Шәһри Казан

Ике «тавык»ка «әтәч» булу кыен

Күпхатынлылык хакында вакытлы матбугатта мин беренче тапкыр 1990 елда язып чыккан идем. Шуннан соң мине газеталар аша да, урамда күргәндә дә тәнкыйть утына тоттылар. Миннән соң бу турыда дистәләгән язмалар чыкты, газета укучылар әлеге темага күнегә төште.

Реклама

Күпхатынлылык мәсьәләсен берәүләр тыныч кына кабул итте, икенчеләре уйланды, өченчеләре, «әкият», диде.
Демократия җилләре искәч, күпхатынлылык тәгълиматын алга сөрә башладылар. Ә ирләр моңа әзерме? Юк, әлбәттә.
Бер 89 яшьлек әби: «Без мәдрәсәдә укыганда кызлар белән еш кына бу темага сөйләшә идек. Арабызда икенче, өченче хатын булып барырга әзер булучы кызлар да шактый иде», - дигән иде. Илдә демографик хәл кискен тора. Кияүгә чыкмыйча калган карт кызлар да күп. Бәлки, күпхатынлылык турында закон чыкса, мөнәсәбәтләрне канун нигезендә гамәлгә ашырырга мөмкин булыр иде. Барыбер күп ирләрнең сөяркәләре бар. Әмма...
Бер кешенең сөйләгәнен хәтерлим: «Мин яшь сөяркә тотарга уйлаган идем. Барысын да исәпли торгач, бу уен эш түгел, Аллаһы Тәгаләдән куркырга кирәк, дидем. Яратып өйләнгән хатыным бар, ике кызыбыз үсеп килә. Беркөнне, кыюлык җыеп, уй-фикерләремне хатыныма җиткердем. Минем белән бер ай сөйләшми йөргәннән соң: «Әгәр яшь хатынга өйләнсәң, мин аны агулап үтерәм», - диде бу. Шүрли калдым. Ә сөяркә: «Кайчан никах укытабыз», - дип җанга тия башлады. Аңа аерым фатир алып бирергә туры килде. Улыбыз туды. Тора-бара уртак тел табып, яхшы гына яши дә башладык. Икесенә дә тигез карыйм. Әмма ике «тавык»ка «әтәч» булу читенрәк. Ике гаиләне тоту зур матди чыгымнар сорый. Ир-егетләр, икенче хатын алганчы, барысын да уйласыннар иде», - дигән иде ул.
Дөрес аңлагыз. Коръәндә рөхсәт ителгән күпхатынлылыкны һич кенә дә тәнкыйтьләргә җыенмыйм. Әмма безнең җәмгыять бу күренеш өчен өлгереп җитмәгән әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: