Шәһри Казан

Ир малы жәл түгел

Бәхет дигәннәре күп очракта хатын-кызның үзеннән торадыр инде ул. Игътибар, наз, бала юк икән, ирләр аны читтән эзли башлый.

Матурлык салонында ресепшнда бер хатын-кыз белән чират көтәбез. Хатынкайның килеш-килбәте бик нәзакәтле, килешле. Киеме дә, чәч-йөзе дә караулы. Әмма бераз каударлануы, нәрсәгәдер борчулы икәне йөзенә чыккан. Бер дә таныш булмаган кешенең хәл-әхвәлен белешеп булмый бит инде. Аның кызу-кызу гына каһвә өстәлендә яткан журналларны актаруы, шалт итеп өстәлгә кабат атып бәрүенә генә дертләп китәм. Бераздан ханымның телефоны шалтырады. Биш минутлык сөйләшү вакытында бөтен нәрсәсен бернинди сорауларсыз да «чишеп бирде» бу.
- Әйе, салонга килдем әле. Чәчемне кистерәм, буятам, тонирование ясатам. Аннан маникюр, педикюр, депиляциягә керәм, тәнне шоколад белән ял иттерәм, аннан массаж, биткә SPA чаралар. Түләсен, бөтен акчасын туздырып бетерәм кабахәтнең. Сөяркә тота башлаганмы - менә хәзер түләргә дә өйрәнсен. Машинамны алыштырам, иртәгә үк Мальдивка бронь алам. Кичә иртәнге өчтә кайтты. Кайда булсын ди ул? Шуның янында инде. Коттеджга ремонт ясалып бетмәгән, ә ул хатыннар үрчетә. Шоферы әйтте инде, офисына теге мәхәббәте килде, бусы килде, дип. Аерылмыйм, аның турында хыялланмасын да, әмма биетәм әле мин аны. Әле, шуның өстенә, миннән бала таптырмакчы. Миңа әле утыз да тулмаган, нинди бала ди ул?! Соңыннан бала белән утырып калыргамы. Мин дура что ли...
Утызы да тулмаган килеш бала табарга җиксенгән чибәркәй тузынды да тузынды. Мин, ирексездән, блондинкалар шушы буладыр инде, дип куйдым. Өстеңнән йөргәнен белә торып, сине санламаганын күргәч, ник бергә яшәргә ди?! Хәер, өйләнешеп тә, баланы артык йөккә санаган хатын-кызның да кирәге шуның кадәр генәдер инде ул. Педикюр, маникюр, чәч дип кенә яшәсәң, ай-һай, иреңне яраттыруың да, үзеңнең бәхетле булуың да, Мәһдиев әйтмешли, едва ли...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: