Шәһри Казан

Игътибар җитми

Ата-ана баласына игътибарлы булырга, бигрәк тә кибет яныннан ераграк йөртергә тиештер. Югыйсә, балалары белән берәр күңелсез хәл дә килеп чыгарга бик мөмкин...

Реклама

Беркөнне кибеткә кереп барам. Шунда 40 яшьләр тирәсендәге бер ир 6-7 яшьләрдәге ике кыз баланың велосипедын тартып маташа. Башта, әтиләредер, дип читтәнрәк күзәтеп тордым. Якынрак килгәч, чит кеше икәнен аңлап алдым. Аның: «Кибеткә велосипед белән керергә ярамый. Монда калдырыгыз», - дигән сүзләре шик уятты. Шул чагында балаларның кемгә дә булса ялварулы карашларын күреп, үтеп баручы ник бер кеше әлеге иргә сүз әйтсен. Алар янына килеп: «Әйдәгез, велосипедыгызны алыгыз», - дип, кызларны бу аферист кулыннан аерып, кибеткә алып кереп китүдән башка чара калмады. Шунда безнең арттан күзәтеп торган бер әби яныма килде дә: «Әле ярый балаларга ярдәм иттең, кызым. Ул ир безнең йортта яши. Кызларның велосипедын урлап сатарга да күп сорамас иде. Шуның өчен алып калмакчы була ул аны. Беркайда да эшләмичә йөри торган наркоман ир», - дип куйды. Аннан соң кибеттә әлеге балаларга үземне көтеп торырга куштым. Бергәләп урамга чыксак, теге бәндә тагын көтеп тормасынмы! Кызларны өйләре янына ук озатып куярга туры килде. Әти-әнисе рөхсәте белән йөридерме ул балалар, үзләре генәме - белгән юк. Әнә шулай кибет яннарыннан балаларның юкка чыгу очракларын да ишетеп беләбез. Әлеге ир, бәлки, балаларның велосипедын гына үзләштерергә уйлагандыр. Нәрсә генә булмасын, ата-ана баласын кибет яныннан ераграк йөртергә тиештер. Игътибарлырак булу кирәк. Игътибар дигәннән, кайберләре, үзләре белән бергә булса да, баласына әллә ни исе китми. Тагын шул ук кибет янында булды бу хәл. Яшь кенә хатын, кечкенә генә баласын ишек төбендә калдырып, кибеткә кереп китүе булды, баласы шунда ук башы белән ташка барып төште. Ана кешенең игътибарсызлыгы узып баручыларны да гаҗәпләндерде. Бу хәлдән соң, аның баш мие дә селкенүе бар югыйсә! Авыртуы бүген басылса, аның иртәгә кабат килеп чыгуы мөмкин бит. Еллар үткәч тә балачактагы имгәнүләрнең, үзен сиздереп, авырта башлау очраклары азмыни?!. Озак вакыттан соң баланы дәвалый алмасалар, бездә табибларны гаепләргә яраталар. Кайберәүләр үзләре үк баланы авыруга дучар иткәннәрен уйлап та карамыйлар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: