Шәһри Казан

Идел күпере ничек салынган?

Идел аша тимер юл күперен салу 1911 елда башлана һәм ул 1913 елга өлгерә дә. Быел әлеге күпер төзелүгә 100 ел тулды. Күпер башта Романов күпере дип аталган, революциядән соң аны Кызыл күпер, Зөя күпере дип тә йөрткәннәр, хәзерге вакытта яңадан Романов күпере.

Реклама

Күпер салынуның тарихына килгәндә, төзелештә заманына күрә рекорд куела - анда өч мең кеше эшли, иң зур төзелешләрдән санала ул. Фотохәбәрчеләр, җирле һәм Санкт-Петербург (ул вакытта Россиянең башкаласы) журналистлары газета-журнал битләрендә төзелешнең барышын киң яктырталар.
Төзелеш тирәсендә тормыш тамырдан үзгәрә: яңа кибетләр ачыла, сәүдә гөрли. Үзләрен тиз таныткан эшмәкәрләр зур кибетләр ачалар, табыш та үсә. Күпер төзелеше белән кызыксынучылар көннән-көн арта, шуларны искә алып, төзелеш барышын күзәтү өчен мәйданчыклар хасил була, анда кешеләргә бинокльләр (әлбәттә, түләү белән) бирелә. Идел суы өстендә рестораннар, ашханә-чәйханәләр ачыла, анда килүчеләр эшмәкәрләргә шактый сизелерлек керем китерә.
Зур энтузиазм һәм тырышлык белән башланган төзелеш акрын һәм авыр бара, әле анда, әле монда эреле-ваклы аварияләр булып кына тора. 1911 елның көзендә, төгәлрәк әйтсәк, 22 ноябрендә Иделдә боз тыгыла, төзелештә фаҗига була, дистәләгән төзүчеләрнең гомерләре фаҗигале рәвештә өзелә, Мәскәү - Казан тимер юлы җәмгыятенә бик зур зыян (ул вакыттагы акча белән 100 мең сумлык) килә. Җитмәсә, бу фаҗигадән тиешле нәтиҗә ясалмый. Эшчеләрнең иминлеге, хәвеф-хәтәрсезлеге тупас рәвештә бозыла. Нәтиҗәдә, 1912 елның язгы су ташулары вакытында төзелештә кешеләр яңадан һәлакәткә очрыйлар. Төзүчеләрнең күпләп үлүе бер фаҗига булса, төзелешкә бер миллион сумга якын зыян килә, күпернең бер өлеше җимерелә һәм суга төшә. Аның озынлыгы 131 метр 25 сантиметр булып, авырлыгы 1360 тонна чамасы исәпләнә. Ниһаять, кыенлыклар, фаҗигаләр белән төзелгән күпер 1913 елның 6 июнендә дәүләт комиссиясе тарафыннан кабул ителә. Иртәнге сәгатьтә 192шәр тонна авырлыгындагы ике паровозны күпер уртасына кертеп урнаштыралар? Сынау башлана. Аннан ике паровоз, 32 вагон тагып, сәгатенә 21,2 километр тизлек белән Идел күпере аша чыга. Имтихан уңышлы уза.
Ә инде 1913 елның 10 июнендә, сынаудан соң 3 көн узуга, Мәскәүдән Казанга туп-туры беренче поезд килә. Моның икенче көнендә, 1913 елның 11 июнендә, күперне тантаналы төстә ачу оештырыла, төзүчеләргә, проект авторы профессор Николай Белелюбскийга бүләкләр тапшырыла.
Бу күпер 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында да бик зур әһәмияткә ия булды. 1941 елның көзендә фашистлар авиациясе Казан тимер юлының кайбер участокларын да бомбага тота. 1941 елның сентябрь аенда Татарстанга да куркыныч яный башлый. Шуңа күрә, кичләрен ут кабызу тыела, яисә ут буенча маскировка оештырыла. Идел аркылы салынган Зөя күперен нык саклыйлар. Күперне шартлатырга ниятләүдә гаепләнеп кулга алулар да була. Бу күпер аша Мәскәү, Сталинград, Курск һәм Ленинград тирәсендәге сугышлар өчен дә, тыныч тормыш елларында да, зур төзелешләр, халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен дә күпме корал, төзелеш, ягулык-майлау материаллары узды инде. 1911 елда төзелә башлаган күпернең бүгенге игезәге дә 1950 елларда барлыкка килде. Белгечләрнең фикеренчә, өлкән күпер үзенең кече туганыннан бер дә ким түгел, хәтта яхшырак дип тә санала. Чөнки өлкән күпернең өлешләре чүкеп беркетелгән, икенчесе исә металлны эретеп ябыштыру юлы белән эшләнгән.
1913 елда төзелгән күпергә соңгы елларда реконструкция үткәрелде, фермалары алыштырылды, яңадан үзгәртеп корылды. Бу эш 2012 елда төгәлләнде.
Хәзерге заманда зур елгалар аша күпер салу гадәти күренеш. Әмма моннан 100 ел элек төзелгән Зөя күпере Идел аша салынган замана могҗизасы була. Тиздән Казан каласында узачак Универсиада ярышларына дөньяның йөзләгән иленнән дистәләрчә мең спорт осталары, тренерлар, табиблар, туристлар киләчәк. Аларның шактый өлеше реконструкцияләнгән күпер - чал Идел сулары аша узачак. Дуслык күпере аша Казанга рәхим итегез, хөрмәтле кунаклар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: