Шәһри Казан

Идея өчен генә эшлисе килми

Әтисе янында әвәрә килеп, тимер-томыр арасында кайнашып үскән малайларга еш кына техника җене кагылган була. Кайберәүләрнең ул «җене» үсеп, киләчәк һөнәрләренә нигез дә сала. Бүген Татарстанда техник иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге зур. Мәктәптә хезмәт дәресләрендә, түгәрәкләрдә, өстәмә белем бирү йортларында осталар үзләре белгәнне балаларга да өйрәтергә әзер. Техник белгечләр әзерләүче...

Реклама

Кыскасы, бүген техник иҗатның чәчәк ату чоры.
Сабый чакта ул күбрәк гади мавыгуга тартым булса, үсә төшкән саен, шартлар да яхшыра, мөмкинлекләр дә арта, димәк, кызыксыну һөнәргә дә әйләнеп китәргә мөмкин. Бүген Казандагы бер шәхси оешмада инженер булып эшләүче Балтач районы егете Динар Гобәйдуллин очкычларның тизләнешен үлчи торган прибор уйлап тапкан бит әнә! КАИ-КНИТУның 3 нче курсында белем алучы студентка мөгаллиме олимпиадада катнашырга тәкъдим итә. Шулай кызыксынып китә Динар. Бергәләп уйлый, сызгалый торгач, шушы проект туа. Балтач егете әлеге прибор белән Россия күләмендәге У.М.Н.И.К. конкурсында катнашып, грант та ота. Дөрес, авыз тутырып, прибор дип әйтеп булмый аны, чөнки ул кәгазьдә генә әле. Әмма проект бар, патент та бирелгән. Сызымнар тузан җыеп кына ятмый, яшь уйлап табучы һаман нәрсәдер өстәп тора.
Динарның әйтүенчә, ул тәкъдим иткән механизм турыдан-туры очкычка куела. Спутник аша ялгана торган приборлардан күпкә өстенрәк булуы да шуның белән аңлатыла. Очкычның тизләнешен үлчәгәннән соң, аның кайдалыгын да билгеләп булачак.
Патент бирелгән бирелүен, прибор документта да теркәлгән, тик бездә аның белән кызыксынмыйлар гына икән. Россиядә кире кагылган проектларның чит илләрдә хуплау табуы турында ишетеп беләбез. Бу уңайдан Динар да үз мисалын китерде. Россиядә КАИ-КНИТУ мөгаллиме уйлап тапкан бер приборны эшләүне кирәк тапмаганнар, ә Германиянең бер оешмасы аңа зур кызыксыну белдергән, патентны сатып алырга теләгән. Тик ватан җанлы укытучы гына ризалык бирмәгән. Мин дә Динардан: «Мөмкинлек булса, чит илгә китәр идеңме?» - дип сорамый булдыра алмадым. «Китмәс идем. Авыл малае бит мин. Җирне яратам. Атна саен авылга кайтып йөрим», - ди егет.
Җиң сызганып, проектны тормышка ашырырга алыну файдалы түгел икән. Монда матди як күздә тотыла инде. Прибор кулланылышка тапшырылачакмы-юкмы - анысын алдан беркем дә әйтә алмый. Күпме көч һәм вакыт китәчәк, акча да үз кесәңнән чыга. Җайланмадан керем булу-булмавы янә билгесез. Динар әйтмешли, коры идея өчен генә эшлисе килми шул. Мондый очракта сайларга гына кала: уйлап табучыларга, чит илләрнең тәкъдимен кабул итеп, чит җирләрдә танылу алыргамы, әллә инде, ачышыңны сандык төбенә салып куеп, ватанга тугры булып калыргамы?!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: