Шәһри Казан

Илфак Шиһапов: "Лаеш халкының мишәрчә казы ясап ятмауларын мин болай да чамалый идем"

Ходайга шөкер - мин икътисад белгече түгел. Юкса бүгенге доллар курсы, күчемсез милек бәяләрен фаразлау һәм нефтьнең бер барреле нигә фәлән тәңкә тора дигән сорауга җавап эзләү кебек күңелсез нәрсәләр турында уйлый һәм яза-яза тәмам саташыр идем инде. Тик шулай да халыкның ничегрәк яшәвен караштырып йөргәндә, башка шул юнәлештәге уйлар...

Ходайга шөкер - мин икътисад белгече түгел. Юкса бүгенге доллар курсы, күчемсез милек бәяләрен фаразлау һәм нефтьнең бер барреле нигә фәлән тәңкә тора дигән сорауга җавап эзләү кебек күңелсез нәрсәләр турында уйлый һәм яза-яза тәмам саташыр идем инде. Тик шулай да халыкның ничегрәк яшәвен караштырып йөргәндә, башка шул юнәлештәге уйлар кергәли шул. Менә, әйтик, узган атнада авылга кайтышлый, Лаеш районының Имән Кискә авылында яңа җыелган һәм инде тозланган гөмбәләр сатып торучы бер апа янына туктадык.
Матур иде гөмбәләре. Хәер, шушы авыл кешесе Талия апа сата торган гөмбәләр генә түгел, каклаган казлар да, таяк-таяк татарча эшләнгән казы да бик матурлар иде. Уңайсызрак булса да, өйрәнелгән гадәт буенча, төпченеп сорашырга тотындым. Башта шикләнебрәк калган Талия апа, бераздан йомшап, авылчарак итеп сату серләренең беразын ачып бирде. Алар да элек мондагы күпләр кебек, сөт һәм каймак-катык сатудан башлаганнар икән. Тора-бара тауар ассортименты киңәйгән.
- Казларны үзебез дә асрыйбыз да, тик җиткереп булмый бит, - диде Талия апа, бераз уфтанып. Хәзер дуслар, танышлар китерә, аларныкын сатабыз. Казыны да каяндыр китерәләр инде.
Әлбәттә, Лаеш халкының мишәрчә казы ясап ятмауларын мин болай да чамалый идем. Мине гөмбә кызыксындырды.
- Менә бу яңа җыелганнары үзебезнең посадкадан. Җыеп төштек.Ә бу сез кызыккан тозланганнарын бер дустыбыз эшләп бирде. Аңа да файда - безгә дә дигәндәй.
Гөмбәне дә, казыны да, казларны да олы юлдан үтүчеләр бик теләп алалар икән. Хәер, аларны гына түгел. Мин Талия апаны сөйләндереп торган арада гына да, бер ирле-хатынлы пар килеп, Талия ападан чиләге белән бәрәңге алып киттеләр, аннан кемдер казы алды. Тикшерүчеләр килеп азапламыймы дип кызыксындым.
- Юк, алай азаплаганнары юк хәзер. Элегрәк булгалый иде, - диде ул.
Талия апа, билгеле инде, керемнәре күләмен ачмады. Гому­мән, акча мәсьәләсендә бик ачылмады ул. Бары тик гаиләләренең шушы сату белән яшәгәннәрен генә аңладым мин. Бер литрлы банка тозланган гөрәҗдә сатып алдым мин аңардан. Дүрт­йөз тәңкәгә. Аз да түгел, күп тә түгел кебек. Балтачтагы бер апа сезонында көненә ун литрлап гөрәҗдә җыеп тозларга мөмкин дигән иде - алай санасаң, аз чыкмый икән үзе. Гөмбә бит әле шул гөрәҗдә белән генә бетми ул. Хм.
Икътисад дип башлаган идем бит сүземне. Казаннан безнең авылга кайтып җиткәнче, дистәләгән авыл аша узам мин. Олы юл янында урнашкан авыллар аша узам. Бер генә авылда да берни сатучы күренми. Алай гына да түгел, Алексеевск тирәсен узгач, чын-чынлап кереп ашарга урын табуы да кыенрак. Нидән бу? Шул ук районнарда эшсезлектән, акчасызлыктан зарланучылар да бихисап бит. Нигә, әйтик, шул ук юл өстендәге авылларда өйдә пешергән өчпочмак, кыстыбый, мәтрүшкәле чәй сатмаска юлаучыларга? Нигә каклаган каз, гөмбә, казы сатмаска? Нигә авыл саен кечкенә генә, чиста, чын татарча кафелар ачмаска? Казан - Чаллы юлындагы Сай Кичүдә әнә ярты Мамадыш юлаучылар ашатып көн күрә бит. Юк, ачучы да, сатучы да юк. Ялкаулыктанмы бу? Белмим. Тик шунысын беләм, Талия апа кебекләр үзләрен генә түгел, тагын күпмедер гаиләне, шул ук каз үстерүчеләрне, каз каклаучыларны, алма үстерүчеләрне, бәрәңге җитештерүчеләрне, казы ясаучыларны «ашата». Менә шул нәрсәләр, аңлавымча, икътисад дип атала да инде. Начуртыма безгә доллар белән евро курсы, бәрәңге дә, каз да ул чит ил валюталары курсына карап үсми бит алар - кешенең хезмәтенә карап үсә. Бәлки шуны аңласак, бераз зарланудан да туктарбыз, тормышыбыз да яхшырыр иде. Тик белмим шул - шикләнәм. Шул гади нәрсәләрне аңлап, көннәрдән бер көнне хөкүмәтне, «нәчәлствоны», тагын кемнәрнедер сүгүдән туктап, аяк астында яткан акчаны ала башлавыбызга шикләнәм...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: