«Иҗатка бөтен көчемне куям»

Беренче карашка граффити, уңайлы җир табып, кулыңа баллончык тотып, диварларны буяп йөрү кебек кенә, ә чынлыкта исә бу үзенә күрә бер иҗат төре. Әлеге өлкәдә үз эшеңнең чын остасы булу өчен, теләк кенә түгел, ә талант, махсус белем һәм тырышлык та кирәк. Рөстәм CӘЛИМГӘРӘЕВ әлеге сыйфатларның барысына да ия. Татарстанның...
- Рөстәм, граффити синең өчен нәрсә ул?
- Граффитига мин дусларым аша килдем. Ул - яшәешемнең мөһим бер өлеше. Мин иллюстрацияләр, графика һәм рәсем сәнгате белән дә мавыгам. Әлеге иҗат төрләрен синтезлап, уртак нокталарын табып иҗат итәргә тырышам. Заказга да эшлим. Төрле музыка төркемнәренең альбомнарын, шулай ук төрле биналарны бизәүдә дә катнашам. Иҗатка барлык көчемне куям. Ышанам, юкка түгел.
- Димәк, бу өлкәдә үзеңнең техникаңны да булдыргансың?
- Алай дип өздереп әйтә алмыйм, чөнки бүгенге көндә үзеңнең техникаңны булдыру бик кыен. Мин төрле авторлардан күңелемә хуш килгән элементларны алырга, үземдә булдырырга тырышам. Махсус темам юк. Миңа хис-кичерешләрне чагылдыру, портретлар, кеше яшәешендәге төрле мотивларны, динамиканы, музыка һәм хәрәкәтне ясау ошый.
- Нинди конкурсларда катнашырга өлгердең?
- Минем өчен иң зур казаныш - гади кешеләрнең бәясе һәм мин, яшьтәшләрем белән чагыштырганда, бу өлкәдә шактый соң эшли башладым. Шуңа да карамастан, шактый гына конкурсларда катнашырга өлгердем. Дус граффитистлар белән узган ел үткәрелгән «Сникерс урбания»да икенче урынны яуладык, быел Чаллы шәһәрендә махсус яшьләр субкультураларына багышланган «Урам корольләре» фестивалендә беренче урынга лаек дип табылдым. Моңардан тыш, «Ислам яшьләр күзлегеннән» исемендәге граффити фестивалендә, шулай ук башка төбәкләрдә уздырылган күргәзмәләрдә дә катнашырга тырышам.
- Бүгенге көндә Казанда граффити нинди дәрәҗәдә һәм анда нинди яңа тенденцияләр күзәтелә?
- Казанда граффити әлегә зур үсеш кичерә дип әйтә алмыйм. Элек рәсем ясаучыларның күбесе әлеге шөгыльләрен ташлады һәм моның төрле сәбәпләре бар. Бик кызганыч, әмма Казанда махсус рәсем ясау урыннары да юк. Һәркемнең дә үз диварын рәссамнарга биреп бизәклисе килми бит. Иҗат итәргә теләсәк, кеше йөрми торган ташландык җирләргә барабыз. Граффитичылар хәзер яңа материаллар кулланып, без күрергә күнеккән баллончыкларны читкә куеп, яңа тәҗрибәләр уздырырга ярата. Бүген беркемне дә, чын оста эшләгән булса да, рәсем ясалган дивар белән кызыктырып булмый. Яңа масштаблар кирәк.
- Җәмгыятьтә, граффити ясаучы - ул рэпер, дигән фикер урнашкан. Моның белән килешәсеңме?
- Әйе, элек граффити хип-хоп сәнгатенең бөр төре иде, бүген исә барысы бергә. Кемдер граффитига рок аша, ә кемдер, гомумән, музыкага кагылышы булмаган өлкә аша килә ала бит. Кемнедер кәгазьгә ясау туйдырырга һәм аның яңа иҗат юнәлешен татып карыйсы килә башларга мөмкин.
- Граффити белән шөгыльләнергә теләүчеләргә нинди теләкләрең бар?
- Граффитичы талантлы, тәвәккәл булырга тиеш. Ялкауланмагыз! Сәнгать көллиятләрендә укыгыз, чөнки рәсем ясауның нигезләрен белү мәҗбүри. Аны белмичә, сез бу шөгылегезне тиз ташлаячаксыз.
-
22 апрель 2018 - 09:33«Сандугач»лар канатларын ныгыта Шушы көннәрдә «Рухият» рухи яңарыш фондының «Сандугач сайрар илем» балалар иҗаты фестивале Казанда зур гала-концерт белән төгәлләнде. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә бию һәм җыр коллективлары составында 250гә якын «сандугач» чыгыш ясады.
-
21 апрель 2018 - 18:55«TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан сәхнә арты ФОТОРЕПОРТАЖЫ Бу минутларда “Пирамида” концертлар залында “TMTV” татар музыкаль телеканалы премиясен тапшыру тантанасы бара.
-
21 апрель 2018 - 13:17Тәрәзәләр Без урамнан икәү үтеп барабыз. Мин, аның шәенө генә барырга тырышып, акрынрак атлыйм. Гаҗәп, ул да, як-ягына каранып, һаман адымнарын акрынайта. Нидер әйтергә теләгәндәй, проспектның аргы башына йотылып карый. Аннары бөтенләй туктый да, нигәдер оялып кына:
-
21 апрель 2018 - 12:44Кышкы киемнәрне саклау буенча КИҢӘШЛӘР Туныгызны балконда сакламагыз, йоны кибеп, сына башларга мөмкин.
-
21 апрель 2018 - 12:19Вакыт җитә. Ятып үлә кеше. Ул яшәргә тиеш чагында... Казан милли мәдәният үзәге һәрвакыт шаулап-гөрләп тора. Бу бинада урнашкан Казанның 1000 еллык һәм Милли мәдәният музейларына Россиянең төрле шәһәрләреннән төркем-төркем туристлар килеп, татар халкының мәдәният тарихы, гасырлар буе нинди сынаулар аша узулары хакында экскурсияләр һәм лекцияләр тыңлыйлар.
-
21 апрель 2018 - 10:20Вәсилә Гыйматдинова: «Яран көядән саклый, баш авыртуын бетерә» Вәсилә Гыйматдиноваларга кунакка баргач, подъездга килеп керүгә чисталык, пөхтәлеккә игътибар иттем.
-
20 апрель 2018 - 16:30Мәхәббәтнең чамасызлыгы гашыйк җанның чарасызлыгына китерә Кешелекне ике генә нәрсә борчый: тамак һәм тән ләззәте.
-
20 апрель 2018 - 15:55«Башта атларыбызны алып киттеләр, өч көннән соң мәңгелеккә дип әтиегезне озаттым» «Шәһри Казан» газетасы битләрендә, еш кына, тәрбиягә алган балалар турында язмалар укырга туры килә. Аларның гаиләле булуларына бер шатлансаң, икенче яктан, шушындый җитеш тормышта дөм ятим үскән балалар булуы күңелне бимазалый.
-
20 апрель 2018 - 15:08«Әлиф»челәр: «Әлеге җиңүнең киләчәктә трамплин буласына өметләнәбез» Газетабызның алдагы санында хәбәр иткәнебезчә, «Әлиф» хореографик спектаклендә төп рольне башкаручы Нурбәк Батулла узган якшәмбедә «Алтын битлек» милли театр премиясенә лаек булды. Әлеге уңайдан журналистлар Нурбәк һәм «Әлиф» спектакле командасы белән очрашты.
-
20 апрель 2018 - 12:47Хәния Фәрхигә багышлап бәет чыгарганнар: «Тынычлыклар эзләп китте җаным, гайбәтемне, зинһар, таратмагыз!» Мәрхүмә Хәния Фәрхинең туган көнендә, 30 май көнне, берьюлы өч шәһәрдә - Казанда, Яр Чаллыда һәм Уфада хәйрия концертлары узачак. Əлеге тамашадан кергән акча Хәния Фәрхи истәлегенә ачылачак һәйкәлгә сарыф ителәчәк.
-
20 апрель 2018 - 12:24Футбол буенча дөнья чемпионатына килүчеләр Казан Сабан туен да күреп китәчәк 14 июньнән 15 июльгә кадәр Казанда узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек эшләре тулы көченә бара. Шушы көннәрдә чемпионат вакытында башкалада узачак мәдәни чаралар исемлеге билгеле булды.
-
20 апрель 2018 - 12:08Рөстәм Миңнеханов: «Мин дә карт түгел әле, ләкин...» Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 19 апрельдә узган Россия венчур форумында катнашты.
-
20 апрель 2018 - 18:08Без имениЭх Василякай, сине яраткан бар кешелярнен узаклярен озеп ташлап киттен бит!Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдерәкыйпов: «Быел тормышыбызда зур үзгәрешләр булачак»
-
20 апрель 2018 - 19:29Без имениКонечно !Нигя кеше конляштереп анын катыны белян жырласын ул шундый случайдан сон!Радик молодец!Яшь булсада анын действиялары бик дорес!Ильдарнын ул сузляре шушы кончелек аркасында бит инде.Афарин Радик!«Дуслык күпере»ндә дуслык беттеме: Elvin Grey «Красивая, хороший»ны нигә Гүзәл Уразова белән җырламаган?
-
21 апрель 2018 - 00:15Без имениБезнең татар эстрадасында артистлар беткәнмени? Ул безне мыскыл итә! Башкорт кураена биетергә тели! Башкортларына җырласын! Безнең надан татар халкында ул үзенә акча гына эшли - менә аның төп максаты! Башта Салаваттан көлде, хәзер ул публично бөтен татар халкыннан көлә. Чөнки без аңа Аллага табынган кебек табынабыз! Ничек сез шуны аңламыйсыз? Нигә ул татарча җырлый башлады? Чөнки ул башкортча гына җырлап ул кадәр акча эшли алмый! Ул, әлбәттә, талантлы! Ләкин, татар халкы, сезнең бер генә тамчы да горурлыгыгыз юкмени? Аңардан мең тапкыр матуррак, профессиональ дәрәҗәдә җырлаучы Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллиннарыбыз бар!«Дуслык күпере»ндә дуслык беттеме: Elvin Grey «Красивая, хороший»ны нигә Гүзәл Уразова белән җырламаган?
-
21 апрель 2018 - 16:21Без имениБи́к кызыклы мэглумэт ...э шулай да тукымалар исемен остэмэ рус телендэ дэ бирсэгз анлаешлярак булыр ИдеУрын-җир сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә?
-
19 апрель 2018 - 16:32Геммолог Анатолий НИКОЛАЕВ: «Зодиак билгесенә карап кыйммәтле таш сайлау – сафсата» Бриллиантлар кызларга чынлап та дусмы? Ни өчен топаз кашлы йөзек-алкалар белән кояшта кызынырга ярамый? Кыйммәтле ташларның йолдызлар белән нинди уртаклыгы бар?
-
18 апрель 2018 - 11:29Психолог Галия Гыймадиева: «БДИны Пушкин белән Тукай да тапшыра алмас иде» Чыгарылыш сыйныф укучыларының һәм аларның әти-әниләренең төн йокыларын калдырган Бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Имтиханнар чорында ата-анага һәм балага үзен ничек тотарга, сынауларны ничек тыныч кына узарга соң? Бу хакта балалар психологы Галия ГЫЙМАДИЕВА белән сөйләштек.
-
30 март 2018 - 13:02Психиатр Татьяна Гурьянова: «Теләсә нинди авыру депрессиядән башланырга мөмкин» Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатры, Республика клиник психик хастаханәсенең баш табиб урынбасары, медицина фәннәре кандидаты Татьяна ГУРЬЯНОВА республикада психиатрия хезмәтенең торышы турында сөйләде.
-
22 апрель 2018 - 11:22Япониядә чибәр кешеләрне эшкә алмыйлар Япониянең бер компаниясендә кадрлар бүлеге хезмәткәрләренә чибәр кызлар һәм егетләрне эшкә алмаска кушканнар.
-
13 март 2018 - 14:23Интернетта Хәния Фәрхинең гаиләсендәге вакыйгага бәйле ВИДЕО пәйда булды 2016 елның җәендә Хәния Фәрхинең кызы Алсу 18 яшендә кияүгә чыккан иде.
-
13 март 2018 - 13:11«Ни хакым бар минем яшәргә?!» «Ун ел гомеремне заяга уздырдым, - дип уфтанып башлады Айдар сүзен. - Тамагымнан ризык үтмәде, кулым эшкә бармады. Бер караганда гаебем дә юк кебек, әмма дүрт-биш айлык сабыйны көпә-көндез пуля белән тишкән адәмнең җирдә яшәргә ни хакы бар соң?!»
-
13 март 2018 - 10:52Сайлау көнне рәхәтләнеп бәйрәм итәчәкбез Казанда 2018 елның 1 гыйнварына 906 мең 586 сайлаучы исәпләнә. Россия Федерациясе Президентын сайлаулар көнне, ягъни 18 мартта 450 сайлау участогы эшләячәк. «Эшлекле дүшәмбе»дә сайлау көнен ничек итеп бәйрәмгә әйләндерү турында сөйләштеләр.