Шәһри Казан

ИДЕЛ БУЕ БОЛГАР-ТАТАР ДӘҮЛӘТЕ

Без Эйфельдә - аста кайный Париж - Исемендә дөнья тарихы. Бу мәл Казан ничек кайный икән?.. Казан, Казан - татар Парижы!.. Наҗар НӘҖМИ VII гасырның егерменче елларында Азов буе һәм Кавказ алды далаларында Бөек Болгар исеме белән төрки-болгар кабиләләр берләшмәсе оеша. Башкаласы Таман ярымутравындагы борынгы греклар төзегән ярымҗимерек Фанагория каласында...

Реклама

Без Эйфельдә -
аста кайный Париж -
Исемендә дөнья тарихы.
Бу мәл Казан ничек
кайный икән?..
Казан, Казан - татар
Парижы!..

Наҗар НӘҖМИ
VII гасырның егерменче елларында Азов буе һәм Кавказ алды далаларында Бөек Болгар исеме белән төрки-болгар кабиләләр берләшмәсе оеша. Башкаласы Таман ярымутравындагы борынгы греклар төзегән ярымҗимерек Фанагория каласында нигезләнә. Бу дәүләтнең чәчәк ату дәверләре ил башында Кубрат хан утырганда була. Чыгышы белән бөтен Ауропа халкын коллыктан азат иткән Атилла ханның гун-татар нәселенә барып тоташкан кодрәтле, куәтле, тапкыр вә батыр хан кыска гына вакыт эчендә мөстәкыйль дәүләт төзи. Һәм шул хакта илче миссионерлары аша күрше-тирәдә көн күргән халыкларга җиткерә. Ләкин берләшмәгә оешкан яшь дәүләт озак яши алмый. Кубрат хан, биләгән җирләрен улларына васыять итеп, вафат була. Урта Идел буе төбәкләрен Кубрат хан икенче улы Кодракка васыять итә. VII гасыр азакларында Кодрак хан үз кул астындагы болгар-татар ырулары белән атасы васыять иткән Идел буена килеп, борынгы бабалары Ураган кахан утырган төбәккә урнаша. Ураган кахан бу төбәккә тарихка Аркаил исеме белән кереп калган ыстан-каласын калдырып, урдасы белән Идел буена күчеп утырган була (ягъни аркасында калган иленнән).
VIII-IX гасырларда ук инде Идел буе Болгары дәүләт буларак оешып җитә һәм ары таба Урта Азия төрки телле халыкларга, кинәттән көчәеп киткән гарәп илләренә, Киев Русе генә түгел, көнбатыш илләренә дә билгеле Ил-Йортка әверелә.
Биредәге халыклар X-XI гасырларда инде матди һәм сәяси яктан да бердәм болгар-татар халкы булып формалаша. Борынгы «Казан тарихы» дигән китапта, сәүдә юлы үзәгенә күз угыдай кальга-кала күтәргәч кенә, сәүдә юлларын кулга төшерү өчен, «Русия кенәзләре белән Болгар ханнары арасында бер-берсенә көнләшеп карау башлана», дип язалар тарихчылар. Нәкъ менә шул дәверләрдә биек тау башында тирә-юньне күзәтеп тору өчен тотрыклы күз-кальга һәм манара, ягъни булачак Казан каласы калкып чыга. Ул гынамы, диндарлашып киткән Болгар руханилары 984 елда мәҗүси кияүләре (Владимир кенәз Болгар ханының Зөбәрҗәт атлы кызына өйләнгән була) Киев кенәзе Владимирга барып, аңа ислам динен кабул итәргә өндиләр. Шул ук вакытта Болгарда X гасырларда башланган зур шәһәрләрне үзәкләштерү чаралары да үткәрелә. Су астында калган Хазарстан каханының тәүге башкаласы булган Биләмҗирдән Болгарстанның Биләр төбәгенә күчеп утырган төрки-мөселманнар бу каланы тәмам ислам дөньясының төньяктагы башкаласы итәләр - мәчетләр күтәрәләр, мәдрәсәләрдә балалар укыталар, атна саен тантаналы төстә җомга намазлары уздыралар, ханга хөтбә әйтәләр. Бәхәссез, биредә яшәгән һәм көн күргән һәммә кеше ислам динен кабул итәргә мәҗбүр булган. Ислам илләреннән килгән сәүдәгәрләр генә түгел, күпсанлы мосафирлар бу Ил-дәүләт хакында куен дәфтәрләренә язып куйганнар һәм дөнья халыкларына ерак Идел буенда күтәрелеп киткән дәүләт турында истәлекләр, юлъязмалар калдырганнар. Рәхмәт аларга. Юкса безне Русия иезуитлары тәмам Илсез генә түгел, иң яманы - тарихсыз да калдырган булырлар иде.
X гасырларда инде Болгар дәүләт идарәчеләренең максаты тәгаенләнә - Идел буе Болгары төньякта көн күргән болгар-татар халыкларының мәркәзенә әверелә. IX-XII гасырларны үтеп, мангул яуларына кадәр Идел буе Болгары көнчыгыш Ауропада шактый куәтле ил булып дөнья халкына ирешә. Мангуллар тикмәгә генә бу илне еллар буена яуларга мәҗбүр булмаганнар. Шуның өчен Идел буе Болгарының соңгы ханы Илһам ил-дәүләтен сакларга үзе дә орышка чыга һәм, батырларча сугышып, башкаласында ятып кала. Моңа бер дә гаҗәпләнәсе түгел: хан Ил-халкын, тәхет-дәүләтен саклап калырга тырышкан. Русия тарихчылары тарихларына «Россия мангулларны күп еллар буена Ауропага уздырмый торды» дип язсалар да, чынында исә нәкъ менә болгар-татарлар хөкемдарлары ун елдан артык мангул баскынчыларын Ауропага гына түгел, Русиянең үзенә дә уздырмыйча берничә тапкыр канга-кан килеп сугышалар. Иң гаҗәбе - үзара ярдәмләшүгә килешү-солых төзелгән Владимир- Суздаль кенәзе дә ярдәмгә килми. Ә бит Идел буе болгарлары күп кенә Русия кенәзләре белән үзара сәүдә итешеп яшәгәннәр. Ул гынамы, Идел буе Болгары ханы Илһам Владимир-Суздаль кенәзенең сеңлесенә өйләнгән була...
Хәер, туганкайларым, Идел буе Болгар дәүләте, шул заманнарда гына аякланып килгән Киев Русенә кадәр Җир йөзендә бик күп цивилизацияләр туып үлгәннәр - халыклары үзара сугышканнар, кан койганнар. Сорау туа? Кая бара кешелек, ни кылабыз, ни өчен, кем өчен? Инде тарихка кереп калган гыйбрәтле хәлләр: борынгы дәверләрдә Мисырда чоры-дәверенә күрә искитмәле пирамидалар, маяклар күтәргәннәр, китапханәләр эшләгән, үзләренең шагыйрьләре булган, фиргавеннәргә мәдхияләр укыганнар һәм, илаһилыкка баш иеп, күк-кояшка багып дога кылганнар. Шул ук вакытта яман фиргавеннәргә, императорларга, күккә кулларын сузып, каһәр укыганнар. Борын заманнарда кешелекнең шәрәфле галимнәре көнләшерлек белгечләр - Пифагор, Евклид, Аристотель, Гомәр Хәйям, Әбугалисина, Бируни, әл-Харәзми - санап бетермәле түгел - фәнгә, шигърияткә нигез ташы салганнар. Александр Великий, Ганнибал, Цезарь, Атилла, гасырлар үтә-үтә Чыңгызхан, Карл Великий, Петр Первый, Екатерина Великая - дөнья халыкларын яуларга керешәләр, шул ук вакытта күпләре үз илләрен дә югалталар. Вавилон, Афина, Рим, Карфаген, Киев, Каракорым, Мәскәү халыклары һәм илбашлары да камил һәм гадел дәүләт төзелешенә төрле яклап килеп карыйлар. Әмма империяләр үлеме һәрдаим тәүгечә кала - эчтән җимерелә.
Клеопатра, Сафо, Дафнис, Хоя, Орфей, Ефредика, Одиссей, Пенелопа, Данте, Байрон, Фирдәүси, Гомәр Хәйям, Шәмси Башту, Кол Гали, Мөхәммәдъяр, Тукай, Утыз Имәни, Дәрдмәнд, Габделҗаббар Кандалый, Мирхәйдәр Фәйзи һ.б. иҗатлары белән кешелек өчен «мәхәббәт»нең ни-нәмә икәнен аңлатырга тырышалар... Ә гади халыклар, хан-патшадан алып, колларга кадәр мәхәббәтнең асылына төшенеп җитмиләр. Хәер, бүгенгәчә ир-ат һәм хатын-кыз арасындагы хикмәтле хакыйкатьне әлегә берәүнең дә аңлата алганы юк. Ни гүзәл хатын-кызы, ни куәтле ир-аты гүя ике ут арасында яши... Ләйлә һәм Мәҗнүн, Таһир һәм Зөһрә, Йосыф һәм Зөләйха, Ромео һәм Джульетта, Хәлил һәм Галиябану, Түләк һәм Сусылу нигә, ни өчен кавыша алмыйлар?! Аңламый адәм баласы: «Мәхәббәт җир йөзендәге һәр адәм баласы өчен дә үзара тату яшәүнең нигез ташы» икәнен аңлап җиткерми. Ә бит Данте үз дәверендә, «Кояшны һәм яктылыкны мәхәббәт хәрәкәтләндерә», дип яза. Ә борынгы төрки шагыйрь Сәйф Сараи, шигъри юллары аша, «Җир шары кояш тирәсендә әйләнә», дип ачыш ясый. Бу хакта көнчыгыш халыкларында туган бер риваять тә бар: «Көннәрдән бер көнне ил-дөнья халкы тып-тыныч яшәгәндә кояш чыга да, кешеләрнең үзен каршы алуларын ошатмыйча, тау куышына кереп поса. Халык тау куышы каршына җыела. Кояшсыз яши алмауларын сизеп алган халык тау куышына кереп качкан кояшның чыгуын үтенеп сорыйлар. Кояш чыкмый да чыкмый. Халыкка үз догалары белән руханилар кушылалар. Бу хәлдән курка калган Ил «кендеге» хан да үтенеп сорый. Әмма Кояш тау куышыннан чыкмый да чыкмый. Бу хәл-гамәлне карап торган аксакал хан янына килә дә болай ди: «Илбашым, син Кояшны чакырып чыгарырга бәйгеләрдә алга чыккан иң гүзәл кызыңны дәштер. Гүзәлләрнең гүзәле чакырсын Кояшны. Сине түгел, гүзәллекне, гүзәлләрне күрү өчен дә һәркөн чыга ут шары - Тәңре!» - ди. Хан әмере белән яраннары бәйгеләрдә беренче урынны алган иң гүзәл кызны табалар - аңлаталар. Илбашы аптырап калган кызга - гүзәлгә әйтә: «Үтен, сора, ялвар - Кояш чыксын».
Оялудан түгел, әбиләре гадәте буенча яулыгы белән ярты йөзен каплаган гүзәл, кыюлыгын җыеп, җилләр исүдән туктардай моңы белән җырлап җибәрә, Кояшка мәдхия укый, ахыр күз камашырдай йөзен ача. Күрә дә Кояш гүзәлне, тәмам таң кала. Түзми Кояш, әллә гүзәлне күрү шатлыгыннан, әллә моң-тавышына гашыйк булып, тау куышыннан чыга да, куанычыннан булса кирәк, мизгел эчендә күккә аша. Халык тантана итә. Һәм шунда аксакал ханга әйтә: «Киләчәктә Кешелекне гүзәллек коткарачак, ханым», - ди. «Без нишләргә тиеш соң, аксакал?» - дип сорый хан.
Аксакал сакалын учлап тота да, тау куышына күз ташлап ала һәм: «Ә бит шагыйрьләр хаклы, хан. Кояш бирә һәр адәми затка яшәү көчен. Хак, гүзәллек һәм мәхәббәт хакында шагыйрьләр гасырлар буена язалар. Вәләкин һәр мәхәббәт янында кешелекне яман гамәлләргә котыртучы көнчелек - шайтан да бар бит әле. Мәхәббәт һәм көнчелек гүя игезәк балалар ич, һәрдаим бергә йөриләр! Әйе, иң өстә - күктә, Кояш әйләнгән җиһанда, мөгаен, беренче көнчелек тугандыр. Ә җир шарында тереклек иткән адәми зат, ояла-тартына Кояшка киңәш биргәндәй: «Нигә әнә теге планета синең тирәңдә әйләнми»?.. Ул гынамы: «Җир шарындагы әнә теге тау, бу болын-тугай, бу урман-елга, бигрәк тә болында чәчәкләр җыеп йөргән гүзәл зат нигә минеке түгел, күршенеке», - дип, тәмам ачуын китергәндер. Шуның өчен синең илеңдә һәр кеше үз вазифасын намус белән үтәсә, Хода биргән гомернең кадерен белеп яшәсә, шул исәптән үзең дә ил-халкың белән беркемне дә рәнҗетми тату-килешеп яшәп, гакыл белән идарә итсәң, Ил-Ватаның озын гомерле булыр», - ди дә тау куышына кереп китә. Бусы инде Мөхәммәд Пәйгамбәргә ишарә булса кирәк...
Фәлсәфи күзлектән караганда бер дә чишеп булмастай хәл-гамәл дә түгел кебек... Ир белән Ир арасында гына түгел, Ил белән Ил арасында да көнчелек бүген дә дәвам итә ич! Кайбер руханилар вә галимнәр «Мәхәббәт» дигән могҗиза һәр адәм баласына Кояш нурларыннан төшә дип аңлатсалар да, кешелек өчен мәхәббәт сере һичбер вакыт буй җитмәстәй югарылыкта кала бирә... Әнә шул серле Кояш-Тәңрене ерак бабаларыбыз Күк-Тәңре дип атасалар, фарсылар Ходай дип дәшәләр, гарәпләр исә - Аллаһ, руслар Бог дип табыналар. Әмма Кояш һәрдаим өстен чыга. Курка Кояштан халык, китәр дип курка. Аз гына тотылса да, шау-гөр килә башлый. Борынгы Мисыр каһиннары, Кояш тотылган вакытны белеп, халыкны: «Фиргавенебез үтенсә генә чыгар», - дип куркытканнар. Фиргавен халык алдына чыга. Кояш тотылуга, ыгы-зыгы, шау-шу, курку башлангач: «Мин Илбашыгыз үтенгәч, Кояш чыгачак», - дип тынычландыра. Фиргавен үзенчә дога кылган, үтенгән була һәм, күп тә үтми, Кояш янә чыга. Ә бит бу хәл күк-кояшның серләрен белеп бетермәвебездән килә. Көнләшәбез без Кояштан. Беркайчан да, беркем дә Кояш биргән яктылыкны бирә алмаудан гына түгел, һәр ир затында, фиргавен-императорлардан алып бүгенге дәүләт түрәләренә һәм урам себерүчеләргә кадәр күршесенә көнләшеп карау бар. Имеш, Кояш аның тәрәзәсенә яктырак төшә. Көнчелек адәм баласында борын-борын заманнардан ук булган, бүген дә бар. Бар?! Бары шунда, бары тик илләр вә дөнья халыклары шушы көнчелек авыруыннан сәламәтләнгәч кенә кешелеккә XV-XVI гасыр башларында яшәгән татар халкының мөхтәрәм шагыйре Мөхәммәдъяр язган «Нуры содур» поэмасындагы татулык киләчәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: