Шәһри Казан

Илдар Кыямов: «Авылда, рәхәтләнеп, «үзебезцә сүләшәм»

Илдар Кыямов белән очрашып сөйләшсәм, ничектер тынычланып калам мин. Ашыкмый, кабаланмый, мыек астыннан гына елмаеп сабыр гына үз эшен башкара. Шуның өстенә, ул минем якташ та әле, тарихны да ярата. Күп укый, татарга кагылышлы бар нәрсә белән дә кызыксынучы сирәк шәхесләрнең берсе ул.

Реклама

- Илдар, мин сине белә башлаганда, ялгышмасам, син әле Чирмешән район газетасында эшли идең бугай. Кара Чишмә егете язу-сызу, җыр һәм моң, журналистика өлкәсенә ничегрәк кереп китте?
- Район газетабыз ул заманда «Ленин юлында» дип атала иде. Коммунизм төзешүгә минем дә кечкенә генә өлешем кергәндер дип уйлыйм. Газетта батырып эшләгәнем булмаса да, журналистика факультетында укыганда ике ел рәттән җәйге каникул вакытында практика уздым. Уку йортының таләбе шулай иде. Ярый әле, шулай безне язарга, һөнәрне яратырга, белгеч булырга әзерләгәннәр. Ә чишмә башы мәктәп елларына барып тоташа. Икенче сыйныфта укыганда ук кульязма «китап»лар ясап, шуларга шигырь чыгарып язарга ярата идем. Язучыларның портретларын кисеп альбомнар ясау, язучы булып уйнау - минем гадәти шөгыль иде. Шул ук район газетында 4нче сыйныфта укыганда бер куплет шигырем басылды. Әлеге хәл каләм тибрәткән бала өчен айга менүгә тиң бит инде! Шуннан китте дә китте. Бакчабызда үзем такта-токтадан әмәлләгән «кабинет»ым да бар иде әле - шунда уйланып утырырга, каләм уйнатырга ярата идем. Каләмем дә чын - каз каурые эченә стержень тыгасың да Пушкин каләме килеп чыга.
Урта классларда районга үзешчән сәнгать смотрына йөри идем. Башлыча шигырь сөйләү төп һөнәрем булды. Сәхнәгә әкренләп күнегелде - оялдыра да, шүрләтә дә. Авылда аның профессиональ киңәш бирердәй белгече дә юк бит инде. Шулай мәтәшә торгач, азау ярылды - өлкән классларда укыганда Маннур Саттаровның «Кино караганда» шигырен, үзем әзерләп, «ничава гына» номер эшләнелде. Шуны укып конкурста җиңгән өчен бер урын-җир япмасы (покрывал) биргәннәр иде. Әнкәйгә шуны бик зур шатлык белән кайтарып биргәнем хәтердә.
Җырга мәхәббәт тә шул заманда бөреләнде. Бәркәтә авылыннан бер тракторчы абый смотрда өздерепләр җырлаган иде «Олы юлның тузаны»н. Шуннан ул җырга гашыйк булып калдым бит! Сүзләрен мәктәп техничкасы Зәрига апа Илаловадан өйрәнеп җырлап йөри башладым. Монда да этаплап, әкренләп кенә: башта абзар чистартканда, аннан егетләр белән тугайда учак ягып кич утырганда, аннан Казанда общага егетләре өчен шыпырт кына, аннары КДУның халык хорында, аннан соң консерваториянең халык җырлары бүлеге, Зөһрә Сәхәбиева классында уку бәхете, республика конкурсында катнашулар. Җыеп кына әйткәндә, мин бала чакта ук сәнгать юлында, мәдәният өлкәсендә эшләячәгемне чамалый идем һәм үземне шуңа әзерләдем дә. Бу, заманча әйткәндә, күңелгә салынган ниндидер бер программа булган, күрәсең.
- Сине телевидение аша танып беләләр. Урамда килеп дәшкәлиләрме?
- Булгалый. Кешеләрнең танып алуы күз карашларыннан, чыш-пыш килүләреннән сизелә. Шунысы да бар: экран кешесен халык идеал итеп күрергә күнеккән. Ясалмаган килеш-килбәт, тарамаган чәч белән искерәк кием кигән хәлдә күреп: «Телевизорда син аккуратныйрак күренәсең, елмаеп-нитеп», - дигәннәре дә булды. Транспортта йә урамда гына йөргәндә дә Ален Делон кебек булырга тиешсең килеп чыга инде. Шунысы да бар: халык авыздан чыккан һәр сүзгә игътибарлы, шуңа мөмкин кадәр илтифатлы булырга тырышам инде. Милләттәшләргә рәхмәт белдерәсем килә: миңа башлыча җылы сүзләр генә әйтәләр, уңышлар телиләр. Болар һәммәсе сөенеч тә, җан азыгы да.
- Инде берничә ел үзең туган авыл - Чирмешән районы, Кара Чишмә авылы турында китап язасың. Нинди көтелмәгән тарихи фактлар килеп чыкты авыл тарихында?
- Әни вафат булган 1998 елдан бирле эзләнү этабы бара. Якын кешеләреңне югалта башлагач, тамырлар, нигез, үткән юл кызыксындыра башлый икән адәм баласын. Әти урта һөнәри белем иясе генә булса да, бик кызыксынучан, гыйлемле кеше иде, мәрхүм. Аңардан да байтак нәрсәләрне язып калырга башым эшләде. Язу да, архивларда казынулар да, аксакаллардан төрле фактларны чокчынулар да, фотосурәтләр табу да параллель рәвештә бара. 400 еллык тарих бит ул!
Күренекле галим Раиф Мәрданов көлдергән иде. «Халык тарих язуны бик гади генә күз алдына китерә. Архивка барып керәсең дә: «Ә, килдеңме, Мәрданов? Мә сиңа авылыгызның тарихы!» -дип бер көлтә кәгазь китереп тоттыралар, имеш», - дигән иде. Хак әйтә, искиткеч мавыктыргыч та, изге дә, кирәкле дә бу шөгыль. Әмма күп вакытны ала. Тарихы чәчелгән бит татарның! Аны археолог чүлмәкне кыйпылчыктан формалаштырган сымак җөмләләп, факт арты факт, вакыйга өстенә вакыйга дигәндәй, чүпләргә тиешсең.
Эш барышында кызыклы ачышлар күп булса да, иң сөенечлеләре икәү. Берсе - «Уфимские губернские ведомости» газетында 1895 елда безнең авылның тасвирламасы басылу. Мин аны Питердан китапханәдән соратып алдым. Икенчесе быел булды. Казан дәүләт университетының сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә 1975 елда безнең авылдан җыеп алынган археографик экспедиция материаллары табылу. Арада бәетләр, мөнәҗәт, шигырьләр, халык җырлары һәм хәтта аеруча кыйммәтлесе Имам бабай Фәсхетдиновның хроникасы - авыл хәлләрен теркәп барган дәфтәре. Монда аның 1912 елдан бирле белешеп килгән шәҗәрәсе дә китерелгән. Болар бар да гарәп хәрефе белән татарча язылганнар. Монда инде университетта уку дәверендә якташыбыз Җәмил абыйда өч ел буе гарәп теле өйрәнүем ярап куйды - кулъязмаларны үзем укыдым.
Безнең нәсел җепләре җиде буын элгәре Чүпрәле-Буа якларына барып чыга. Шундагы Суыксу, Тинчәле, Каракитә, Чынлы, Мунчәли, Уби, Тәнкәш һ.б авыллардан, шулай ук Пенза һәм Сергач якларыннан күчерелгән йомышлы татарлардан үрчегән кавем инде без - мишәр балалары. Авыл үзе тагын да борынгырак чорга карый булса кирәк. Соңрак, җир җитми башлагач, Кара Чишмәдән сезнең авыл Иштирәккә, Чупайга да күченгән әле безнең бабайлар. Монысын син миннән дә яхшырак беләсең инде...
- Кара Чишмә шактый усал авыл исәпләнә. Һәрхәлдә, күрше авыллар шулай саный. Синдә ул усаллык бармы?
- Тирә-якларда шулай даны чыкса да, мин бу фикерне стереотип дип кенә саныйм. Әйе, авылдашларымда мутлык, үзен якларга әзер тору, беркайчан да югалып калмау, җор теллелек, эзоп теле белән сөйләшү гадәте бар. Язылып ятучы китабымда әлеге темага бер бүлек тә багышладым. «Арт капкадан кергәндә» дип атала ул. Шушындый елгыр-үткен, чош характерлы булырга безнең бабайларны диненнән яздырырга тырышу, тормыш өчен көрәшү, читтә-якта урыс йә бүтән кавемнәр арасында кәсеп итү кебек сәбәпләр этәргән дип беләм. Ләкин явызлык ( «тиле усаллык» та диләр) мисалларын очратмадым. Олы һәм урта буын авылдашларыма аеруча симпатиям зур. Ниндидер дөрес крәстиән фәлсәфәсе, адәмчелек, гадел һәм туры фикер йөртү бар аларда. Һәрнәрсәгә үз карашлары формалашкан. Якташларым ислам диненең бөек гуманистик принципларына нигезләнеп яши.
Шәхсән миндә әлеге мишәрлек сыйфаты укый-укый коелып беткәндерме, башта ук булмагандырмы? Белмим...
- Сез эфирга бик иртә чыгасыз. Алай таң белән торулары уңайсыз түгелме?
- Гомер буе ябалак идем, тургайга әйләнергә туры килде. Иртәнге 4 тә торып эшләгән заманнар да булды. Хәзер инде кешечәрәк вакытта торабыз, Аллага шөкер. Җитәкчелек безне гел кайгыртып тора. Алай да йокы сигез сәгатькә тулмаган көнне бераз ятып алырга тырышам. Иртән торсаң, ит пешә ди. Шуңа кинәнеп эшләп йөрим әле.
- Туры эфирда шактый эшләргә туры килә бугай сезгә. Эфир барганда, мәсәлән, кинәт төчкереп җибәрәсегез, йөткерәсегез килгәне булмадымы? Көтелмәгән шалтыратулар?
- Безнең студия чиста бит, төчкергән юк (көлә). Телевидениедә табигый ихтыяҗларны сиздермәүнең мең дә бер ысулы бар. Эфир вакытында ялгызың гына утырмыйсың бит: яныңда коллегаң була, тавыштагы чак-чак үзгәрешне дә ишетеп, дилбегәне ул эләктереп ала. Режиссер да ярдәмгә килә. Ул сине ярты күз карашыңнан, сулышыңнан ук тоя бит инде. Без режиссер Миләүшә Камалова белән ун елдан артык эшлибез. Безгә карата гаять игътибарлы, сизгер ул.Төчкерү-йөткерүгә килгәндә, консерваториянең вокал мәктәбе гел исемдә: сөйләм дә шул ук җыр-вокал аппаратында оеша бит. Кесә телефонын исә редакциядә үк калдырып керәм. Кунаклардан да шуны үтенәбез.
- Үзегезнең якка хас акцентны бетереп, эфирда әдәби тел дип кабул ителгән акцентка күчү авыр булмадымы?
- Кызык сорау бирдең әле син. Безнең якларда әдәбичә сөйләүне кылану-кылтаю диебрәк кабул итәләр. Шуңа күрә мин авылга кайтканда, Чистайга җиткәч, баянның регистрын үзгәрткән сыман, «мишәрчәгә» күчәм. Авылда да рәхәтләнеп «үзебезцә сүләшеп» ял итеп киләм. Авылдашлар: «Илдар тел бозмый ул, молодец», - диләр. Гәрчә, әдәби телгә күнегү дә җиңел булмады, авазларны өйрәнү әллә ни авыр түгел, ә менә психологик ягы читен: әткәм-әнкәмнең теленә хыянәт сымаграк килеп чыга диимме соң? Минем «бишектә тирбәткән» телем бит «аткыц, баткыц, тыцкан, капцык, горда, куляса»лардан гыйбарәт! Университет мөгаллимнәре дә оялтып бетерә иде, дуслар да гел татарлар, җәмәгатем дә Яшел Үзән кызы булып куйды. Ә болай әдәбичә сөйләшүемне дә авылдашлар дөрес аңлый. Ярты планетага эшләгәнебезне беләләр бит инде алар. Мына шылай, брат!
Кая барсам шул якның шивәсен үзләштерә торан гадәт тә бар әле минем. Гастрольдә йөргәндә гел колак салам. Кызык бит кайсы якта ничек сөйләшүләре. Хәзер кешеләрнең сөйләмнәрен тыңлап та: «Сез фәлән районныкымы әллә?» - дип бәйләнерлек һиммәтем бар инде. Аш чүмечен генә дә татар халкы 4-5 сүз белән атый бит: бездә - палауник, Сарманда - бакрач, Казан тирәсендә - аш чүмече, кайдадыр тустаган. Йә каен себеркесен ал - минек, пиннек, себерке, яфрак...
- Тормыш иптәшең Мөршидә дә журналистикада. Малаегызда да шул якка тартым бар кебек. Иҗат кешеләре гаиләсе тормышы ничегрәк ул? Өйдә эш турында сөйләшәсезме?
- Безнең эш укытучыларныкы кебек бит - өйгә ияреп кайта. Аш почмагында кичен җыелгач, сүз, башлыча, шул эш турында бара. Рәхәт мизгелләр инде ул. Бер-беребезгә киңәш-уңаш, ярдәм, булышлык - табигый хәл. Икең дә бер казанда кайнауның рәхәт ягы да бар. Темалар уртаклашу, сүз-сурәт эзләгәндә әйтеп җибәрү җайлырак. Иделнең бер яшьтә үк теле ачылды һәм бик чиста, матур сөйләшә иде. Аның максатчанлыгы, эзләнүе ошый миңа. Хәзер Тинчурин театрында тәрҗемәче булып эшли. Радиода диктор булып та эшләп алды. Әнисен дә тыңлый. Тәүфыйклы бала ярты бәхет икән. Сау-сәламәт кенә булсыннар. Бәндәләргә карата мәрхәмәтле балалар булсыннар иде, дип догалар кылам.

- Син, анда-монда кысылмыйча, тыныч кына дин тотучылардан. Дин - бик интим нәрсә, аның турында урамда кычкырып йөрмиләр, дигән сүзләр сиңа бик туры килә бугай. Намазга баскач тормышыңда берәр үзгәреш булдымы?
- Чыннан да, дин һәркемнең үз эше. Адәм баласы иманны тәмам калебенә сеңдергәч, җелегенә үткәргәч кенә дингә килә. Шундый мөселманнар кадерлерәк тә. Журналист Илгизәр абый Хәйруллинның кызык кына афоризмы бар: «Алланың барлыгына башкаларны ышандыруы җиңел. Үзеңне инандыруы гына кыен» дигән сымаграк гыйбарә иде ул. Шәп әйткән бит! Чыннан да, динне үзеңнән башлау мәслихәт. Дөньяны үзгәртер өчен үзеңне үзгәртергә кирәк. Безнең буын Совет чоры тәрбиясен эләктерсә дә, әбиләребездән (бабайларны күрү насыйп булмады - икесе дә яу кырында калганнар) дин-ислам, әдәп-әхлак турында да азрак мәгълүмат алып калды. Әнә шул тәрбия шытым биргән, күрәсең. Шөкер, мин намазда. Әйе, үзгәреш бар. Ничә мең ел буе әби-бабаларыбыз аны юкка гына укымаган бит! Хәзер фән дә ураза, намаз һ.б йолаларның файдасы турында нигезле тәгълиматлар китерә. Элек мин бик еш үпкәли идем. Хәзер һәрнәрсәнең Аллаһтан икәнен аңлау күп җиңеллек бирә. Намазга баскач, вакытым нәтиҗәле уза, бернәрсәм дә югалмый, кирәк нәрсә секунды-минуты белән кылт итеп искә төшеп тора. Сабырлыгым, алдагы көнгә ышанычым артты.
- Ходай язмасын, әлбәттә, диңгезгә сәяхәткә чыгып, корабыгыз һаләкәткә очрап, бик чибәр бер марҗа белән ялгыз утрауга эләктегез ди. Анда Робинзон белән Җомга шикелле дистә еллап яшәргә туры килсә, марҗадан балаларыгыз туар идеме? Гомумән, сезнең гаиләдә көнләшү дигән нәрсә бармы?
- Марҗаның тәртибенә карап инде! Татарыннан ике малай туганны, тегесеннән нишләп тумас икән? Бездә көнләшү юк дисәм, хакыйкатькә туры килмәс иде. Без икебез дә яшьләр, яшебезгә карата чибәрләр бит әле. Ләкин әлегә, әлхәмделилләһи шөкер, аңлашып киләбез. Ә инде Робинзон хәленә тарымас өчен, һәрбер сәяхәт алдыннан сәфәр намазы укып, догаларымны кабатлыйм. Юлда йөргән һәркемгә Хак Тәгалә Хозыр Ильясны юлдаш кылсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: