Шәһри Казан

Ике йөртүнең ике төрле әҗере

Кайчагында, кеше йөртеп, өстәмә акча эшләп алгалыйсың. Дөрес, хәзер такси хезмәтенә Конституциягә каршы килерлек кырыс кануннар кергәч, урамда кеше ташып йөргән юк диярлек. Әнә бит лицензиясез таксистларны ук машиналарыннан колак кактырмакчы булалар. Бу шәхси тормышка тыкшыну түгелме соң? Үз машинамда кемне телим - шуны йөртәм. Анда депутатларның ни эше бар!..

Сүзем бу турыда түгел иде бит. Үземнең, төрле кешеләрнең гозерләрен үтәп, машинамда йөргәндәге маҗараларны сөйләп үтим дисәм дә, бүгенге көн проблемаларыннан кача алмыйсың шул... Сезгә дә кызыклы булачак ике вакыйганы укып карагыз әле.
Беркөнне дустым Габдулла шалтырата: «Хәлләрең ничек? Карале, Гали, бүген кич белән вакытың юкмы? Танышым яңа елда Кыш бабай булып йөри. Шуны өч җиргә алып барып кайтыйк әле. «Бер мең сум бирәм», - диде». Уйлап та тормастан, риза булдым.
Йөрибез хәзер моның көен көйләп. Башта Гадел Кутуй урамында торган бер баланың күңелен күрдек, аннары Авиатөзелеш районына юнәлдек. Соңыннан бөтенләй Азинога киттек. Бер урында ярты сәгатьләп көтеп торасы үзен... Соңга калмасын, дип, кагыйдә боза-боза, трамвай рельсларыннан йөргәнемне тәфсилләп язып тормыйм, озынга китә. Шулай йөри торгач, төшкәндә генә биш йөз тәңкә тоттырды да качты бу. Үзегез беләсез инде, сугыша торганнардан түгелмен. Җитмәсә, Габдулланың аның белән эш йөртәсе бар бит әле. Шуңа, мыскыл ителүгә түзеп, дүрт сәгатьтән артык вакытны әрәм итеп һәм биш йөз тәңкәлек бензин яндырып, арып-талып өйгә кайтып яттым. Чын күңелдән рәнҗедем теге «җырчы кисәге» Кыш бабайга...
Бу көннәрдә икенче дустым Мөһим шалтыратты. «Карале, Гали - ди. - Бер апаны безнең эштән башта бер җиргә, аннары икенче җиргә илтәсе бар. Ярдәм итә алмассыңмы. Күпме дип әйтим?». Аңлавымча, бер сәгатьлек эш инде бу. «Өч йөз тәңкә диген», - дим. Ярар, килештек. Хәзер бу апаны сөйләшенгән вакытка Энергоуниверситет яныннан барып алдым. Башта Левченкога киттек, аннан, төянеп, Чуйков урамына барып җиттек. Бергәләп өлкән яшьләрдәге ханым белән әйберләрне дә алып мендек. Бер сәгать булдымы икән, юкмы... Инде китеп барганда, туктатып, меңлек суза ханым. «Бу күбрәк була!» - дигән ай-ваема карамастан, кесәмә тыгып җибәрде. Менә нинди изге күңелле кешеләр бар дөньяда!..
Шушы ике кечкенә генә вакыйгадан кемнең нинди тәрбия алганлыгы, кешелеклелек дәрәҗәсе турында фикер йөртергә була. Туксанынчы еллар ыгы-зыгысында туып, шул ыгы-зыгыда тәрбияләнгән, азмы-күпме татар эстрадасының ишекләрен шакыштыргалап йөргән, әтисе зур гына бай булган җырчы егетнең һәм совет чорында тәрбия алып, бүгенге бер тиенсез кыл да кыймылдамый торган заманда кешелеклелек, әдәп-әхлак кагыйдәләренә тугры булып калган, әдәбиятта үз урынын тапкан ханымның аермасы җир белән күк арасы инде...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: