Шәһри Казан

И кыска гомерләр...

Үлем ике килми. Адәм баласының язмышы шундый: ул, кайчан да булса, шушы якты дөньядан бакыйлыкка барачак.

Бу хакта искә төшерү күңелгә ничек кенә авыр булмасын, ул көн барыбер бер киләчәк. Берәүләр моннан бик курка. Икенчеләр, үләселәр бар бит әле, дип, бераз шүрләп куя. Өченчеләр исә, үлем һәркемгә киләчәк, дип, үз‑үзен тынычландыра. АКШның Массачусетс штатыннан бер төркем галимнәр, сорашып-белешү юлы белән, кайбер кешеләрнең үлемгә мөнәсәбәтен тикшергән һәм шундый нәтиҗәгә килгән: дингә бик нык ышанган кешеләр үлемнән курыкмый. Дингә артык ышанмаучылар нык курка. Аларны теге дөньяда гөнаһлары өчен җәза алу өркетә.

Бигрәк тә өлкән буын үлем турында ешрак искә төшерә һәм алар моннан котылу юлы юклыгын аңлый. Яшисен яшәдек, ашыйсын ашадык, дип, моңа тыныч карый.
Сау-сәламәт булып, гөрләтеп эшләп йөргән кешенең үлем турында уйламавы табигый. Көндәлек мәшәкать, гаиләдәге ыгы-зыгы, борчулы мизгелләр, бер‑берең белән аралашып яшәү, спорт сарайларына йөрү, театр, концертларга бару күпмедер вакытка бу турыда оныттырып та тора. Ләкин адәм баласы якын кешесенең вафатын бик авыр кичерә. Мәсәлән, Һиндстанда Ганг елгасы ярында мәетне яндырганда, мәрхүмнең бөтен туган-тумачалары бергә җыелып кайгыралар. Ләкин алар моны вакытлыча аерылу дип бәяли. Кыямәт көнендә күрешәчәкләренә ышаналар, кул чабалар, җырлыйлар. Мексикада исә кешенең үлемен аның тормышының бер өлеше итеп карыйлар, шуңа күрә дә үлгән якын кешесен мәңгелеккә озатуны авыр кичермиләр. Бу илдә һәр елның ноябрендә «үлем көне» дигән бәйрәм үткәрәләр.

Будда монахлары, кытайлылар, японнар да кешенең вафатын гадәти бер вакыйга буларак кабул итәләр. Аларда, якын кешеләре үлгәч, бездәге кебек үкереп еламыйлар, үзләрен тыныч тоталар.
Әлбәттә, үлемең турында ара‑тирә искә төшереп торудан зыян юк. Безнең әби-бабаларыбыз үлем турында уйлаган, үлемтеккә дип кирәк-яракны алдан әзерләп куйган, бер-берсенә җиңел үлем теләгән, васыятьләрен әйтеп калдырган. Әмма кайчан да булса, бер үләчәкбез, дип, башыңны иеп, кара кайгыга батып йөрү дә күңелле хәл түгел.

Үлем ул йөрәкнең тибүдән туктавы һәм бөтен йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәп, мәрхүмне кабергә илтеп салу гына түгел әле. Син дусларың белән генә түгел, дошманнарың, йорт-җирең, бакчаң, машинаң, зиннәтле йорт җиһазларың, йөргән урамнарың, эчә торган суың белән дә хушлашасың. Ләкин синнән соң да тормыш гөрләп дәвам итәчәк. Адәм балалары син йөргән юллардан йөриячәк, шул ук суларны эчәчәк. Бәлки, сине дә сагынып искә алырлар, синең турында истәлекләр сөйләрләр.

Исән чакта адәм баласы кадерсез шул. Еш кына аңа игътибар, хөрмәт һәм ихтирам җитми. Вафатыннан соң гына аны кызганалар. Соңгы юлга озатканда, аның турында нинди генә мактау сүзләре әйтелми. «Якты исемең мәңге яшәр, безнең күңелләрдә исемең озак сакланыр», - диләр. Бу - кешенең вафатыннан соң, җирләгәндә әйтелә торган сүзләр. Ә бит якыннарының кабере кайда икәнлеген белмәгән, зиратка ике аягының берсен дә атлап кермәгән бәндәләр дә бар.

Реклама

Әҗәлдән дару юк. Шулай да танылган режиссер Андрей Кончаловский әйткәнчә, үлем турында уйлагыз, ул тормышыгызның һәр секунды бетмәс-төкәнмәс кыйммәткә ия икәнлеген исегезгә төшереп торыр.
Әгәр дә, син иртәгә үләсең, дисәләр, нишләр идең? Бөтен байлыгыңны ярлыларга бүлеп бирер идеңме? Үзеңне яхшы яктан гына искә алсыннар, дип, берәр изге эш кылып калыр идеңме? Бөтен туган-тумачаларыңны, бала-чагаларыңны чакырып, кыңгыр эшләрең, ялгыш адымнарың, рәнҗетүләрең өчен гафу үтенер идеңме? Әллә табигать кочагына чыгып, соңгы тапкыр хозурланып йөрер идеңме? Кем белә? Ә менә бөек Тукай, «җырлый-җыр­лый үләрмен мин үлгәндә», дигән. Ләкин газраил каршыңда басып торганда, алай бик җырлыйсың килмәс. Абдулла Алиш тоткынлыкта язган «Ничек килер үлем?» дигән шигырендә болай ди:

«Ни булса да, горур үлем бит
Европаның урта өлешендә.
Андый үлем - бәхет, теләсә дә,
Тими әле бик күп кешегә».

Юк, үлем һич тә бәхет була алмый. Бигрәк тә гомерең яшьли өзелсә. Сибгат Хәким «Татарлар елмаеп үлделәр» дип язса да, үлем көтеп яткан кешенең йөзендә елмаю билгеләре булуына мин үзем ышанып бетмим. Муса Җәлил: «Гомеремне дә бирәм халкыма», - дигән. Әмма халкым яшәсен, мин гүргә кереп ятсам да риза, дип, берәүнең дә ансат кына җан бирәсе килмәс.
Үлем-китем табигый хәл. Әмма табигый бәла-казалар, төрле һәлакәтләр аркасында да күпме кешенең гомере өзелә. Кайберәүләр явызлар кулыннан һәлак була. Үз‑үзенә кул салучылар да бар. Немец язучысы Эрих Ремарк: «Бер генә кеше дә, үлем белән йөзгә-йөз очрашмый торып, аның турында уйламый», - дигән. Моның белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин.

Без еш кына гомер кыска дип зарланабыз. Ә кем кыскарта соң аны? Үзебез. Гомер - яши белмәгәннәр өчен кыска. Кирәгеннән артык исерткеч эчемлекләр белән мавыгу, тәмәке тарту, дөрес туклана белмәү, үз сәламәтлегең турында үзең кайгыртмау - барысы да гомерне кыскарта. Безгә шушы кыска гомеребезнең кадерен белеп яшәү җитми. Ничек кенә кыен булмасын, шушы тормышыңа куанып яшә. Шул вакыт үзеңә сорау да биреп кара: барысы да кала бит, миңа ни җитми? Ник кешеләр белән талашам әле мин? Ник бер нәфесемне тыя белмим? Ник кешеләрнең бер дә юктан хәтерен калдырам? Ник әле мин үземнән соң якты эз калдыру турында уйламыйм? Адәм баласының иң зур ялгышы да шунда: ул шушы чынбарлыкны исеннән чыгара.

Коръән-Кәримдә болай диелгән: «Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылса да, игелеген күрер, берәү тузан бөртеге кадәр генә гөнаһ кылса да, җәзасын күрер». Татарстан мөселманнарының Баш казые булган мәрхүм Габделхак Саматов «Шәригать: Вәгазь. Хөкем. Фәтва. Җавап-савап. Киңәшләр» дигән китабында болай дип яза: «Үлем килмәстән элек тормышыңның кадерен бел... Күпме генә яшәсәң дә, нихәтле генә мал җыйсаң да, нинди генә гаскәрнең бөек башлыгы булсаң да, һичберсе үлемнән алып кала алмый һәм тәмуг газабыннан коткара алмый».
Гомерләр бик кыска. Игелек, изгелек кылып яшәүдән, үлемеңнән соң шул гамәлләрең белән сине искә алырлык итеп гомер кичерүдән дә зур бәхет юктыр шул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: