Шәһри Казан

Их, татар мунчасы...

Ялгыш шатлану ялгыш кайгырудан күпкә авыррак ул, чөнки ялгыш кайгыдан соң җиңеллек килә, ә ялгыш шатлыктан соң җан өши. Өшегән җанны җылытырга күктәге кояш та сәләтсез. Күптән түгел җаным шундый халәткә керде.


Сәбәбе кайберәүләргә бик нәни генә булып тоелыр, чөнки алар шәһәр чите коттеджларына йөргәнлектән, гади кешеләр өчен шәһәр мунчасының ни икәнен чамаламыйлар да. Ә алар әлегә бар һәм аларның ни өчен «мунча» дип аталуларын кайчак аңлап та җиткереп булмый. Аларны кибет, сыраханә, рестораннар белән дә бутап куярга буладыр. Һәрхәлдә, миңа бу биналарда, чистарынуга караганда, пычрану күбрәк кебек тоела башлады. Һәм беркөнне шатлыклы хәбәр: Казанның Яңа Савин районында яңа Татар мунчасы ачылган! Киттем мин бу мунчага! Барып кердем. Шулкадәр татарча шат йөз белән туган телдә сәламләп каршы алдылар. Шатлыгым эчемә сыймады. Димәк, татар мунчасы булгач, шулай бар гореф-гадәтләрне саклап, бер-береңә һәм мунча хуҗаларына хөрмәт белән тиешле кагыйдәләрне үтәп кенә юыначакбыз икән. Юкса тәмам туйдырды бит инде сүгенү сүзләрен тыңлау, керә-керешкә сасы балык-сыра исе, исерек күзләр, тәмсез сүзләр... Мунчачылары да шул кыланмышларның барысын да законлы диләр. Аларга күбрәк товар алсыннар да күбрәк эчсеннәр генә. Эш хакы шундый керемнәрдән чыгып түләнгәч...
Кыскасы, шушылардан котылдым, моннан соң татарча мунча керәчәкмен, дип сөенеп, икенче атнада да Татар мунчасына барсам, шатлыгым ялгыш булып чыкты. Теге атнада каршы алган милләттәшләремнән җилләр искән. «Әссәламегаләйкүм!» - дип сәлам биргән идем, «не понимаем»ны йөзгә бәрделәр. Билет алырга дип кассага килсәм, лач-лоч көнбагыш төкерә-төкерә, бер марҗа түтәй кесә телефоныннан ләчтит сатып утыра. Акчаны билетка чак алыштырып бирде бу. Шатлык сүнде. «Теге атнадагы мунчачылар кая китте?» - дип сораган идем: «Они с мужского отделения, нас просто подменяли, их больше не будет», - дигән җавап алдым. Өстәвенә чыккан чакта, тагы акча таләп итә башладылар. Ничәдер минут артык кердегез, диләр. Болай да бүтән килмәскә дип чыгып бара идем инде...
Йә, хуш, бу мунчадан баш тартып, янә элек йөргән ундүртенче мунчага киттем. Монда моңарчы күрелмәгән хәл - озын чират, чөнки Беломорск урамындагы тугызынчы мунчаны да япканнар икән. Унөченчесен былтыр ук ябып куйган иделәр. Шуңа карамастан, халык һаман юынмакчы бит инде. Чират яныннан чыгып китешли, бер ханым: «Анда юынмыйлар, эчәләр генә, пир на весь мир бара, шуңа чыгучы да юк», - дип әйтеп үтте. Дөресен әйткән икән. Ышанмыйча, кереп карадым. Мунчачы ханым, боларга якын да килергә куркып, бер читтәрәк кенә тора. Әлеге дә баягы, сасы балыкларын җәеп салганнар, исерешеп беткәннәр... Ә бит без Мәүлид бәйрәме хөрмәтенә юынырга дип барган идек. Әйтеп караган идем, чак исән калдым, элек ишеткәннәрнең бөтенесен бер сеанста тондырдылар үземә. Милли бәйрәмнәргә нинди хөрмәт ди, аларның көн дә бәйрәм, көн дә туй. Тычканга - үлем, мәчегә - көлке, дигәндәй, без исән калыр өчен җан тарткалашабыз, алар тантана итә. Эчәләр - урамнарда да, кафе-рестораннарда да, стадионнарда да, театрларда да, мунчаларда да... Ә кайда гына эчмиләр соң? Кайда гына ямьсез сөйләшмиләр дә кайда гына ямьсез кыланмыйлар?! Ә без мунчаларга да балалар, оныклар белән йөрибез. Тәрбияне өйгә бикләп кенә бирмиләр бит аны. Өстәвенә телевизор аша да гел тәрбиягә каршы тамашалар. Җәмәгать, акча эшлим дип, бар әхлак кысаларыннан да чыгып китәргә димәгәндер бит?! Сыра-хәмердән башка юынып та булмыймы икәнни соң?
Аннары, ник соң ул Татар мунчасын исем өчен генә Татар мунчасы дип атаганнар. Әгәр исеме җисеменә туры килсә, Татар мунчасына йөрүче милләттәшләр җитәрлек булыр, хуҗасы да җитәрлек керем алыр иде, дип уйлыйм мин. Әллә хәләл ит, ризыклар сатылмыйча ятамы кибетләрдә? Сатыла бит!
Чын татар мунчасы ачып, минем ялгыш шатлыгымны кире кайтарсыннар иде… Бу кадәр дә «олы хыял»ны тормышка ашыру, ай-һай, мөмкин хәлме икән Казан өчен?

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    25
    0
    0
Ночной режим