Интернеттагы кабахәтләр

Бу вакыйганы мин мәктәптә ата-аналар белән сөйләшкәндә ишеттем. Казанда башлангыч сыйныфта укучы 9-10 яшьлек кыз, «В Контакте» социаль челтәрендә теркәлеп, дуслары белән аралаша башлаган. Беркөнне әти-әнисе аны үзен генә калдырып кибеткә чыгып керергә булган. Кызлары компьютер артында утырып калган. Берничә сәгатьтән әйләнеп керсәләр, кызларын танырлык түгел: йөзе агарган, сөйләшми, нидәндер...
Әти-әнисе, җайлый-җайлый шактый вакыт узгач кына, балаларын сөйләштерә алганнар. Баксаң, теге бала социаль челтәрдә бер малай белән танышкан. Үзен фәлән мәктәптәге укучы дип таныштырган бу адәм педофил булып чыккан. Башта алар аралашканнар, аннары скайпны кабызып, бу адәм кызга чишенергә кушкан, төрле хәрәкәтләр ясаттырган. Шуларны эшләмәсәң, мәктәбеңдә бар кеше алдында да оятка калдырам, фотоңны коридорда элеп куям ише сүзләр белән балага психологик басым ясаган. Мескен бала барысын да ул кушканча эшләргә мәҗбүр булган. Тегесе барысын да видео аша күзәтеп барган, бәлки яздыргандыр да... Елап куркып беткән бала озак депрессия хәлендә булган. Аяныч, интернеттагы мондый кабахәтләрне полиция хезмәткәрләре дә ачыклый, тоткарлый алмый.
Балалар замана техникасын бик тиз үзләштерәләр шул хәзер. Ике яшьлек бала да компьютерның кайсы төймәсенә басасын чамалый бит... Ләкин сабыйның компьютерны шулай тиз үзләштерүенә сөенергәме, көенергәме?! Бер яктан яхшы булса, икенче яктан кимчелекләре шактый. Күзне бетерүе бер хәл, әнә шул интернеттагы куркынычлардан баланы ничек саклап калырга соң? Интернетның ике башлы таяк икәнен сабыйга ничек аңлатырга?
Социаль челтәрләрдә 13 яше тулмаган балалар теркәлә алмый. Тик хәйләләргә өйрәнгәннәр өчен бу киртә түгел, яшьләрен зуррак итеп күрсәтәләр дә, балалар бакчасына йөрүчесе дә «В Контакте»да аралаша башлый. Хәер, ата-ана үзе үк терки баласын, фотоларын да урнаштырып бирә. Югыйсә, бала, иптәшләре белән виртуаль аралашуга караганда, урамда саф һавада уйнаса, күпкә файдалырак та бит... Инде социаль челтәрдә теркәлергә булдыгыз икән, биш «ярамый»ны истә тотарга кирәк, ди белгечләр: 1. Чын исемеңне күрсәтмәсәң яхшырак.
2.Үзең турында тулы мәгълүмат бирмә, телефон номерларын, өй адресларын күрсәтмә. 3.Белмәгән кешеләр белән очрашулар билгеләмә, аралашма.
4.Төрле бүләк, видео, музыка файлларын күчермәскә тырыш, гадәттә алар вирус белән агуланган була, бу үз чиратында кирәкле материалларны юк итәргә мөмкин. 5. Интернет-кибетләргә кермә, ялгыш «сатып алам» дигән төймәгә баса күрмә.
Балага интернеттан файдалануның кагыйдәләрен өйрәтү дә зыян итми. Кирәкле мәгълүматны ничек эзләргә, олылар өчен махсус сайтлар барлыгы турында әйтергә, аларны ачарга ярамаганлыгы турында да кисәтергә кирәк. Гомумән, 8-12 яшьлек баланы интернетка үзләрен генә кертергә ярамый. Аның кем белән аралашканын, нинди сайтларга керүен күзәтсәң, җаның тынычрак була.
Windows Vista, Windows 7 кебек, шулай ук кайбер вирусларга каршы эшләнгән махсус программаларда «әти-әни контроле» дигән нәрсә кертелгән, ягъни бу материалларны иләк аша үткәрергә мөмкинлек бирә. Әлеге программа ярдәмендә кирәкмәгән сайтларга керүне чикләргә, баланың интернетта кайсы чыганаклардан файдаланганын карарга, аның ниләр эшләгәнен ачыкларга була. Шулай ук кирәкмәгән акчалы уеннардан да саклап кала ала, хәтта баланың компьютерда утыру вакытын да чикли, көйли ала бу «контроль».
Психологлар мондый тәҗрибә дә үткәреп карарга киңәш итә. Балагыз белән социаль челтәрләрдә башка исем астында аралашып карагыз. Телефон номерларын сорагыз, очрашуларга чакырыгыз. Балагызның үзен ничек тотуыннан чыгып, кайбер нәтиҗәләр ясарга мөмкин булачак. Балаларның компьютер, интернет белән таныш булулары начар да түгелдер бәлки, шулай да ул «тимер тартма» тере аралашуны алыштырмасын, укучыларны фикерләү, уйлау сәләтеннән мәхрүм итмәсен иде...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 11:18Ләвәнт Булут: “Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев иҗатын яратам...” Минем әле беркайчан да Төркиядә булып караганым юк. Ә шулай да аның атмосферасы, менталитеты һәм төрле булуы үзенә җәлеп итә. Төрек сериаллары, табигате турында монда сөйләп тормыйм инде. Үз эчемнән генә мин бу гашыйк булуны туганлык хисен тудыра торган татар һәм төрек телләренең охшаш булуына бәйлим. Моның хакта мин Төркиядә яшәп, анда татар мәдәниятен танытуга өлеш керткән шәхес – Ләвәнт абый Булут белән сөйләштем.1900
-
17 гыйнвар 2021 - 10:10“Синең кызың карак, минем оныгымның туй акчасын урлаган” ...Миннегөл апаның оныгы Ләйлә дә бик нык тәртипсезләнде. Әбисе күрмәгәндә, дуслары белән җыелышып эчүләр, тәмәке көйрәтүләр, егетләр белән типтерүләр күбәеп китте шул. Әлеге хәлләрдән соң, Миннегөл апаның үзен дә авыр хәлдә шифаханәгә алып киттеләр.12201
-
17 гыйнвар 2021 - 09:07Хач ману өчен Татарстанда 115 бәке булдырылган Православие динен тотучылар 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе — Хач мануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чуму өчен елга-күл өстенә бәке ясала.5000
-
17 гыйнвар 2021 - 09:02Котырынып янган ут эчендә, өзелгән Асия әби гомере... (бәет) Әлкидә зур кайгы көннәре. Декабрь азагында Түбән Биктимер авылында булган төнге коточкыч янгында гомере өзелгән Асия әбине искә алып язылды. Асия әбигә 95 яшь иде.32203
-
17 гыйнвар 2021 - 08:101978 елны да чикләвек ишелепләр уңган иде... Узган елда да... Иии, җәмәгать, борынгылар: “Халык әйтсә, хак әйтә”, – диеп бик белеп әйткән шул. Элек халык гасырлар буена җыелган, әби-бабайдан килгән тәҗрибәгә таянып яшәгән, безнең шикелле интернетка кереп карап, синоптиклар ни әйтә дип һава торышын күзәтеп түгел инде, җаныкаем.38702
-
16 гыйнвар 2021 - 18:28Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: "Elvin Grey никахка кадәр Инзиләне кочакламаган да, үбешү турында әйтеп тә тормыйм" Бүген татар эстрадасының тагын бер буйдак егете гаилә корды.377402
-
16 гыйнвар 2021 - 16:25Элвин Грей өйләнә! Бүген татар эстрадасы иң көнләшерлек буйдагы белән саубуллаша. Күптән түгел ул сөйгәне, Ижау кызы Инзиләгә тәкъдим ясый һәм ул «Әйе!» дип җавап бирә!598103
-
16 гыйнвар 2021 - 14:30Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырды Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.231801
-
16 гыйнвар 2021 - 12:02Арчада авыру эләктергән 3000гә якын терлекне сугымга җибәрергә мәҗбүрләр Көз көне кош гриппы аркасында республиканың берничә районында җиде мең баш каз юк ителгән иде. Инде тагын бер күңелсез яңалык. Арча районының Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агро хуҗалыгында сыерларда туберкулез авыруы ачыкланган. Бу якынча 2800 баш сыер. Алардан башка бозаулар да бар.62300
-
16 гыйнвар 2021 - 11:52Пенсия артты. Пенсиягә чыгу яше дә артты Пенсия өлкәсендәге яңалыклар, быелга планнар хакында Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин еллык коллегиядә сөйләде. Бала туу, инвалидлык группасы билгеләнү, пенсиягә чыгу – менә бу өч очракта пенсия бүлеге гражданнарга дәүләт хезмәтләре сайты аша хәбәр итә. Хезмәтләр санын киләчәктә күбәйтергә җыеналар.97900
-
16 гыйнвар 2021 - 11:43Ашыгыч ярдәм: тоз белән дәвалау ысулын онытып бетермик Тозлы бәйләвечне электән үк кулланганнар. Арзан да, җайлы да ысул турында хәзерге буын исә белеп тә бетерми. Югыйсә ул бик күп чирдән файдалы.93202
-
16 гыйнвар 2021 - 10:49“Ярый әле, барыбыз да исән...”: күп балалы гаилә янгыннан соң урамда калган “Балалар!” дип уйлап куя шунда ун бала әнисе, йөрәге жу итеп. Ул арада 21 яшьлек Коля зур тәвәкәллек күрсәтеп, балалар бүлмәсенең тәрәзәсен ватып, эне- сеңелкәшләрен берәм-берәм тартып ала. Куллары пыялага киселә, пешә дә.62001
-
16 гыйнвар 2021 - 10:00Яңа ел грипп кебек: бер атнадан үзе китә (мәзәкләр) Акулалар кешеләргә сирәк һөҗүм итә башлаган. Балыклар да тәм аера шул – силикон һәм ботокска исләре китми!43500
-
16 гыйнвар 2021 - 21:42Хәзрәт: "Elvin Grey никахка кадәр Инзиләне кочакламаган да, үбешү турында әйтеп тә тормыйм"
-
16 гыйнвар 2021 - 15:24Без имениМин алай дип эйтмэс идем. Язмыш. 4 аяклы ат та абына. Мин абынгангда мина 20 тугел, 25 иде. Лэкин абындым. Мин дэ баламнын китапларын гына тияп чыгып киткэн кеше.... Бэхетемэ яхшы кеше очрап аякка бастым, бер аллахы тэгалэмэ рэхмэтле. Илсиягэ дэ бары тик бэхет телим“Баланың китапларын ике пакетка тутырып, тараканлы, “съемный” квартирага чыгып киттем”
-
15 гыйнвар 2021 - 08:37Без имениКызганыч. Кичэ кич ишеткэч, ботенлэй кэефлэр китте. Балачак Ералаш белэн бэйлэнгэн. Хэзер инде балалар Ералаш карап усте... Уз традициялэренэ тугры калган, замана узгэрешлэренэ иярмэгэн кызыклы проект авторы... Тыныч йоклаБорис Грачевский вафат
-
15 гыйнвар 2021 - 01:25ТалигаДети эгоисты..о маме и не подумали..как ей жить с такой депрессией ..как с таким горем дальше жить ей???Бер-бер артлы өч үлем: сеңлесе, аның егете һәм кызның абыйсы
-
14 гыйнвар 2021 - 16:52Без имениУзе сөяркәсе бн чыгып утырсын иде сарайга.Татарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
14 гыйнвар 2021 - 10:40Без имениБирэ бит Алла Тагэлэ бала шундыйларга ,кемдер еллар буена телэп,сорап йори,котэТатарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
14 гыйнвар 2021 - 08:52Без имениУзен шунда кудырасы иде аны.Татарстанда бер яшьлек сабый быелның иң суык төнендә сарайда кунган
-
13 гыйнвар 2021 - 13:46Без имениСиноптикларга бик ышанасы килми.Рәис абый молодец!Марты җылы булса майда кар яварга бик мөмкин.Барчагызга сәламәтлек телим!Март башында ук җәй киләчәк
-
13 гыйнвар 2021 - 07:32Без имениБэхетле,тигез гомер сезгя!15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)
-
11 гыйнвар 2021 - 23:59Без имениЯрый исэн калганнар 🙏ходай узе саклаган 🙏"Бала бозлы суга төшеп китте...": тюбингта шуганда булган фаҗига
-
12 гыйнвар 2021 - 06:15Без имениРэхмэт Зифа Кадыйровага мин бик яратып укыйм анын язган эсэрлэренРаил Садриев Зифа Кадыйрованың популярлык серен ачты
-
11 гыйнвар 2021 - 10:42Без имениурыннары ожмахта булсын!ТАССРның атказанган артисты Хәдичә Гыйниятова вафат
-
11 гыйнвар 2021 - 09:20Без имениБу бер генэ очрак тугелдер,кешенен 15 проценты тирэн йокыга киткэн хэлендэ : я ярыла, я кумелэ торгандыр .Моны поталогоанатомнар белэдер.Шундый Уй килде башка.Өч көн моргта яткан мәет уянып чыккан
-
6 гыйнвар 2021 - 09:22Һәр эшсезгә – бер эш урыны. Эш юк диючеләргә җавап Үзизоляция вакытында кайбер оешмалар ябылып тору сәбәпле, күп кеше эшсез калды. Хәзер бу өлкәдә тотрыклылык урнашканмы? Татарстанның Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән шул хакта сөйләштек.67700
-
15 декабрь 2020 - 08:55«Соңгы рейс» дип әйтергә ярамый! “Балачактан ук мин бик кызыксынучан идем. Чит илләр, дөньякүләм вакыйгалар, яңалыклар белән һәрдаим танышып барырга, шулай ук төрле китаплар укырга яраттым. Гаҗәп, әмма инглиз телен дә үзем теләп өстәмә үзләштердем... Чит илләргә сәяхәт итү исә иң төп хыялым иде!” – дип тезеп китте балачак хыялларына тугры калган стюардесса Энҗе Хабибуллина.192603
-
5 декабрь 2020 - 13:44Психолог Зөлфия Максутова: «Нормаль ир кешенең социаль челтәрдә гәпләшеп утырырга вакыты да, теләге дә булмый...» Кем дә булса яза башлаганнан соң аның чыннан да очрашу, танышу нияте бармы, әллә чиксез хат язышулар белән башыгызны гына катырырга телиме икәнен ничек ачыкларга соң? Әгәр ике-өч көн язышканнан соң сезне очрашырга чакырмасалар, араны өзәргә тырышыгыз. Бик еракта яшәүчеләр генә искәрмә булырга мөмкин...630304
-
16 гыйнвар 2021 - 14:30Рөстәм Миңнеханов җылылык өчен түләүләр буенча аңлату эшен активлаштырырга чакырдыТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов декабрь аенда республика халкына җылылык өчен түләүләрнең артык килүенә игътибар итәргә, бу юнәлештә аңлатма эшләрен активрак алып барырга чакырды. Шулай ук ялгышлар булган очракта, аларны төзәтергә өндәде.231801
-
17 гыйнвар 2021 - 11:18Ләвәнт Булут: “Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев иҗатын яратам...” Минем әле беркайчан да Төркиядә булып караганым юк. Ә шулай да аның атмосферасы, менталитеты һәм төрле булуы үзенә җәлеп итә. Төрек сериаллары, табигате турында монда сөйләп тормыйм инде. Үз эчемнән генә мин бу гашыйк булуны туганлык хисен тудыра торган татар һәм төрек телләренең охшаш булуына бәйлим. Моның хакта мин Төркиядә яшәп, анда татар мәдәниятен танытуга өлеш керткән шәхес – Ләвәнт абый Булут белән сөйләштем.1900
-
10 гыйнвар 2021 - 09:14“Без белмәдек!”: пособие алучылар да, күләме дә арта РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 3 яшьтән 7 яшькә кадәрле балаларга айлык пособие күләмен билгеләүнең яңа алгоритмнарын эшләгән. Министрлык 2021 елда һәр төбәктә дә мондый төр түләүләрне өч этаплы ясарга тәкъдим итә. Пособие күләме гаилә кеременә бәйле булачак.230600
-
10 гыйнвар 2021 - 09:19"Иптәш нәчәлник": "арпаны бодайдан да аера белми, но командовать итәргә ярата!" Гадел җитәкчеләр булыйк! Таләпчән, шул ук вакытта, кешелекле җитәкчеләр булыйк. Кәеф булмаса да, авыр сүз әйтеп хезмәткәрләрне, хезмәттәшләрне рәнҗетмик. Кеше булыйк...203703
-
10 гыйнвар 2021 - 09:52Гөлназ Сәфәрова беренче үбешүе һәм кызлар белән сугышуы хакында сөйләде Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрдә язылучылары сорауларына җавап биргәндә, үзе турында шаккатыргыч фактларны ачты.181801
-
10 гыйнвар 2021 - 11:06Рузилә Хәбибулина: “Җырчы булып китмәвемә үкенмим” Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә бер ханымның шәл бәйләгәндә гармунга кушылып моңлы итеп җырлаган видеосы таралды. Интернеттан кулланучылар аның искиткеч тавыш белән җырлавына сокланып, сәхнә түрендә торырлык җырчы бу дип бәяләделәр.120505
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика