Шәһри Казан

Иксез-чиксез ялган иле

Күбегезнең кәрәзле телефоныгызга чит номердан: «Әнием, мин уңышсызлыкка тарыдым, телефонымда акча бетте, шушы номерга 200 сум акча сал әле» яисә «Уйнатуда өч кенә машина калды, шушы номерга «әйе» сүзе белән җавап хаты язсагыз, аның берсе сезнеке булачак» дигән һ.б. шундыйрак эчтәлекле хәбәрләр килгәләгәне бардыр. Күпчелегебез мондый хатларның ялган икәнен белсә...

Реклама

Күбегезнең кәрәзле телефоныгызга чит номердан: «Әнием, мин уңышсызлыкка тарыдым, телефонымда акча бетте, шушы номерга 200 сум акча сал әле» яисә «Уйнатуда өч кенә машина калды, шушы номерга «әйе» сүзе белән җавап хаты язсагыз, аның берсе сезнеке булачак» дигән һ.б. шундыйрак эчтәлекле хәбәрләр килгәләгәне бардыр. Күпчелегебез мондый хатларның ялган икәнен белсә дә, аларга ышанучылар, бу таләпләрне үтәүчеләр дә җитәрлек. Хәер, аларның кешеләрдән алдап-йолдап акча каеру алымнары икәнен белүчеләребезнең дә күбесе - берәр тапкыр булса да, шул тозакка эләгеп, алданганнан соң гына, аның ялган икәненә инанган кешеләр.
Уйлап карасаң, модага кереп киткән андый аферистлык алымнары хәзер бөтен җирне, һәр өлкәне басып алды. Телевизор экраныннан төз гәүдәле, чибәр кызый «хәрефләре урыннары белән алмашынган сүзне дөрес әйтүче зур суммада акча отачак» уенын уйната. Мисал өчен, «Отоломк»ның «молоток» икәнен мәктәпнең башлангыч классында укучы бала да укып бирә алса да, кемдер шалтыратып, «потолок» сүзен атый, икенчесе «молоко», ди, өченчесе бөтенләй «ломоть» дип җибәрә. Кино-мазар, тапшыруларны 15-20 минут саен бүлдереп, берәр товарны яисә продукцияне мактау - рекламаны да шул ялганлау алымнары рәтенә кертергә була торгандыр. Ник дигәндә, ул рекламалар да, ялган сыман ук, кешенең аңына психологик яктан тәэсир итеп, шул макталган әйберләргә игътибарларын юнәлтергә этәрә.
Кирәкле мәгълүмат кына түгел, җыен чүп-чар оясы да булган интернетны әйтәсе дә юк. Аның битләрендә ялганның нинди генә төрләренә тап булмыйсың. Ул шул ук реклама да, файдалы тоелган мәгълүмат та, мавыктыргыч эш яисә җиңел генә акча эшләп алуны тәкъдим итү рәвешендә дә булырга мөмкин. Гомумән, дөньяви пәрәвез челтәрендә «актарынганда» акыл белән эш йөртү мөһим - кинәттән калыккан тәрәзәләрне ябып куярга, җәлеп иттергеч хәбәрләргә чамадан тыш игътибар бирмәскә, электрон әрҗәгә яки социаль челтәрләрдәге битләргә килгән юк-бар тәкъдимнәргә, сәер тоелган хатларга җавап юлламаска, исем-парольләрне теләсә кайсы сайтта язмаска һ.б. Әлбәттә, боларны мәктәптән буш вакытларында интернетта «яшәүче» мәктәп балалары, яшьләр буыны, интернет белән дуслар инде болай да яхшы белә, ә интернетның асылына төшенеп кенә килүчеләр, бу эштә «яшелләр» бик еш интернет-аферистларның «клиентларына» әвереләләр. Интернетка мәгълүмат төрледән-төрле юнәлешләрдән һәм туктаусыз агылып торганга, ул эш белән көрәшнең дә артык файдасы юк, шуңа күрә беребез дә ялган, хәйлә корбанына әйләнүдән имин түгел.
Телефон, телевидение эфирын, компьютерларыбызны басып алган ялганга каршы безгә саклык чаралары гына күрергә кала. Алдау-йолдауларның ысул-алымнары төрлелегеннән яхшырак хәбәрдар булу өчен интернетта аферистларның чын йөзләрен ачып бирү, ялганны фаш итү максатында махсус эшләнгән бер сайтка теркәлдем. Анда алданганнар яки үзләрен ялганларга маташканнарын сизеп алганнар үз тәҗрибәләре белән бүлешә. Көн саен яңарып торган ул алдану очракларын укый торгач, ялган дөньясының иксез-чиксез булуына, беренче карашка бернинди шик уятмаган хәлләрнең дә кешеләрне кәкре каенга терәтү булганлыгына шаклар катасың. Бу язманың максаты да - ялганчыларга көрәш игълан итү дә, андый-мондый анализ ясау да түгел, бары тик укучыларны ялганнарның хәйләкәр, оста тоелган очрак-мисаллары белән таныштыру, аларны бу өлкәдә тагын да тәҗрибәлерәк, сак-уяурак итү. Бу кайберләребез өчен бер дә артык булмас, минемчә.

Чорына күрә ялганы
Прогресс ышанычлы адымнар белән алга атлаган саен, ялганның йөзе дә яңа технологияләргә бәйле үзгәрә, яңара, хәйләкәрләнә, ысул-алымнары төрлеләнә, тәэсирләре ягыннан тирәнәя барганын күзәтәбез. Кибетләрдә, урамнарда гипноз яисә психологик чаралар ярдәме белән күзгә төтен җибәрүләр, фатирдан фатирга йөреп, кешеләргә ышанычларын югалтмаган әби-чәбиләргә кыйбатлы товарлар сатып йөрүнең модасы инде чыгып бара. Электрон, виртуаль дөньяга юл ачылгач, аферистлар аннан бик акыллы һәм нәтиҗәле файдалана башладылар.
Менә кайбер ялганлау алымнары:
Күбебезнең интернетта социаль челтәрләрдәге битләреннән кала, виртуаль акчаларын саклау өчен электрон акча янчыклары да бар. Интернет-аферистлар, хакерлар безнең «байлыкларга» актив ау алып баралар. Мисал өчен, берәү электрон янчыгын тиз арада гына тулыландыру мөмкинлеге булмавына сылтап, әҗәткә акча сорап яза, җавап итеп, пластик картагызга акча күчерәм, ди. Бер бик ярдәмчеле моны эшләргә ризалыгын бирә, тик бер шарт куя: беренче эш итеп аның телефонына банк картасына билгеле күләмдә акча күчерелгәнен хәбәр иткән смс-хат килергә тиеш. Тегесе ризалаша һәм бераздан ярдәм итәргә теләген белдергән кешенең телефонына тиешле хәбәр килә. Ул аның эчтәлегенә, банк исеменә артык игътибар биреп тормыйча гына, тегенең электрон-янчыгына бернинди шиксез акча күчерә. Нәтиҗәдә ярдәмчелебез, кәкре каенны терәтеп, инде берничә ай буе акчаларының кире кайтуын көтә.
Интернетта файдалы мәгълүматлар, киңәшләр укып утырырга яратабыз, электрон китаплар, кинолар, программаларны да аннан гына яздырып алырга ияләшеп беттек. Кайчагында, берәр сайтны ачканда, ул, янәсе, синең робот түгел, ә чын кеше икәнеңне дәлилләр өчен, үзеңнең телефон номерыңны язуны сорый. Имештер, аннары шул номерга махсус код киләчәк тә, аны күрсәтелгән юлга язасың да, иркенләп, эшеңне дәвам итәсең. Мондый гамәлләр күп очракта телефон балансы зур гына «минус»ка кереп чуму белән тәмамлана.
Электрон әрҗәгә ара-тирә: «Сез шундый-шундый әйбергә заказ биргән идегез, заказны раслау өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез», - дигән хатлар да килә. Бу - аферистларның чираттагы ялганы. Янәсе, заказ өчен акча инде түләнгән. Раслау сылтамасына баскан очракта, ул сездән почта хезмәтләре өчен яисә тагын берәр нинди эш өчен акча сораячак. Иң дөресе - андый хатларны, эчтәлегенә артык бирелмичә, бетереп, юкка чыгарып бару.

Бәхет хатлары
Халык телендә «бәхет хатлары» дип аталган хәбәрләр дә шулар рәтеннән. Көтмәгәндә-уйламаганда электрон әрҗәгә «Чит илдә (Англияме, АКШмы, Францияме, башка берәр илме - барыбер) яшәүче туганыгыз үлеп китте. Сез аның бердәнбер варисы булып чыктыгыз, ул сезгә 15 миллион доллар мирас калдырды. Акчаны алу өчен, сезгә күрсәтелгән исәп-хисап номерына сумманың билгеле процентына тиң акча күчерергә генә кирәк» кебек эчтәлекле хат килеп төшә. Әллә кайда җәһәннәм аръягында һич көтмәгәндә туганы табылып, үлгәннән соң, үзен варисы итеп калдырган, дигән хәбәрдән башлары әйләнеп, ул миллионнарны кулларына төшерергә маташкан мескеннәр дә юк түгел.
Менә тагын бер «бәхет хаты»: «Хәерле көн. Мин Англиянең фәлән банкының икътисад бүлегендә эшлим. Чираттагы хисапны эшләп утырганда, мин банк хисабында каяндыр артык 10 миллион доллар акча пәйда булганын күреп алдым. Иң шатландырганы шул - ул акчалар турында җитәкчелек берни дә белми. Мин акчаларны үзләштерергә булдым. Әмма үзебезнең банкта да, башка берәр чит банкта да кертем хисабы ачып, акчаны анда күчерсәм, моны шунда ук сизеп алачаклар һәм ул бик шикле тоелачак. Шуңа күрә мин сезгә эшлекле тәкъдим ясарга булдым: сез безнең банкта кертем хисабы ачыгыз да, мин акчаны шунда күчерәчәкмен, нәтиҗәдә аның 40 проценты сезгә калачак. Сездән тиз арада җавап көтеп калам, аның уңай булачагына ышанам».
Интернетта өй кысаларында гына башкарылучы һәм зур акчалар эшләргә мөмкинлек бирә торган эшләр тәкъдим иткән белдерүләр дә тулып ята. Бу тараклар, авторучкалар җыю яисә берәр нинди тамгалар, билгеләр кисеп утыру булырга мөмкин. Әмма кирәкле чималны өеңә алдырту өчен, иң элек күрсәтелгән электрон янчыкка 30-50 сум акча күчерү сорала. Акча күчерәсең һәм еллар буе көт шунда - барыбер берни дә килмәячәк. Шалтыратып белешеп, зарланып та булмый, чөнки ул белдерүләрдә билгеле ният белән телефон номерлары күрсәтелми.
Татарстан аферистлары да бу кыңгыр эштә бик уңган булып чыктылар. Хәзер теләсә кайсы машина йөртүчебезнең хат әрҗәсенә юлда хокук бозуы турында ялган белдерү кәгазе килергә мөмкин икән. Юлларыбызда яшерен видеокамералар нык артып китүеннән ялганчылар бик оста файдаланганнар. Шуңа күрә штраф хатларын да хәзер зур игътибар белән укырга, андагы фотосурәтне җентекләп өйрәнергә кирәк.

Телефонга смс килгән…
Кесә телефоннарыннан ирекле рәвештә, интернетка караганда, озаграк файдалансак та, алар аша алдалаулар һәм алдаларга маташулар да дәвам итә. Эре телефон операторларының, күпме генә данлыклы булсалар да, үз абонентларын «савып» ятканнары сер түгелдер инде. Телефон исәбеннән берничә сум юкка чыкса яки көн саен тиеннәр генә югалып барса, күбебез аны сизмибез дә. Ә операторлар моннан рәхәтләнеп файдалана: йә кисәтми-нитми берәр «кызык» кына хезмәт кушып куялар, йә түләүле яңалыклар, «файдалы» мәгълүматлар килә башлый. Менә шулай «куандырып» торалар ышанычлы тоелган операторларыбыз.
Кайчагында телефоныбызга төрле кыска номерлардан җавап таләп иткән хатлар алабыз. Кайвакытта аларның тәкъдимнәре шулкадәр мавыктыргыч була ки, бармаклар үзләре ирексездән җавап юллый. Ул викториналарда, машина уйнатылыш-мазарларда катнашырга яратучыларга бер киңәш: беренче эш итеп шул номерга «?» билгесе белән смс җибәрегез. Бу хезмәт бушлай, аның ярдәме белән сез кыска номерга юллаячак хатның күпме торганын белә алачаксыз. Әлеге хезмәт турында каян ишетеп алганымны хәтерләмим, ләкин үзем гел шулай тикшерү ясап карыйм.
Телефонга оста төзелешле эчтәлекле хатлар да гел килеп тора. Мисал өчен, берәр банк исеменнән: «Сез бездән кредитка акча алган идегез, аны кире кайтарганда, артыграк түләп җибәргәнсез. Акчагызны алыр өчен, раслап, җавап хаты юллагыз», - дигән смс-хәбәрләр хәзер актив кулланылышта.
Мондый хат та килергә мөмкин: «Сезнең исәбегез 200 сумга тулыландырылды». Җәяләр эченә берәр таныш акча салу оешмасының исеме языла. Озак та тормый икенче смс-хәбәр дә «тавыш бирә». Анысында болай языла: «Гафу итегез, мин сезнең номерга ялгыш 200 сум акча салганмын, аны фәлән номерга җибәрә алмассызмы икән? Бу кызымның номеры, ул хастаханәдә ята». Шул номерга акча күчерәсең дә, аннары балансыңа бер күз салганда, телефоныңа бернинди акча килмәгәнен күреп аласың, ә теге ике хат та бер үк номердан килгән булып чыга.
Кыскасы, кесә телефоннары, интернет - җыен аферистлар, жуликлар өчен бик киң һәм иркен эшләү мәйданы. Ул алдау-йолдау төрләренең исәбе санап бетергесез, шуңа күрә барысын да белеп тә, язып та бетерә торган түгел. Өстәвенә аларның яңадан-яңалары, берсеннән-берсе остараклары хасил булып тора. Әйткәнемчә, алар белән көрәшү безнең кулыбыздан килми. Сәер тоелган хәбәрләрнең, хатларның һәркайсын шик-шөбһә белән кабул итәргә генә кала.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: