Шәһри Казан

Инде ни эшлик, татарым?!

Әлеге сорау белән Сиңа мөрәҗәгать язарга тәвәккәлләдем. «Ни эшләргә, ягъни ничек яшәргә»? - бөтен кешелек дөньясы өчен дә иске һәм глобаль сорау бу. Моңа ачык җавап табу җиңел эш түгелдер. Татар дөньясы өчен әлеге сорау, бәлки, йөз мәртәбә тирәнрәктер. Безнең өчен бу мәсьәлә кеше буларак нәсел саклап калу гына түгел,...

Реклама

Әлеге сорау белән Сиңа мөрәҗәгать язарга тәвәккәлләдем.
«Ни эшләргә, ягъни ничек яшәргә»? - бөтен кешелек дөньясы өчен дә иске һәм глобаль сорау бу. Моңа ачык җавап табу җиңел эш түгелдер. Татар дөньясы өчен әлеге сорау, бәлки, йөз мәртәбә тирәнрәктер. Безнең өчен бу мәсьәлә кеше буларак нәсел саклап калу гына түгел, ә милләтне саклау. Безгә ата-бабаларыбыздан мирас ителгән телебезне, динебезне, милли горурлык хисләребезне, гомумән, иманыбызны киләчәк буыннарыбызга түкми-чәчми тапшыру турында да.
Беребезгә дә сер түгел, Ил-йортыбыз басылып алыну сәбәпле, милли рухыбыз нык имгәнде, үзебезчә яшәү мөмкинлегебез чикләнде, телебезнең кулланышы гаилә бусагасыннан ары чыга алмый, балаларыбыз олуг агай телендә аның шомартылган тарихын өйрәнеп (анда борынгы бабаларыбыз бик тә кыргый кыяфәттә сурәтләнә, татар халкының үз тарихы китабы мәктәпләрдә юк) тәрбияләнә, нәтиҗәдә аларның аңында үз милләтенә тискәре караш туа. Сабыйлыкта алынган сабакны чөй сугып та чыгарып булмый, ә соңрак катнаш гаиләләр хасил булып, алардан өзелгән җимешләрнең тәме без теләгәнчә булмавына аһ орудан ни мәгънә?! Бу хәлләрнең болай агышына кем гаепле? Әлбәттә, беренче нәүбәттә үзебез. Дәүләтебезне югалтуның сәбәпләре: милли таркаулыгыбыз, ханнарыбызның мал, тәхет өчен талашып, төп дошманның мыштым-мәкерле гамәлен күрмәмешкә салышуы, туздырылган халкыбызның дөньякүләм чәчелүе, аның җан саклау хакына гасырларча көрәше дәвамында күп компромиссларга ияләшүе кебек үзләштерелгән яман гадәтләре, төрле халыклар арасында качып-посып, кан кардәшләреннән аерым яшәү дәверендә имгәтелгән иманы һ.б. Шул ук вакытта, дөньяга чәчелгән татар орлыгыннан нинди генә шытымнар калыкмаган. Даһи галим Галилео Галилейны гына исеңә төшер. Аның бабалары, Казан ханлыгы туздырылганнан соң, Европага күчеп, Италиядә яшәп калалар. Күпләгән акыл ияләребез Төркиядә, башка ислам дәүләтләрендә аларның югары идарә органнарында олуг дәрәҗәле урыннарга күтәрелгән. Ул халыкларның мәдәниятен күтәрүгә татар зыялылары керткән гамәли өлеш бихисап, ләкин рус тарихы фәне бу факторны гасырлар буе күрмәмешкә салышты.
Сизәсеңме, татарым? Рус сәясәтчеләренең борчылулары безне бер яктан хафаландырса, икенче яктан сөендерә. Ни өчен? Димәк, безнең милләт көчен тану һәм аннан күпмедер шикләнү бар.
Безнең өметебез өчен әлегә урын сакланган түгелме?!
Милли куәт-кодрәтебезгә карата зур ышаныч дистә еллар әүвәл мин фәкыйреңне дә, шагыйрь буларак, түбәндәге тәвәккәл фикергә китергән иде:
Үлмәячәк Милләт -
Булган чакта:
Галиләре, Җәлилләре, Канкайлары,
Илһамнары, Сәйдәшләре, Тукайлары...

Сораулар, сораулар... Аларга җавап эзләп табарлык акылбашларны милләт кайдан алсын, ничек тәрбияләсен? Аның милли университеты кайда? Ниһаять, халыкны туплаучы-чыныктыручы милли идеясе бармы?
Юк шул. Без, милләт буларак, зур көрәш ачысын бездән алдарак татыган, ләкин үзенә үлемсезлек тәэмин иткән яһүд халкы тарихы үрнәгенә күзләребезне йомып, татарның үз милли доктринасын булдыра алмый калдык, яшәеш кануныбыз нигезләрен милләт канына сеңдерә алмадык. Үзебез гаепле. Нәтиҗәдә чүкеч һәм сандал арасында могҗизалы котылу мизгелен көтеп калган кызган тимер массасын хәтерләтәбез.
Җиһанны үз кубызына биетүче капиталист-акулалар кабызып җибәргән глобализация процессы, ташкын булып, беренче нәүбәттә, бәйсезлектән мәхрүм халыкларга ябырылачак һәм аларны тарих сәхнәсеннән ялап төшерәчәк.
Татарым! Бары тик берләшкән, бер милли идея тирәсенә тупланган очракта гына милләтебезне инкыйраз тырнагыннан йолып калырга мөмкин...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: