Шәһри Казан

Иҗаты йөрәк түрендә

Татар әдәбиятында милли шигъриятебезнең күренекле корифейлары Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, С.Хәким, Х.Туфан, И.Юзеевнең лаеклы шәкерте, инде үзе бүген Татарстанның халык шагыйре, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, татар укучысының иң яратып укыган «Казан утлары» журналын дистә елдан артык җитәкләгән дөньякүләм танылган Равил Фәйзуллин олуг шагыйрь булып күңелгә ныклап урнашты. Якташыбыз буларак, Р.Фәйзуллинның...

Реклама

Татар әдәбиятында милли шигъриятебезнең күренекле корифейлары Г.Тукай, Һ.Такташ, М.Җәлил, С.Хәким, Х.Туфан, И.Юзеевнең лаеклы шәкерте, инде үзе бүген Татарстанның халык шагыйре, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, татар укучысының иң яратып укыган «Казан утлары» журналын дистә елдан артык җитәкләгән дөньякүләм танылган Равил Фәйзуллин олуг шагыйрь булып күңелгә ныклап урнашты.
Якташыбыз буларак, Р.Фәйзуллинның язучылык, җәмәгать эшчәнлеге белән даими кызыксынып торабыз. Аның дөньяга аваз салуы да гадәти генә булмый: Равил Габдрахман улы Фәйзуллин дәһшәтле 1943 елның 4 агустында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Татар поэзиясендә чын дәрәҗәсендә инкыйлаб язучы, кайнар йөрәкле шагыйрь һәм нечкә табигатьле шигъри остаз буларак та сиземлибез без аны. Күпчелекнең фикерләре шагыйрьнең үз сүзләре белән дә аваздаш: «Чор. Шәхес. Шагыйрь. Шушы өч төшенчә торган саен күбрәк уйландыра. Безнең эшнең асылын аңлау, иҗатчының иҗтимагый кыйммәтен бәяләү фәкать шушы төшенчәләр, алар арасындагы эчке бәйләнеш аша гына мөмкин. Әйе, хикмәт шушы бәйләнештә. Шуңа карап шагыйрьнең олылыгы, кешелеклелеге, гражданлыгы беленә».
Шагыйрь мең кат хаклы. Р.Фәйзуллинның якташлары белән әдәби-мәдәни, тугани багланышларының да өзлексез булуын, эчкерсезлеккә корылуын бик күп мисаллар белән расларга мөмкин булыр иде. Балык Бистәсе төбәгенең шагыйрь аяк басмаган, күңел җылысы тимәгән бер генә почмагы да, бер генә якташы да калмагандыр.
Шулай итеп, соңгы берничә ел эчендә генә дә якташыбыз мәктәпләрдә, эш урыннарында дистәләрчә чыгышлар ясады, сәясәттән туеп, җылы, җанга ятышлы сүзгә сусаган халык белән әңгәмәләр үткәрде. Авылларның төзелеш мәйданнарын, истәлекле урыннарын, музейларын карады. Үзе үк: «Кайчандыр олы су - Идел, Чулман буйларыннан куылган безнең халык. Менә хәзер янәдән ерак офыклары булган киңлекләргә иркенләп кайтабыз. Иманыбызга кайтабыз», - ди.
Казан шәһәрендә Балык Бистәсе районының якташлык җәмгыятен оештырып, аның эшен җайга салып, соңыннан аны ышанычлы кулларга тапшыруын да Р.Фәйзуллинга гына хас янып көю хисе белән билгеләп була.
Балык Бистәсе төбәгенең «Әдәбият, мәдәният, сәнгать дөньясы» дигән музеен оештыру эшен башлаганда да, шул ук исемдә авторлык программасы һәм укытучылар, тәрбиячеләр, мәдәният хезмәткәрләре өчен әдәби-методик кулланма әзерләгәндә дә хөрмәтле якташыбыз үз фатихасын бирде. Киңәш-теләкләрен, авырсынмыйча, шигырьләрендәгечә итеп тәвәккәл, төгәл, шикләнмичә, шул ук вакытта аталарча чын кайгырту, тулы йөрәк җылысы белән күңелебезгә сеңдерде.
Район мәгариф бүлеге, мәктәпләр, мәдәният оешмалары күренекле якташларыбызның иҗатын өйрәнүне, таратуны шигырь сөючеләрнең генә түгел, төбәктә яшәүче һәркемнең күңеленә кереп урнашырлык итеп башкаралар. Мин кайберләрен генә искәртеп китәм. Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Р.Кәбирова, Р.Фәйзуллин иҗатына нигезләнеп, «Ата хакы - Тәңре хакы» исеме астында ачык дәреc белән «Ел укытучысы» район бәйгесендә катнашып, I урынны яулады.
Бу юлларның авторы уздырган «Равил Фәйзуллин - якташ шагыйрь» ачык дәресендә районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Соңыннан бу дәрес - укучыларга күренекле татар шагыйре, якташыбыз Р.Фәйзуллинның тормышы һәм иҗаты хакында тулырак мәгълүмат бирү, шигъриятнең үзенчәлекләрен билгели алырга ярдәм итү, туган җиргә, туган-үскән якка ярату хисләрен арттыру, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү, иҗат дөньясына беренче адымнар ясарга омтылыш тудыру дәресе дип бәяләделәр.
Балык Бистәсе муниципаль районының хакимият башлыгы Илһам Госман улы Вәлиев җиргә береккән шәхес кенә түгел, әдәбият, сәнгать, мәдәниятсез бер көн дә тора алмаучы милләтпәрвәр дә. Аның янында һәрвакыт якташларыбыз Р.Фәйзуллин, Р.Шәрәфиев, Х.Җәләлов, В.Нуруллин, Р.Хәйретдинова, Рәкыйп Гаффар, Әхәт Гаффар һ.б. үз төбәгебездә туып үскән сәнгать ияләрен еш күрәсең. Әйе, якташларыбызның да кендекләре туган җиргә нык береккән икән. Туган ил, туган халык, туган җир фатихасыннан башка күңелгә мәңгегә уелырлык әсәрләр язып та, уйлап та, сөйләп тә, көйләп тә булмый шул.
Туган төбәген, бигрәк тә туган авылы Балтачны ярата да соң шагыйрь! Соңгы вакытларда матбугатта дөнья күргән шигырьләрен генә укып, уйланып карасагыз, бу гади ярату гына түгел, ә бәлки авылларыбызның үткәнен югалтуга үкенү, бүгенгесенең фаҗигасен бетерергә омтылу, киләчәге өчен тирән офтану да дигән фикергә килерсез.
- Сезнең өчен иң кадерле ядкарь нәрсә ул?
- Татарстан Президенты Указы белән, «Татарстанның халык шагыйре» дигән олуг исем бирелү, - дип җаваплады якташыбыз.
Р.Фәйзуллинның шигърият, публицистика, балалар әдәбияты, җәмәгатьчелек, мөхәррирлек, остазлык өлкәләрендәге эшчәнлеге һәм хезмәтләре, чыннан да, бик урынлы һәм үз вакытында бәяләнде. Без якташлары өчен бу аеруча куанычлы.
Тыйнак кына мәкаләмнең язылуы күренекле татар шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилее якынлашу уңаеннан иде. Барып чыккандырмы-юкмы - миңа әлегә билгесез. Әмма соңгы сүз итеп якташымның үз шигъри фикерләрен укучыга җиткерүне мәгъкуль күрәм:
Шагыйрь булсаң, дөнья өчен давың, януың кирәк;
Януыңны халыкларның күмәк тануы кирәк.

Әйе, Равил Фәйзуллиндагы яну, игелеклелек, иленә һәм туган халкына тугрылык, тәвәккәллекне һәрберебезгә телисе генә кала. Иншалла, Фәйзуллиннар рухы шигърияткә, әдәбиятка хезмәт иткәндә милләтебез дә, халкыбыз да, аларның яңарыш хисләре мәңге сүнмәс!
Шөкер, Равил Фәйзуллинны үз итүчеләр, иҗатын барлаучылар, аның шигъриятенә мөкиббән китеп, үрнәк алып иҗтиһат итүчеләр Югары Тегермәнлек урта мәктәбендә белем һәм тәрбия, профессиональ юнәлеш алып чыгучылар арасында бүген дә җитәрлек. Алар рәтендә Чаллы радиотелевидение компаниясенә нигез салып, аны тиешле югарылыкка күтәрүче, хәзер «Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире Хәбибрахман Шәфигуллин, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире, күренекле публицист Мансур Мортазин, Түбән Кама сатира театры артисты Искәндәр Мотыйгуллин, күренекле шагыйрьләр Вазыйх Фатыйхов һәм Рәсимә Гарифуллина, башлап язучы яшь шагыйрә - «Иделем акчарлагы-2011»нең Гран-при иясе Дания Нәгыймуллина һ.б. бар. Шагыйрә Дания Галәми, композитор Фердинанд Галәмиев (мәрхүмнен авыр туфрагы җиңел булсын) тә олпат шагыйребезнең хәер-фатихасын тоеп иҗат иттеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: