Шәһри Казан

Иман яңартырга вакыт

XIX гасыр урталарында хакимлек иткән атеизм үзенең позицияләрен бик тиз югалта бара. Кайчандыр Дарвинның кеше яралуы турындагы гипотезасын нигез итеп алган материалистларны бүген үзләренең ачышлары ук кире каккысыз дәлил каршына куйды. Көньяк Калифорниядәге университет галиме Лед Эдлман, бер грамм ДНКда хәзерге заманның 1 трлн компакт-дискына сыешлы мәгълүмат саклана, дип исәпләп...

Реклама

XIX гасыр урталарында хакимлек иткән атеизм үзенең позицияләрен бик тиз югалта бара. Кайчандыр Дарвинның кеше яралуы турындагы гипотезасын нигез итеп алган материалистларны бүген үзләренең ачышлары ук кире каккысыз дәлил каршына куйды. Көньяк Калифорниядәге университет галиме Лед Эдлман, бер грамм ДНКда хәзерге заманның 1 трлн компакт-дискына сыешлы мәгълүмат саклана, дип исәпләп чыгара. Бу могҗиза түгелме?! Мондый катлаулы механизм үзлегеннән барлыкка килә алмый, билгеле. Сүз уңаеннан, Чарльз Дарвин үз вакытында кеше маймылдан яралган дигән карашыннан баш тарткан һәм Ходай алдында тәүбә иткән.
Ни өчен бүгенге көндә безнең күпчелек яшьләребез дингә аяк терәп каршы тора соң? Инкыйлабтан соң җитмеш елдан артык вакыт эчендә без, сәбәбен дә сорамыйча, динне кире кагарга өйрәндек бугай. Бүген илебездә идеологик бушлык хөкем сөрә.Үсеп килүче буын бу бушлыкны үзенчә тутыра. Кемдер секталарга иярә, кемдер скинхедка әверелә, кемдер, дөньясын онытыр өчен, наркотикларга ияләшә. Сер түгел, коммунизм өрәге бүгенге көнгәчә безне дингә кайтудан тыеп тора.
«Белем Ходайга китерә, ярым-йорты белем аңардан ерагайта», - дигән бер рухани. Шуңа күрә, бүген үсеп килүче буынны динебезнең төп төшенчәләре белән таныштыру бик әһәмиятле дип саныйм.
Үземнең эшемдә мин фән белән динне бәйләп күрсәтергә тырышам. Сан - математиканың нигезе. Коръәннең төзелешендә дә сан бик әһәмиятле урын алып тора. Ислам галимнәре Коръәндә искиткеч төзеклекне, андагы кайбер сүзләрнең сан белән бәйләнешен күрсәткән фактларны ачыклаганнар. Мәсәлән, «көн» сүзе анда 365, ә «көннәр» 30, «ай» сүзе исә 12 тапкыр кабатлана. Һәм мондый мисалларны тагын китерергә мөмкин.
Дөньяның төзелешендә искиткеч гармония булуын күптән математикага нигезләп өйрәнергә тырышканнар. «Алтын кисем» темасын үткәндә, мин укучыларга Кәгъбә ташы тарихын сөйләп үттем, аның Җир шарында урнашкан урынын «алтын кисем» белән бәйләп күрсәткән видеофильм белән таныштырдым. Коръәннең «Әл-Гыймран» сүрәсенең 96 нчы аятендә «Мәккә» сүзе бу аятьне алтын кисемдә бүлә икән. Галимнәр фикеренчә, Мәккә үзе дә Җир шарының алтын үзәгендә урнашкан. Ә Кәгъбә ташы - Мәккә шәһәренең үзәге. Гомумән, кеше кулы кермәгән табигать төзелешендә: тавык йомыркасында дисеңме, кычыткан сабагындамы яисә көнбагыш чәчәгендәме - алтын кисем үзлектән барлыкка килә алганмы? Уйландыра торган сорау укучыларда зур кызыксыну уята алды шикелле.
Әйе, бүген дистә еллар буена имгәнгән күңелләрне төзәтүе бик кыен. Ләкин киләчәк буынны бу имансызлыктан, өметсезлектән саклап калу әле мөмкин.
Кама Тамагы районында Коръән айлыгы үтте. Безнең Олы Кариле мәктәбендә дә ислам тарихын өйрәнүгә багышланган чаралар уздырыла. Балалар Коръән укучылар бәйгесенә хәзерләнә, авылның ак әбиләре, мәчет картлары белән очраша. Гаиләләрдә дә балаларының рухи байлыгын кайгыртсыннар, туры юлга күндерсеннәр иде. Шул вакытта, бәлки, татар халкын биләп алган эчүчелек, бозыклык, битарафлык та артта калыр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: