Шәһри Казан

Җир барыбызга да җитә

Элегрәк караган бер фильмдагы мондый күренеш искә төште. Төрмәдә утыручы бер кеше, карта уйнап, берәүнең алтын тешен икенче берәүгә оттыра. Ягъни Чтапан Галинең тешен Исраильгә оттыра. Шуннан Чтапан Галигә килә дә: «Тешеңне бир», - ди. Тегесе исә: «Нишләп бирим әле мин сиңа үз авызымдагы тешемне», - дип җаваплый. Чтапан: «Ялгышасың,...

Реклама

Украина вакыйгаларын күзәткәндә, менә шушы фильм искә төште. Кем генә хуҗа дип санамый үзен Кырымда. Ә шунда гомер-гомергә яшәгән, шул җирдән куылып, кире кайтып егылган кырым татарларын санга сугучы да юк. XVIII гасырда кырым татарларын кырып бетереп, аларның җирләрен яулап алган патша Россиясе һәм XX гасырда шул ук халыкны туган нигезләреннән куып чыгарган Сталин белән бүгенге көн демократик Россиясе нәрсәсе белән аерыла? Боларның барысының да атамасы бар түгелме? Гитлер Германиясе җинаятьләре өчен бүгенге демократик Германия яһүдләргә әле хәзер дә ярдәм итә, акча түләп тора. Ә безнең илдә Кырым татарларын, чечен, ингуш халкын торган җирләреннән куып үлемгә дучар иткәннәре өчен берәү булса да гафу үтендеме? Ул җинаятьне искә алучы, моңа тәүбә кылучы бармы? Тәүбә юк икән, аңлау да юк. Ул хәлләр башка кабатланмас дигән ышаныч та була алмый. Хәтта Россия халкы да, алар сатлык халык, шуңа да Сталин аларны куарга мәҗбүр булган, дигән ялган фикер белән яши. Ә бит, кайбер мәгълүматларга караганда, Казан татарлары да депортацияләнергә тиеш булган, ләкин хөкүмәт, ул елларда татар халкының күпсанлы икәнлеген һәм җәелеп яшәвен, сугышта бик батыр булуларын, сугыш чорында сәнәгать үзәген эшче көчләрсез калдырмау кебек сәбәпләрне истә тотып, моны эшләми. Тик шулай да сугыштан соңгы елларда Бөтенсоюз төзелеше һәм башка күп кенә чаралар ярдәмендә тыгыз утырган Татарстан халкын таркату сәясәте дәвам итә.
Инде тагын сугыш алдында торабыз. Безгә тагын Кырым җире кирәк. Кем соң ул без дигәнем? Татарларга, дисәң, анда алар болай да гомер-гомергә яши. Урыслар да инде ничәмә-ничә гасырлар шул җирдә гомер итә. Һәрберсенә тынычлык-татулык кына кирәк бит югыйсә. Җирне бүлгәләп, аның өчен сугышып түгел, туган-үскән җиреңнең кадерен белеп, аның гүзәллеген күреп, анда хезмәт итеп, үзеңнең хезмәт җимешләреңнән файдалану кирәк. Чукчалар өчен карлы кыштан да гүзәлрәк фасыл юк. Дагыстанлылар тау-таштан башка яши алмый. Гарәпләргә ком чүле илһам бирә. Японнар сакурасыз, Фудзиямасыз саргая. Кытайлылар, ефәк күлмәген киеп, Кытай стенасында чынаяктан чәй эчеп, Конфуцийны укый. Татар әрем исеннән, чылтырап аккан чишмәләреннән моң ала. Урысның, урманга барып гөмбә җыеп кайтмаса, күңеле боек була. Аллаһы Тәгалә безне шушы җирдә бар кылды. Сиңа фәлән кадәр, сиңа төгән кадәр аршин, дип, җирне бүлгәләде. Бөтенебезгә җитәрлек нигъмәт бирде. Аның җирдәге, күктәге нигъмәтләре барыбызга да җитәрлек. Суы да, һавасы да, казылма байлыклары да җитеп арткан. Барысы да бар, бер-берең белән тату яшәү генә кирәк. Шәһәреңне гаделлек белән әйләндереп ал, биек таш диварлар корып, үзеңә төрмә ясама. Төрмә ясаучыларга һәйкәл куеп, акчаңны исраф итмә. Нефть җитмиме, җитә, торба өстенә кунаклап, кранны үз ягыңа гына борып утырма. Кәфенлеккә кесә текмиләр, табутка да сейф куймыйлар - шуны онытма!
Онытабыз шул, Аллаһының сүзен онытабыз. Үзебезнең кем икәнебезне, асыл сыйфатларыбызны онытабыз, күрер өчен түгел, күренер өчен урын сайлыйбыз. Тәхеткә менгәч, үзебезне тәхет хуҗасы, кешеләр хуҗасы итеп тоябыз һәм сәясәт уйныйбыз. Халык мәнфәгатьләрен яклыйм, дип, шул халыкны утка аталар. Гомер буе сугышып та туясылары юк. Кайсы ата-ананың баласын сугышка җибәрәсе килә. Сугыш ул - коллык. Иреклеләр бервакытта да сугышмый. Йә коллар коллар белән сугыша, яисә коллар иреклеләргә каршы сугыша, ә иреклеләр сугышмый. Россия халкына җир җитмиме?! Җирдә бит эшләргә кирәк. Бүген кайчандыр яулап алынган җирләр ни сөрелмәгән, ни чәчелмәгән, анда шайтан таягы үсә. Кырымны алсак, бәхетле, бай яшәрбез, дип уйлыйлар. Кырым күптән сатылган инде ул. Ул җирләрне Сталин бабай сугыш елларында Америка яһүдләренә саткан. Аларның кулларында ул җирләрнең хуҗасы булулары хакында вексельләре дә бар. Шулай булгач, каны бездән булып, җирендә һәлак булганнарга ике аршины да тәтемәс. Бу бөтен ыгы-зыгы шул максат сәясәте түгелме икән? Ә Кырымның бүгенге хуҗалары бөтен халык милке булган, ләкин никтер олигархлар кесәсенә кергән нефть, газ, урман акчаларына Кырымда үзләренә зур-зур сарайлар төзеделәр. Алары да бит вексельле халык. Ләкин халыкка эләкмәгән ул җирләр, яхшы очракта, аларга кыш айларында барып ял итеп кайту мөмкинлеге генә бирәчәк. Безгә үз туган-үскән җиребезне яратып, шунда шайтан таякларыннан арынып, үз кул көчебез белән үстергән игеннәребезне җыеп, икмәкле булырга язсын. Халыклар булып, дус яшәргә насыйп булсын. Үз арабыздан лаеклы җитәкчеләр чыксын. Халык үзен төрмәдә итеп хис итмәсен. Ирекне халыкларга Аллаһ биргән. Ул Россия кесәсендә дә, Америка телендә дә булырга тиеш түгел. Кырым халкы, татар халкы ирекле халык, һәрхәлдә, Аллаһ каршында. Ә калганы булыр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: