Шәһри Казан

Инде васыятьләрен үтиседер

«Шәһри Казан»нан Гөлнара Җәлилованың «Мин китсәм, кинәт китеп барырмын...» дип исемләнгән әңгәмәсен укыганда, бар шаянлыклары һәм борчылулары белән теп-тере Туфан Миңнуллин күз алдына килә дә баса.

Көтмәгәндә-уйламаганда якты дөньядан китеп баруы сәбәпле, Туфан Миңнуллинга багышланган, бу мәшһүр Татарның милләтебез каршындагы зур эшләрен күрсәтә торган язмалар мин укып бара торган татарча газета-журналларның һәммәсендә күпләп басылды. Шөкер, бәяләрдәй эше булган кешене матбугатта гына булса да бәяли беләбез әле. Ләкин Туфаныбызга мөнәсәбәттә болар гына җитмәс, минемчә. Иң беренче эш итеп, аның исемен мәңгеләштерү гамәленә керешү мәслихәттер. Моны, гадәтебезчә, Казан шәһәре хакимиятенә генә калдырып, аннары бер шыксыз урамга яки ниндидер бинага Туфан Миңнуллин исемен бирү әдипнең исемен кечерәйтү генә булыр иде. Шуңа күрә, бу хакта Язучылар һәм Театр эшлеклеләре берлекләре, шулай ук озак еллар мәрхүм белән бергә эшләгән депутатлар төркеме бергәләп, эшне «суытмыйча» уйлашырга бурычлыдыр.
Шулай да бөек шәхесләребезне, шул исәптән Туфан Миңнуллинны хөрмәтләвебез билгесенең иң-иң мөһиме, минемчә - кулыбыздан килгән кадәр, аның инде васыятькә әверелгән фикер-теләкләрен гамәлгә ашыру. Менә монысы инде Туфанны белгән, зурлаган, аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне яратып караган, аны матбугаттан укыган, төрле очрашуларда һәм телеэкран каршында кызыксынып тыңлаган һәр татарның ихласлыгына, милли җанлылыгына, соңгы исәптә, татарлыгына бәйле. Дөрес, бөек шәхесне соңгы юлга озату мизгелләрендә Татарстаныбызның зур-зур җитәкчеләре авызыннан да аның васыятенә тугрылык турында сүзләр ишетелгәләде анысы. Тик алар, гадәттәгечә, андый чакларда әйтелә торган купшы сүз, буш вәгъдә генә булып калмагае. Мисалга, әйтик, Миңнуллин шулай теләгән иде, дип, беркем дә бүген яисә быел ук спортка тотыла торган миллиардларның зур бер өлешен милли мәдәниятне һәм мәгарифне үстерүгә юнәлтмәс бит. Киресенчә, «бюджет киеренкелеге»нә сылтап, бу тармакларны илкүләм тагын да хәерчеләндерергә ниятләүләре сизелә. Ә Туфаныбызның Дәүләт Советындагы соңгы чыгышы (бөек әдипнең васыяте дип, аны күп газеталар басып чыгарды) спортка һәм мәдәнияткә мөнәсәбәттәге коточкыч зур, милли мәдәниятне һәм аның белән бергә милләтне һәлакәткә өстери торган аерма өчен газаплы борчылу белән тулы иде.
«Казан утлары» журналының 7 нче санында, димәк, вафатыннан соң, Туфан Миңнуллинның «Фәүзия Бәйрәмова» исемле язмасы дөнья күрде. Аны укыйсың да хәйран каласың: һәр сүзе исәннәргә бик кирәкле васыять ләбаса. Моны элегрәк язмыйча, нәкъ менә китәр алдыннан әйтеп калдыруы гына да ни тора. Милләт хакын хаклау көрәшләрендә үзенең лидерлык урынын шушы фидакарь ханымга калдырган, бу Фәүзия Бәйрәмова өчен галәмәт зур җаваплылык һәм кыен вазифа булса да (чөнки ул депутат мөнбәренә ия түгел), бүтәннәргә караганда Туфан аңа күбрәк ышанган, дип аңладым мин бу мәкаләне.
Язмада мөһим фикерләр күп, шуларның икесенә тукталасым килә. Беренчесе - Фәүзия Бәйрәмованың башка каләмдәшләренә, ә каләмдәшләренең Фәүзиягә якынрак булырга тиешлеге. «Татар язучылары арасында төрлесе бар, әмма безнең барыбызны милләт язмышы берләштерә. Бергәрәк булыйк, фикерләр уртаклашыйк, аңлашыйк, рухыбызның бөтенлеген ныгытыйк. Милләтебез алдында без барыбыз да җаваплы», - дип язган мәрхүм.
Мәкаләдән тагын бер җөмлә укыйк. «Язучылар берлеге идарәсе утырышларында Фәүзия Бәйрәмованы берничә тапкыр Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим иттем, ләкин аның кандидатурасы яшерен тавыш биргәндә төшеп кала торды», - дигән ул. Минемчә, алдагы яз бөек әдипнең бу васыятен гамәлгә ашыру өчен иң уңай вакыт булырга охшаган. Турысын әйткәндә, мондый очракларда лаеклы хатын-кызны алгарак уздыру рыцарьлыгы да зыян итмәс иде безләргә. Инде ничә ир-егет Фәүзия Бәйрәмовага карата үзенең рыцарь була алмавын күрсәтте: бер сайлауда берсе, кабат сайлауда икенчесе, моңа бик лаек ханымны узып, депутат мандатын эләктерү өчен җан талашты. Икесе дә бик милли җанлы санала, икесе дә, нәкъ менә Бәйрәмованы егып калдыру өчен, югарыдан аның белән бер үк округка кандидат итеп билгеләнүен аңлый иде, югыйсә. Әмма берсе дә фидакарь милләттәшебезгә каршы көрәшүдән баш тартмады. Ахырдан берсе, депутатлык вакытын да тутыра алмыйча, мәрхүм булды, икенчесен парламент утырышларына йөртә алмыйча изаланалар.
Каләмдәшләре тәкъдим итмәгән очракта, Фәүзия Бәйрәмованы Габдулла Тукай исемендәге бүләк алучылар исемлегенә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үз куллары белән язып куйса да, артык гаҗәпләнмәс идем мин. Булмас ла, син бигрәк тагы, дисез инде, әйеме? Нигә, милләт һәм аның каләм ияләре мәнфәгатеннән чыгып, кыска гына арада нинди зур гамәлләр кылды бит инде. Каләм ияләре кулыннан ычкынып бетә язган, инде шәхси хуҗасы да шәйләнгән Язучылар йортын саклап калды, Бауман урамындагы Матбугат йортының да кире кайтарыласына өмет туды. Аның Президентлык чорында сөргендәге каләм иясе иреккә чыгарылды, «Кол Шәриф» мәчете каршында ел саен үткәрелә башлаган «шайтан туе» бездән күчеп китте. Мөслимәләребез моңа кадәр әлеге «туй»га каршы күпме язсалар да, беркем «ишетмәгән» иде. Аннары, Туфан Миңнуллин кебек зур әдип, бөек милләттәшебезнең үзе өчен бик җиңел булган васыятен үтәү аның да рухына җылылык бирәдер, дип уйлыйм мин.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: