Шәһри Казан

Җир астында калган татар авылы

Минтимер Шәймиевнең Президент вазифасыннан соң Татарстан Республикасының төп ике халкы - татарларның һәм русларның тарихи һәм мәдәни мирасын торгызу эшләренә алынуын уңай гамәл дип бәяләргә кирәк. Мәгълүм булганча, сүз борынгы Болгар дәүләтенең IX-XI гасырларда корылган тиңдәшсез тарихи ядкарьләрен торгызу һәм Свияжск утрау-каласының XVI гасырда төзелгән архитектура комплексын, аерым алганда, безнең...

Реклама

Минтимер Шәймиевнең Президент вазифасыннан соң Татарстан Республикасының төп ике халкы - татарларның һәм русларның тарихи һәм мәдәни мирасын торгызу эшләренә алынуын уңай гамәл дип бәяләргә кирәк. Мәгълүм булганча, сүз борынгы Болгар дәүләтенең IX-XI гасырларда корылган тиңдәшсез тарихи ядкарьләрен торгызу һәм Свияжск утрау-каласының XVI гасырда төзелгән архитектура комплексын, аерым алганда, безнең көннәргә кадәр сакланып калган Успение соборын, Троицк чиркәвен һәм башка тарихи һәйкәлләрне реставрацияләү-төзекләндерү турында бара. Һичшиксез, М.Шәймиевнең бай тәҗрибәсе һәм халыклар арасындагы абруе, әйтелгән эшләр барышында нинди генә кыенлыклар (ә алар бихисап булачак) килеп тумасын, аларның барысын да уңышлы ерып чыгарга ышаныч бирә.
Әмма Свияжск утрау-каласы турында сүз барганда, андагы собор-чиркәүләр белән генә чикләнеп калмаска иде. Хикмәт шунда: XVI гасырның беренче яртысында Мәскәү дәүләте, Казан ханлыгын басып алу өчен, алты мәртәбә зур хәрби поход оештыра. Алар барысы да уңышсыз тәмамлана. Яшь патша Иван IV, Казанны алу өчен, җиденче походка әзерләнә. Казанны алырга ярдәм итәргә тиешле форпост төзү өчен урын эзли башлыйлар һәм Зөя елгасы тамагында бер биеклекне күреп алалар. Якынрак килсәләр, бер торак пунктка тап булалар. Бу Казан ханлыгының Олы Әмир дигән авылы була. Табигый ки, хәрби бәрелеш башлана. Нәтиҗәдә, күпсанлы дошман басымы астында җирле халык туган җирен ташлап китәргә мәҗбүр була (хәзерге вакытта аларның нәселләре Чирмешән районының Кармыш авылында көн күрә). Олы Әмир авылы зираты әле дә билгеле.
Әлеге вакыйгалар мәгълүм булгач, Свияжск кала-утравына караган проектка өстәмә-үзгәрешләр кертү зарур, ягъни анда Казан ханлыгы тормышын да яктыртырга кирәк. Ничек итеп? Һич югында шул чорны тасвирлаган 5-6 йорт торгызып (каралты-куралары белән) һәм хуҗалык эшләрен башкаручы хуҗаларның балавыздан (агачтан, пластмассадан) ясалган сыннарын күрсәтеп. Әлбәттә, бүтән вариантлар да булырга мөмкин. Әлеге тәкъдим кабул ителгән тәкъдирдә, бу экспозиция утрауга аерым төсмер бирер, туристларны, аеруча төрки-мөселман кешеләрен җәлеп итүгә саллы өлеш кертер иде. Ник дигәндә, Россиядә собор-чиркәүләр адым саен очрый һәм туристларны алар белән шаккатыру кыен. Ә менә Казан ханлыгының бер өлеше белән якыннан танышу, үз күзләрең белән күрү - бөтенләй башка нәрсә! Форсаттан файдаланып калыйк.
2010 елның августында Болгарда һәм Зөя шәһәрчегендә җәйге археологик тикшеренүләр тәмамлану уңаеннан үткәрелгән пресс-конференциядә казу эшләренең җитәкчесе Айрат Ситдыйков журналистларга күңелле хәбәр җиткерде: чыннан да, XIV-XVI гасыр татар авылы табылган. Аннары утрауда татар бистәсе урнашкан булуы да ачыкланган. Шаккатарлык: урамнар йортлары-ние белән, көнкүреш кирәк-яраклары - агач савытлар, киемнәр табылган. Бу әлегә Россиядә XIV-XVIII гасырларда яшәүчеләрнең көнкүрешен чагылдырган бердәнбер урын.
Хәзер җәмәгатьчелек фикерен истә тотып, Казан ханлыгы ядкаре - шул чор татар авылы экспозициясен ясарга тулы нигез бар. Моның өчен нибары ихтыяр көче генә кирәк.
Үз чиратында, җәмәгатьчелек утраудагы эшләрне һәрдаим күз уңында тотсын иде.
Тәкъдим ителгән экспозиция башкарып чыгылган очракта гына Минтимер Шәймиевнең: «Без берничә ел эчендә бу тарихи һәйкәлләрне үзебез дә карарлык, кешегә дә күрсәтерлек хәлгә китерергә тиеш», - дигән сүзләре тулы мәгънәгә ия булыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: