Шәһри Казан

Ике телне дә яхшы бел

Яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Димәк, киләчәккә нигез гаиләдә салына. Ә балалар - гаиләнең нигезе. Шуның өчен дә мин, татар теленә өйрәтүче тәрбияче буларак, әти-әниләр белән кулга-кул тотынып, балаларны искиткеч гүзәл, бай татар телебездә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтәм.

Соңгы елларда яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе - туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаң дәрәҗәсенә игътибар көчәю. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү - мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.
Беркемгә дә сер түгел, шәһәр шартларында үскән балаларның күбесе, гаиләдә ана теленә дөрес мөнәсәбәт булмау сәбәпле, үз туган телен икенче тел буларак өйрәнә башларга мәҗбүр. Туган телен яхшы белмәгән бала, һичшиксез, балалар бакчасында үз телен өйрәнә башларга яки белгән кадәресен камилләштерергә тиешледер, чөнки баланы табигать биргән бөек хәзинәдән - үзенең ана теленнән мәхрүм итәргә ярамый. Үз телен бөтенләй белмәгән буын туган теленең киләчәген куркыныч астына куя. Туган телеңне белмәү - бу зур фаҗига.
Хәзерге вакытта кемдер татарча аңлый, ләкин аралаша алмый, кемдер берничә сүз кыстыра ала, ләкин җөмләләр төзеп сөйли белми. Ә язмача татар теле турында хыялланырга гына кала. Бик күп татар кешесенә хас хәл бу.
Хөрмәтле әти-әниләр! Игътибарны иң элек үзеңә юнәлдерергә кирәк. Балаларыгыз алдында сез сөйләшү әдәбе, сөйләм холкының үрнәге булып торуыгыз турында бер минутка да онытмасагыз иде.
Икетеллелекнең төп проблемасы булып ике телне дә тулы күләмдә үзләштерү күздә тотыла. Кечкенә балага яхшы сыйфатлы, тулы тел үсешен бирү бик мөһим, чөнки бу чорда ул шәхес буларак формалаша башлый, интеллекты үсә, тел үзләштерүгә сизгерлеге уяна. Бала икетелле мохиткә күпме иртәрәк чумса, ике телне дә шулкадәр тизрәк һәм уңышлы итеп үзләштерә. Әгәр дә гаиләдә татар һәм рус телләре кулланыла икән, һичшиксез, бала белән ике телдә дә сөйләшергә кирәк. Олыларга бу очракта телләрне катыштырырга ярамый, мәсәлән, татар телендә әйтеләсе җөмләгә рус сүзләрен кыстырырга һәм киресенчә. Шулай эшләмәсәң, бала телнең катнаш вариантын үзләштерәчәк. Дөрес сөйләм үрнәге булмаса, балага бик авыр булачак. Катнаш гаиләдәге әти-әниләргә баласына һәрберсе үз телендә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Мондый очракта бала ике телне дә менә дигән итеп аңлаячак, беркайчан да бутамыйча, татар һәм рус телендә җиңел аралашачак.
Әти-әниләр шуны аңласыннар иде: икетеллелек баланың үсешен тоткарламый, ә киресенчә, бу процесска ярдәм итә. Гомумән алганда, ул баланың хәтер үсешенә, фикер йөртешенә, мантыйгына, зирәклегенә уңай тәэсир итә. Мондый балалар яхшы укыйлар һәм абстракт фәннәрне башкаларга караганда әйбәтрәк үзләштерәләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: