Шәһри Казан

Интернет ул чир кебек...

Каенана белән килен мөнәсәбәтләре элек-электән халык телендә. Дөрес, үзара килешеп, бер-берсен хөрмәт итеп озак еллар бергә яшәүчеләр дә бар. Ләкин андыйлар барыбер сирәк. Сабыр булып, өйдәге чүпне урамга чыгармау сәләте һәркемгә дә бирелмәгән шул. Ә тормышта исә каенана белән килен арасын бозучы сәбәпләр чыгып кына тора...

Реклама

Авыл җирендә көтү кайтыр алдыннан урамга чыгу гадәте бар. Еш кына күрше-күлән бер капка төбенә җыела. Шуннан башлана хәл-әхвәл белешү. Кемдер бәрәңгегә корт төшүдән зарлана, икенчесенең оныгы укырга кергән, шуңа шатланып туя алмый. Өченчесе бал аерткан: «Быел уңыш әйбәт, чәйгә керегез, тәмләп карарсыз», - ди.
Һәрвакыт елмаеп-көлеп торучы Мәдинә апаның гына никтер кәефе юк. Сыерын куып алып кайта торган таягы белән аягындагы галошларына суккалап тик утыра. Югыйсә эчендәге тышында инде бу апаның. Туры сүзле. Яшьли тол калып, берүзе биш бала тәрбияләп үстерде. Гомер буе колхоз эшендә булды. Ялгызмын, дип тормады, биш баласын да, туй үткәреп, башлы-күзле итте. Төпчеге ике ел элек кенә өйләнде. Каенана белән килен бер нигездә гомер итә. Улы Азат вахта ысулы белән Себердә эшли. Килен яшь бала белән каенанасы янында. Әлегә кадәр тавыш-гауга чыкканы юк иде.
- Нигә йөзеңне ачалмый утырасың әле, Мәдинә? Әллә бер-бер хәл бармы? - дип сорады күрше апаларның берсе, аның мондый халәтенә сәерсенеп.
- Килен, баланы алып, әнисе янына кайтып китте... - диде Мәдинә апа, кәефсез генә. - Күпме түзәргә була инде, ә?! Шушы «кампутер» дигәннәрен күтәреп кайтканнан бирле өйдә тынычлык бетте. Киленнең бер кулында - бала, икенчесендә шушы зәхмәт! - Мәдинә апаның эчендә җыелган әрнүе тышка бәреп чыкты.
- Булса соң, хәзер бөтен яшьләр шуның белән саташа. Заманасы шул, күп күрмә, - дип тынычландырырга ашыкты аны күрше-күлән.
- Ничек инде күп күрмә?! - Әле яңа гына агарынып утырган апабызның битенә кызыл тимгелләр йөгерде. - Иртән торып сыер сауган - мин, ашарга әзерләгән - мин, өй җыештырган да - мин. Әле бәрәңге бакчасына йөгерәм, әле суган түтәлләрен утыйм, чүп баса да китә. Ярый Азат эштән кайткан арада ярдәмләшә. Анысы да, йөрәк яндырып: «Әни, безнең баланы кулыңа да алмыйсың, нигә читкә тибәрәсең?» - ди. Белми монда әнисенең, бала сөяргә түгел, чәй эчәргә дә вакыты юклыгын! Ә хатыны озын көннәр буе «интирнит»та утыра.
- Нишләп утыра соң ул анда? - дип, интернетның нәрсә икәнен аңлап бетермәсә дә, сүзгә 83 яшьлек Мәрхабә әби дә кушылды.
- Дуслар, сыйныфташлар белән сөйләшәм, - ди инде үзе. Ябыштырып куйганнар диярсең, көнозын шуннан нәрсәдер укый. Өченче көн бала киемнәрен җебетеп куйган иде. Керләр әле булса шунда исләнеп ята. Башка вакытта чайкап куя идем, бу юлы мин дә тотынмадым. Ашаган табак-савытын гына да юмый бит, ичмасам! Беркөнне, җен ачуым чыгып, Азатка телефон аша: «Күтәреп бәрәм кампутерыгызны или туктатсын шунда чокынып утыруын!» - дигән идем, Алсуга җиткергән. Тегесе, җан-фәрман килеп җыенды да: «Азат кайтканчы, әниемнәрдә яшим», - дип кайтты да китте.
- Бу очракта бернәрсә дә эшли алмыйсың инде, Мәдинә апакаем. Интернет бит ул - чир кебек, бер тозагына алса, тиз генә котылам димә, - дип, аны үзенчә тынычландырырга тырышты Гүзәл исемле яшь хатын. - Сиңа да, балаларыңның арасы бозылмасын дисәң, киленнең интернетта утыруына күз йомарга, килешергә кирәктер, Мәдинә апа...
- Килен түр башында утырсын, ә Мәдинә бакчада чүп утасынмы?! - диеште олы яшьтәге апалар. Әлеге хәлгә ачулары кабарган кайберәүләр эскәмиядән сикереп үк торды.
Аннары каенана белән килен арасын бозучы «зәхмәт»не - компьютерны юк итәргә, яшертен генә берәр частен сүтеп алырга, Мәдинә апага чирлегә салышып, бер эш тә эшләмәскә, кунакта йөреп кайтырга дигән тәкъдимнәр дә яңгырады.
Урам очыннан кайткан малкайларны күреп, апалар бер-бер артлы капка төпләренә таралды. Мәдинә апа да, йорты ягына каранып, янә уфтанып куйды:
Ну, шушы «интирнит»ны-ы-ы...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: