Шәһри Казан

«Иң мөһиме – тәрбия»

1 нче татар гимназиясенә имтиханнар тәмамланып, уку елына йомгак ясалган вакытка махсус төбәп килдем. Гимназия директоры Гөлфия Шәмсиеваның да бераз иркен сулыш алган вакытыдыр, дисәм, ялгышканмын. «Кәгазь эшләрен төгәллибез дә ремонтка тотынабыз», - ди Гөлфия ханым. «Нинди ремонт?» - дип аптырыйм мин, ялт итеп торган мәктәп бинасын тагын бер кат...

1 нче татар гимназиясенә имтиханнар тәмамланып, уку елына йомгак ясалган вакытка махсус төбәп килдем. Гимназия директоры Гөлфия Шәмсиеваның да бераз иркен сулыш алган вакытыдыр, дисәм, ялгышканмын. «Кәгазь эшләрен төгәллибез дә ремонтка тотынабыз», - ди Гөлфия ханым. «Нинди ремонт?» - дип аптырыйм мин, ялт итеп торган мәктәп бинасын тагын бер кат күздән кичереп һәм үз соравыма үзем үк җавапны да табам: карап-сипләп тотканга гына шулай күренәдер, узган гасыр урталарында ук салынган мәктәп бит инде бу. Әлеге гимназиянең беренчеләрдән булып укыту процессында электрон чараларны куллана башлавын бөтен республика гына түгел, инде бөтен Россия белә дисәм, һич арттыру булмас. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, узган уку елында анда Бөтенроссия конференциясе дә узды. Мәктәп бүгенге көндә тулысынча «Электрон белем бирү» программасына күчте. Ә башлап җибәргән көннәрдәге авырлыкларны коллектив үзе генә белә. Инде менә бүген дә директорның шул турыда сүз башлавын көтәм, ә ул яңа девизларын әйтеп сала:
- Акыл кешелекле кешеләр кулында булырга тиеш. Иң мөһиме - тәрбия. Гел «5»легә генә укыган кеше әле ул чын кеше дигән сүз түгел. Без хәзер игътибарны күбрәк тәрбиягә юнәлтәбез, - ди Гөлфия ханым. - Һәм тыенкы гына көлеп өстәп куя: - Әллә картая башладым инде шунда.
Мин, хикмәтнең башкада икәнен яхшы аңлаган хәлдә, аңа кушылып елмаям. Беркемгә дә сер түгел, моңа кадәр дә татар гимназияләреннән иң тәрбияле балалар чыкты. «5»леләр, БДИ баллары, призлы урыннар артыннан куа торган бүгенге мәгарифтә тәрбиянең соңгы урыннарга калуын күздә тотсак, коллектив кыйбланы дөрес сайлаган, әлбәттә.
Мәктәптә инде күп еллардан бирле «Фикердәш» театр студиясе эшләп килә. Вахитов районы балалар үзәгеннән Нурсөя Камалиева белән Сания Гыйльфанова җитәкчелегендәге студия ел да Марсель Сәлимҗанов исемендәге театр фестивалендә катнаша. Иҗат белән тәрбияләү бик нәтиҗәле, дип саный директор. Шул максатны күздә тотып, инде ундүрт ел «Гимназия хәбәрләре» газетасы чыгып килә. Заманадан артта калмыйк, чыгымы да азрак булыр дип, берничә ел элек электрон версиягә күчтеләр. Газетаны караганда балачакка кайткандай булып, ирексездән елмаеп куясың. Кем ничек булдыра, үз фикерен, дөньяга карашын шулай белдерә биредә. Әнә әле язу белән бик дус түгел беренче сыйныфлар рәсем ясап элгәннәр, икенчеләр инша язганнар, өлкәнрәкләр арасында чын шагыйрьләр дә бар икән. Фәридә Галиева, Эльмира Хөснетдинова кебек иҗат оеткысы салучы укытучы апалары булганда ник булмасын ди!
Гимназистлар мине тагын бер җиңүләре белән шаккатырдылар. Быелгы татарча КВНда «Дөбер-шатыр» командасы җиңде дигәч, ул нинди команда, каян килеп чыккан дип кызыксынган идем. Баксаң, шушы 1 нче гимназия командасы икән ул.
Директор бүлмәсеннән чыгып, без аның урынбасары Чулпан Рамазанова белән бушап калган кабинетларны барлап узабыз. Менә ул күңелемә аерата якын музей бүлмәсе. Анда кермичә, мамонт сөягеннән башлап милли хәзинәләребезне бөртекләп җыеп туплаган экспозицияләрне күздән кичермичә китә алмыйм инде мин.
Әйе, үткән тарихыбызны, ядкарьләрне кадерләргә өйрәтәләр биредә. Язның матур бер көнендә татар зиратында башларына яулык бәйләгән кызларның, кәләпүшле малайларның зыялыларыбыз каберләрен, чардуганнарын чистартып йөргәннәрен күрсәгез, болар да 1 нче гимназия укучылары булыр.
...Кыйбланы дөрес билгеләгәннәр, димәк, киләчәктә акыл, һичшиксез, кешелекле кешеләр кулында булачак.

Реклама

2011 елда яуланган үрләр:
«Иң яхшы укытучы» республика конкурсында җиңү
«Безнең яңа укытучы» республика конкурсында җиңү
«Иң яхшы директор» республика конкурсында җиңү

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: