Шәһри Казан

И мәче, мәче, мәче, нервыма тимәче!

Мин мәче яратмыйм. Әмма өебездә мәче яши. Сәбәбе бер - кызым сораганга. Шәһәр фатирында нинди дә булса хайван асрарга мәҗбүр булучы мин генә түгел инде: кемдер тутый кош, кемдер - кенәри, кемдер әрлән яки күсе, кемдер декоратив куян асрый. Мин дә кызыма аквариумдагы балыклар яки читлектәге кенәри, тутый кош вариантларын...

Мондый проблема алдында калган ата-ана бирә торган традицион сорауны мин дә бирдем: кем җыештыра? Кызым, әлбәттә: «Мин!» - дип җавап бирде. Билгеле, бөтен бала шулай ди, әмма барыбер эше анага кала инде. Шулай буласын да белдем. Тик нишлим соң? Балага иптәш кирәк. Депутатлар «Бала өйдә үзе генә калырга тиеш түгел», - дип ун закон чыгарса да, калдыргалаштырырга туры килә. Алар әнә аналарның бала каравы өчен хезмәт хакы түләнә торган закон чыгарсыннар иде - рәхәтләнеп өйдә торыр идем - үзем мәче булып мыраулар идем.
Кыскасы, башка чара юк - песи эзли башладык. Әйбер сайлый башласам, зурдан куба торган гадәтем бар: мәченең затлысын - токымлысын алырга уйладым. Алар, гадәттә, лоточекка һәм когтеточкага өйрәтелгән була, ди. Интернетта актарынып, минем шартларга туры килгән токымны эзли башладым. Беренчедән, ул бала өчен куркынычсыз булырга тиеш, ягъни бала күтәреп йөреп, уйнап, мәчегә зыян салса да, мәче үч алмасын. Ялгыш тырнау турында сүз бармый - тырнакларын алып кайтуга кисәчәкмен. Икенчедән, йоны кыска булырга тиеш - коеп йөрмәсен. Эзли торгач, үземә кирәклесен таптым: шотланд мәчеләре.
Белешмә. Шотланд мәчеләре колаклары катланып, башына сыланып торуы белән аерыла. Инглизчә, скоттиш-фолд ягъни. Русча «Шотландские вислоухие» диләр. Дөрес, бөтенесенең дә колаклары сыланып, ятып тормый. Бер үк анадан тегендие дә, мондые да туа. Әмма мәче балаларының колаклары сыланганнары - скоттиш-фолд дигәннәре кыйммәтрәк йөри. Шунысы бар: мондый мәчеләрне үрчеткәндә, скоттиш-фолд-анага страйт-фолд - ата, ягъни торган колаклысы кирәк икән.
Ярар, эзләргә тотындым мин «Авито» һәм «Из рук в руки» сайтлары аша шотланд мәчеләрен. Таптым табуын, тик бер, хәер, ике проблема килеп чыкты. Беренчедән, җирән шотландлар булмый, булса да чын түгелдер дип кәефемне төшерделәр. Зәңгәр яки ал төстәге була, янәсе, ә җирән юк. Икенчедән, бәяләре тырный булып чыкты: кыйммәт. Бәясе колакларына карап куела икән: 4 мең сумнан башланып, 8 меңгә җитә икән. Әле бу җәйге бәяләр. Кышкарак тагын да арта башлый ди. Мин җәй көне эзләгәнгә «заводчик»ларның берсе Валентина зәңгәр скоттишын 5 меңгә бирергә ризалашты ризалашуын, мин генә ризалашмадым. Кыйммәтсендем. Ул минем шундый «арзанга» да алмавыма аптырады.
Мәче эзләп йөрмәсәм, «заводчик» дигән сүз «кечкенә завод» мәгънәсендә йөри дип уйлар идем әле. Ул «үрчетүче» дигән сүз икән ләбаса. Теге скоттиш хуҗасы Валентина үзенең өч бүлмәле «хрущёвка»сында өч ата мәче асрый икән. Шуңа өстәп бер көтү эреле-ваклы мәче балалары чабыша. Берсе «пенсионер» карт кара мәче - анысы элеккеге «хезмәтләре»нә хөрмәт йөзеннән бушка ашап ятучы. Икесе акча эшләүчеләр. Хуҗа ханым мәчеләренә бер бүлмә биргән. Шунда яшиләр, шунда кунак кабул итеп «зөфаф кичләре» ясыйлар ди.
Мәченең акча эшләвенә килгәндә, эш болайрак. Ана мәче хуҗалары, вакыты җиткәч, «кияү егете» эзли башлыйлар. Кайсылары ата мәче «хезмәте» өчен акча түли, кайсылары белән мәче баласына килешәләр. Әлбәттә, иң матур баланы беренче сайлау хокукы ата мәче хуҗасына бирелә. Валентина әнә шул ата мәчеләренең балаларын сата икән. Ул «җирән шотланд мәчесе булмый» дигән сүзләрне юкка чыгарып, бер кочак журнал күтәреп килеп алдыма салды. Аның кебек «мәчече»ләр өчен Мәскәүдә махсус глянцевый журналлар чыга икән. Аларның берсендә Валентинаның мәчесе дә төшерелгән. Валентина үзе мәчеләре белән күргәзмәләрдә дә катнаша икән. Стенкасы тулы кубоклары шуны раслый. Минем кызым мәче балалары белән уйнаган арада, Валентина миңа - потенциаль сатып алучысына мәче турында шактый мәгълүмат сөйләде. Ул минем соклануымны көткәндер. Әмма барыбер кызыксындыра алмады. Мәче баласы эзләп Мәскәүгә кадәр баруы да көлке тоелды. Ул үзенекен сөйли, мин үземчә сорау бирәм. «Ата мәче сасы була диләр», - дим. «Вакыты-вакыты белән була инде. Аларның үз бүлмәләре бит», - ди…
Икенче «заводчица» Светлана ике ана мәче асрый. Ул да аларны күргәзмәләрдә йөртә икән. Фатиры зур, чиста, евроремонт ясалган. Страйт колаклы зәңгәр мәче баласын өч мең ярымга бирергә ризалашты. «Аксыл шәмәхә төслесе җиде мең сум иде, - ди. - Анысының алучысы бар». Кызыма зәңгәре ошамады. Бала гына булса да, эре гәүдәле иде ул. Җитмәсә, кызым аны күтәреп алганда, келәмгә төшереп җибәрде. Светлана ханымның шул вакытта чак кына истерикасы башланмады. Үзен тыеп, мәченең уенчык түгел, ә кызым өчен дус булырга тиешлеген аңлата башлады. Кызымның ризасыз йөзен күргәч: «Мин сезгә мәчене сатмыйм», - диде. Әмма уйлап торгач: «Сатсам да, дүрт мең сумга сатам», - дип өстәде. Әмма безнең инде бушка да аласы килми башлаган иде.
Эзләнә торгач, мәче баласын «заводчик»лардан түгел, мәче асраучылардан арзангарак алып булганын аңладым. Алар мәчеләрен стерилизацияләргә жәллиләр дә, мәчеләреннән бала таптырып, арзанракка бирәләр. Шундыйларның берсеннән бигүк җирән һәм скоттиш булмаса да, юлбарыс төсендәге мәче бәбие алдык.
Аллага шөкер, лоточек проблемасы булмады, мәче баласы үз бәдрәфен бутамады. Бәдрәфе пычрак булса, акыра-акыра чистарттыра, аннары гына йомышын йомышларга керә. Тырнак кайрагычында Сәлимә бер уйнап күрсәткәч, тиз аңлап алды, өй җиһазын тырнап йөрми. Аллага шөкер, әлегәчә өстәлгә менгәне күренми. Зәңгәр мәче хуҗасы Светлана әйтмешли, өстәлгә менәргә, ул бит урам Васькасы түгел, затлы токымнан.
Ярый хуш, мәче баласы кайтты, бөтерелеп уйнап йөри - күңелле. Тик икенче проблема килеп басты. Сатып алу берни түгел икән: бер түлисең дә - бетте. Менә шул мәчене асрау шактый кыйммәт тора, ул гөл түгел, кран суы сибеп кенә үсми. Балаларын тәүлеккә дүрт ашатырга кирәк ди. Дөрес, үскәч, көнгә ике ашату да җитә дип язалар интернетта. Мәчене «китекат»- «вискас» кебек пакет ризыклары белән дә туендырырга була. Әмма алар хайванның ашказанын бетерә ди «мәчече»ләр. Әзер ризык ашатсаң, «премиум» класслысын гына алырга кирәк ди. Гафу итегез, премиум-ризык үзебезгә дә көн саен эләгеп тормый. Мәчегә тагын! Димәк, өстәлдә ни бар - шуны ашар!
Алганда ук мәчебезнең хуҗасы: «Сөт бирмә, эче китә», - дип кисәтте. Нигәдер безнең шотландкабыз кефир да эчмәде, эремчек тә ашамады. Сөттә пешкән боткага да исе китмәде. «Вамин» сөтендә пешкәненә дә, «Эдельвейс»ның тере сөтенә дә. Авылдан күршебез Гөлсу апа сыеры сөтен алып килеп ботка пешергән идем - анысын гына бераз капкалагандай итте. Бөтен ашаганы - ит тә балык. Суыткычның бер бүлеген килосы 45 сум торган Путассу балыгы белән тутырып куйдым, пешереп ашатам. Ә итнең пешкәнен түгел, чиен ярата: кибеттән фарш алам. Фаршны йә өч көн тотарга, йә өстенә кайнар су агызырга кирәк ди интернеттагы белгечләр. Мәчебез әллә нигә бер кишер, кәбестә, бәрәңге капкалап куя. Пенза мишәрләре ясап, хәләл мөһере сугып саткан хәләл казылыкны иснәп карады да, койрыгын күтәреп, сыртын кабартып китеп тә барды. Хәер, бертөрле сосисканы ашады үзе. Кайсы икәнен язсам - реклама булыр, язмыйм, таныш-белешләргә болай гына сөйләп йөрим. Кыскасы, колбаса мәсьәләсендә тере индикаторым булуы начар түгел.
Әнә мәче чи ит ашап юынып алды да уйный башлады. Матур инде үзе. Әмма… йә җәмәгать, чи ит ашаган шушы җан иясен ничек яратмак кирәк. Яратмыйм. «Мәчене никадәр ашатсаң да, ашатмадылар мине дип зарланачак ди, шуңа да ашарга биргәндә башына сугып бирергә кирәк», - дип әйтәләр иде. Дөрестер ул - бу җан иясе ашаткан өчен рәхмәтле була белми икән. Авылдагы этебез, мәрхүм, ашаткач койрыгын болгап рәхмәт укый иде. Ә бу ач чагында гына сырпалана. Тамагы туйгач, бар дип тә белми.
Мәче турындагы бу язманың азагы юк, чөнки кыйсса әле башлана гына. Үсеп җиткәч, язга таба кияү сорап кычкырып аптыратачак әле бу җан иясе. Алда әле күрәселәр! Хәйруллиннарның тере сөтеннән ясалган ботканы иснәп артын борган саен: «Ашамасаң, карт кыз итеп калдырам мин сине», - дип сүгәм үзен…

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: