Шәһри Казан

Иман нуры балкый йөзендә

Туксанынчы елларның башы. Динебезнең иреккә чыккан мәле. Бәләбәйдә дә ислам диненә тугрылык саклап, мәгърифәтчелеккә омтылыш ясап, кыйблалары Кәгъбәи Шәрифтән тайпылмаган мөселман җәмәгатьчелеге Тарихи мәчетнең бинасын кайтарып алуга ирешкәннәр дип ишетәбез. Озакламый активистларның тырышлыгы белән мәчетнең ачылуы хакында куанычлы хәбәр таралды.

Реклама

Беренче Корбан гаетен уздыру хәтердә уелып калган. Кала газетасы «Бәләбәй хәбәрләре»ндә эшләп йөргән еллар. Мөхәрриребез Рифгать Миргалим улы Усманов миңа Гает бәйрәме турында материал язарга кушты.
Язның җәйгә караган матур көне иде. Мәчеткә барырга әзерләнәм. Кичтән үзебезнең биш катлы йортта яшәгән әбекәйләргә гает буласын хәбәр иттем. Төрлесе төрле яктан күчеп килеп, олыгайган көннәрендә балалары тәрбиясендә көн иткән биш агинәй - Фариза, Гөлмаяза, Фәхирә, Мәбрүрә, Фәгыйлә иде алар. И куандылар да соң! Бишесенең дә Гает бәйрәменә бик барасы килә. Ләкин дәрт бар, дәрман юк шул. Фариза әби генә минем белән бармакчы булды. Бәйрәм көнне иртән әбекәем белән җитәкләшеп, Интернационал урамы буйлап китеп барабыз. Мәчеткә җитәрәк, аһәңле азан тавышы яңгырый башлады. Әкрен генә атлаган әбигә көч-куәт өстәлгәндәй булды. Бер өй алдындагы эскәмиягә утырдык. Күзләре дымланып, әсәрләнеп китте. Кулларын күтәреп дога кыла. «Бу көнне дә күрәсебез бар икән!» - дип пышылдый. Мәчет ихатасы туп-тулы халык. Бер читтә Корбан ашы пешә, тирә-якка тәмле шулпа исе тарала. Бабайлар, сафларга тезелеп, кычкырып тәкбир әйтәләр. Гает намазыннан соң, бар халыкка Корбан ашы тәкъдим ителде. Күпме еллар диннән мәхрүм ителеп, кыерсытылып яшәп, онытылып бетә язган изге йола - Корбан ашы! Фариза әби ул көнне, мөгаен, гомеренең иң изге, иң бәхетле мәлен кичергәндер... Кайткач, ахирәтләренә: «Җәннәт ризыгы авыз иткәндәй булдым!» - дип сөйләде. Аларга да бәләкәй генә кисәк корбан итен авыз иттерде.
Мәчетне аякка бастыруда, шушы изге эшкә халыкны җәлеп итүдә һәм санап бетмәслек башка бик күп бурыч-ниятләрне гамәлгә ашыруда Инсур Зинур улы Арслановның тырышлыгын Бәләбәйнең мөселман җәмәгатьчелеге яхшы беләдер дип ышанам. Миңа исә Инсур аганың дин гыйлемен, әдәп-әхлак тәрбиясен аңлатуда һәм таратуда көч-куәтен жәлләмичә тырышлык күрсәтүе яхшы мәгълүм. Гыйлем нурын таратуда Инсур аганың кешеләргә әйтер сүзе һәм киңәшләре бар иде. Һәм ул күңел хәзинәсендәге шушы байлыкны таратуда юмарт булды. Андый кешеләр хакында: «Җир кебек юмарт», - диләр. Мәчеттә дин гыйлемен өйрәтү курслары ачылуга шатланыр иде. Укырга өндәп мәкаләләр язды. Тәүге мәлдә мәчеткә халыкның аз йөрүенә көенде. Әйткәнне дә көтеп тормыйча, мәкаләләрне үзе язып китереп бирде. «Кызларым, мин оста түгел, үзегез матурлап бастырырсыз», - дияр иде.
Ул көннәргә хәзер егерме елдан артык вакыт үтте. Бәләбәйнең ямен арттырып, яңа мәчет калкып чыкты. Югары белемле имам хатипларның саны арта бара. Мәчетләрдә дини йолаларга багышланган күркәм чаралар үткәрелә, ифтар мәҗлесләре уздырыла. Гарәп телен өйрәнергә яшьләр һәм хәтта балалар да йөри башлады. Уку өчен уңайлы шартлар тудырыла. Мәетне юу, җеназа уку кебек мәшәкатьле хезмәтләр дә эшләп килә. Шушы хәерле эшләрне башкаруда Инсур аганың да йөкне төпкә җигелеп тартуын искә аласы килә. Тормыш дәрьясын кичкәндә күпне күргән, күпне кичергән, дөньяның ачысын-төчесен күп татыган шул ул. Гомер йомгагын сүтеп, үткән тормышын сөйләгәндә, Инсур аганың гомер сукмагы кинодагы кебек күз алдыннан үтә.
Инсур ага хәзер егерме елдан артык иман юлында, изгелек юлында бибаһә хезмәт һәм тырышлык күрсәтә. Быел Инсур Зинур улының саулыгы какшап тора. Авыр операция кичерде. Әмма ул бүген дә мәчет хәстәрлекләре казанында кайный. Без аңа исәнлек-саулык, игелекле эшләрендә уңышлар телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: