буладыр, әмма кеше дә шул ук табигать баласы бит. Менә бер мисал: түрәләр белән гади халык арасындагы мөнәсәбәт бүген шул эт белән мәче мөнәсәбәтеннән әллә ни аерылмый да. Кайларга гына куып кертмәделәр халыкны түрәләр: колбиләүчелеккә, феодализмга, капитализмга, социализмга, шуның развитыена. Иң ахырдан коммунизмга җитәсе идек. Ну барды халык, әмма беркая да барып җитә алмады, арды халык, егылып калганнары да аз булмады. Тик аларын да сөйрәп барды халык... Сиңа эләктеме икән - салымнарның каты чагын әйтәм: сөтен-маен, йомыркасын, итен, йонын - барысын да үзебез ашамасак ашамадык, ә хөкүмәткә тапшырдык. Аптырагач, җирдә күбрәк үстереп сатып көн күрергә тырышып карадык, җирләрне-бакчаларны кистеләр. Чүп үләне үссә үсте, әмма яшелчә, җиләк-җимеш утыртырга ярамады. Һич югы читкә чыгып, акча эшләмәкче булдык, паспорт бирмәделәр, чөнки авыл кешесе җитештерә бит бар азык-төлекне. Ә ашарга, апаем, патшаларга да, түрәләргә дә кирәк. Алар да ашый һәм ничек кенә ашыйлар әле! Шул тамак белән акча өчен барысын да саталар. Кара инде, бүген без түрәләр белән шул эт белән мәче сыман түгелмени? Түрәләр һаман куа халыкны. Халык һаман конфликттан кача, чөнки, түрәләрдән аермалы буларак, гади халык сугыш дигән афәттән бер якның да отмаганын яхшы белә. Аннары тарих шаһит: сугыш утына гади халыкны илтеп тыгалар бит һәм шул сугышларның барысын да халык сугышы (народная война), барысын да изге сугыш (священная война) дип игьлан итәләр. Апаем, шөрепләреңне боргалап кара әле, кеше үтерү һәм үтертү изге эш була аламы да, хакимнәр сугышы халыкныкы була аламы? Ярый, болары сүз арасында гына әйтелде, андыйларны бик сөйләнергә ярамаганын беләм.
Һәм тагы шунысы да бар: бүген бит без яшь чакта яхшы дип йөртелгәннәр хәзер - начар, ә начары яхшы дип атала. Ул чакларда спекуляция өчен төрмә иде, апай. Ә хәзер шул нәрсә бизнес дип атала, хөкүмәт үзе үк хуплап тора. Челноклар да шул арттырып сату белән көн күрә, баючылары да бар. Хөкүмәт үзе дә инде бишкә алып иллегә сата. Сөтне генә ал, ачыктан-ачык талау инде менә. Җирдә рәхәтләнеп үстереп, сатып көн итәрлек булса, челноклар да шәһәрдән шәһәргә, илдән илгә центнерлы капчыклар күтәреп йөрмәс, челләдә дә, зәмһәрир суыкта да базарларда катып тормаслар иде. Күбесе кесәсендә югары белем дипломы белән бит әле. Ә күпмесе өшеп-туңып туберкулез ала, күпмесе, җылынам дип, хәмер эчеп, алкашка, бомжга әверелә...
Аннары агай, кинәт кенә сүзен өзеп: «Тыңла әле, сеңлем, ишетәсеңме, инде ничәнче ел, шәһәр транспортында «егылуны читләп үтү өчен, тотынып барыгыз!» диләр. Шул бар халыкка көненә ничәмә-ничә тапкырлар кабатлана торган җөмләне генә тәрҗемә итәргә дә гади милләт вәкиленә мөрәҗәгать итеп тормаганнар. «Во избежания падения держитесь за поручни» дигәнне, үзләренчә татарчалаштырып, шулай әйтә алар. Ә халык һаман түзә. Югыйсә чынлыкта халык көчлерәк бит. Матди байлыгын да, рухи байлыгын да халык булдыра. Табигатьтә этләр мәчеләрдән башка да яши алалардыр да, түрәләр гади халыктан башка түрә түгел шул. Ә куалар... Габдулла Тукай да тәмам аптырагач: «Мин әле кая барам?» - дигәндер. Менә бүген кая барганын кем белә?! Яшәештә иң куркынычы да шул - кыйбласызлык», - диде.
Без аның белән икебез дә бер үк тукталышта төшеп калдык. Агай тирә- ягына карангалып алды да, миңа сер чишкәндәй итеп кенә, инде күптән газета битләрендә басылып чыккан мәгьлүматны пышылдады: «Соңгы егерме елда гына Россиядә 800 мең кеше үз гомерен үзе кискән. Бу, башка илләр белән чагыштырганда, ике тапкырга артык ди. Ә инде үз-үзенә кул салып та, үлә алмый калганнары тагы да күбрәк икән. Димәк, өч-дүрт тапкыр артык чыга түгелме соң?!»
Хушлашканда агай тагы офтану сүзләрен өстәп куйды: «Сеңлем, халыкны чүпкә чыгарып баралар. Аңласын иде шуны халык. Их, бирешмәсен иде дә бит...»

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: