Шәһри Казан

Исем җисемгә тәңгәл (Сүзем республикаларны президент атамасыннан баш тарттыру сәясәте турында)

2010 елны «Шәһри Казан» газетасында басылган «Исем аркылы җисемгә үрелү» дип аталган мәкаләмдә Кремльдә һәм Ак йортта утыручыларның Чечня башлыгы Рамзан Кадыров аркылы республика президентларының атамасын бетерергә кирәк дигән сүзләрне әйттергәнлекләре турында язган идем.

Аннан соң Дума, шушы турыда карар кабул итеп, республикаларга аны 2015 елга кадәр үтәргә кирәклеген күрсәтте. Шушы карарга буйсынып, кайбер республикаларның башлыклары исемнәрен алыштырып та куйдылар. Әйтерсең лә бу республикалар президентларының, вазифаларына керешкәндә, үзләренең республика Конституцияләре өстендә аңа тугрылыклы булу турында бирелгән антлары бөтенләй булмаган һәм аларга шушы Конституцияләрне яклау вазифасы йөкләнмәгән, дип язылган иде минем ул мәкаләмдә.
Менә хәзер Кремльдән республикаларга яңа ым җитештерелде - ашыгырга кирәк!
Кемгә һәм нигә ашыгырга кирәк?
Хәтта тугандаш Башкортстан да моңа күнде бугай. Аның Президенты Рөстәм Хәмитов, Думаның бу турыда карары бар, аңа буйсынырга кирәк, диде. Һәм, ни кызганыч, зур хата ясады. Гомумән, Башкортстан инде моңа кадәр дә ике мәртәбә алданган иде. Беренчесе - Зәки Вәлиди заманында республиканың суверен хокукларын таныган килешүне юкка чыгару булса, икенчесе - Федератив договорга кушылу ризалыгы бәрабәренә, республикага бирелгән хокукларны таптап китү булды. Бу документлар буш кәгазь булып калдылар. Күрәсең, болардан тиешле нәтиҗә ясалмаган.
Бездә дә кайберәүләр, исем алыштыруны гади бер чара рәвешендә генә күреп, хәтта бу атамага алмаш та эзли башлаганнар иде. Югыйсә, аны табу авыр түгел, чөнки гасырлар дәвамында татарлар дистәләгән дәүләт төзегәннәр, аларның башындагыларның матур-матур атамалары булган. Тот та шуларның берсен куй!
Тик менә мәсьәлә исем алыштыруга караганда күпкә катлаулырак. Сүз гомумән республикаларны бетерү турында бара. Исем алыштыру шуңа бер адым. Тик, кайберәүләр уйлаганча, гади адым түгел - бик тә мәкерле, тирән мәгънәле адым. Республикабызда булып киткән Валентина Матвиенко безнекеләрнең кылларын тартып карады: Татарстан ни эшләргә уйлый икән? Аңа уңай җавап кирәк иде. Чөнки республикабызның башка төбәкләргә йогынтысы зур. Тик ул уңай җавап ала алмады.
Бүген, ни кызганыч, без ялгыз калдык. Хәер, бу беренче очрак түгел. Безне, гәрчә Федератив договор имзалау алдыннан безнең белән бердәм булырга ризалашкан Саха-Якутия, Башкортстан, аны төзегәндә бирелгән ялган вәгъдәләргә алданып, ялгыз калдырдылар. Аннан соң Мәскәү белән безнекенә охшатып төзегән договорларыннан да ваз кичтеләр.
Бу гына да түгел, кем әйтмешли, «әйтсәң - сүз, төртсәң - күз». Барын да сөйләп китсәң, күпкә китәр. Моның инде кирәге дә юк, сәясәттә үпкәгә урын булырга тиеш түгел. Аның нигезе - реаль фактлар. Фактның ярылып ятканнарыннан берсе - безнең ялгызлык.
Нишләргә? Ялгыз көрәш алып барып буламы? Моңа каршы тору мөмкинме? Бу сорауга тик уңай җавап кына бирелергә тиеш: була! Чөнки нигездә без ялгыз түгел. Безнең һәрвакыт ныклы таянычыбыз булган зирәк халкыбыз бар. Татар, кайда гына яшәмәсен, ул республикабызның суверенлыгы, аның бәйсезлеге сагында. Татарстан һәммә татар өчен изге Ватан. Декларациябезне кабул иткән көннәрдә, референдум үткәргән вакытларда без моны һәрвакыт тоеп тордык. Халкыбыз безгә дәрт һәм дәрман бирә торды.
Көрәш өчен тиешле юридик таянычлар да җитәрлек. Аларның кайберләрен барлап китик. Беренчедән, бүгенге Татарстанның Дума тарафыннан түгел, ә Татарстан Югары Советының үзбилгеләнү хокукына таянып, 1990 елның 30 августында кабул ителгән Декларация нигезендә барлыкка килүе һәм аның халык референдумы тарафыннан ныгытылган булуы. Шунлыктан, исем алыштыруны Дәүләт Советы карары белән генә түгел, референдум аша халык үзе генә хәл итә ала.
Икенчедән, Татарстанның Россия белән төзелгән договорлы махсус статуска ия республика булуы. Договорларның икесе дә - 1995 елгысы да, 2007 елгысы да республикабызның суверен дәүләт икәнлегеннән чыгып төзелгән. Договорның соңгысының кереш өлешендә аның 1992 елгы референдум нигезендә төзелгәнлеге дә күрсәтелгән. Ә бит референдум алдыннан, Россия Конституцион судының рәисе Валерий Зорькин, әгәр дә референдумда куелган сорауга уңай җавап бирелсә, ул бәйсезлек игълан итүнең юридик нигезе булачак, моны һәрбер юрист шулай дип санаячак һәм шуның белән хаклы булыр дигән иде.
Дөрес, бүген сүз бәйсезлек игълан итү турында түгел, ә үзебезнең тулы хокуклы икәнлегебезне исбатлау турында бара. Моны һәркем белеп эш итәргә тиеш!
Безнең өченче терәгебез ул - Россиянең үз Конституциясе. Анда халыкларның үзбилгеләнү хокукына ия һәм республикаларның дәүләт, аларның үз Конституцияләре һәм законнары бар икәнлеге, Россия Федерациясендә кабул ителә торган законнарның һәм башка төрле хокуки актларның Конституциягә каршы булмаска тиешлеге күрсәтелгән. Һәм шунлыктан, Думаның искә алынган карары Конституциягә тәңгәл түгел.
Дүртенче һәм иң ныклы терәгебез - ул халыкара хокук нормалары. «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турындагы халыкара пакт»та («Международный пакт о гражданских и политических правах») барлык халыкларның да үзбилгеләнү хокукына ия һәм шунлыктан үзләренең сәяси статусларын ирекле рәвештә үзләре билгеләргә тиешлекләре һәм дәүләтләр бу хокукны хупларга һәм ихтирам итәргә хаклы булуы язылган.
Илебез шушы Пактка инде 1973 елны ук кушылган булганлыктан, Россиянең дә безнең хокукларыбызны хупларга һәм якларга тиешлеге бәхәссез кебек. Ләкин чынбарлык моның киресен күрсәтә.
Дума карары исем алмаштыруга түгел, нигездә халыкларның үзбилгеләнү хокукларын өстән билгеләүгә, республикаларны декретлы берәмлекләргә әйләндерүгә юнәлтелгән. Ә бу барып чыкса, киләсе адым аларны, Дума карары белән, яки декрет нигезендә, юкка чыгару булачак.
Анысы иртәгә-бүген түгел, ә бу хәлләр бераз онытылганнан соң, халыклар тынычлангач кына кабул ителер. Ләкин моның шулай булачагына бернинди шик тә юк. Чөнки республикалар Россиянең шактый йогынтылы шәхесләренә күзгә төшкән ак булып күренәләр.
Мин инде бу очракта Жириновский һәм Прохоровлар турында гына түгел, ә Президентка якын торган кайбер шәхесләрне дә истә тотам. Шундыйларның берсе - күптән түгел Казанга килеп киткән, Путин Указы белән барлыкка килгән Россия стратегик тикшеренүләр институтының директоры генерал-лейтенант Леонид Решетников. Ул республикаларны, большевиклар чәчеп калдырган агулы шытымнар, дип атады, аларны юк итәргә кирәклеге турында язды. Аныңча, Россия тик бер милләтле, православиегә нигезләнгән дәүләт булырга тиеш.
Ә бит республика бетсә, татар теле дәүләт теле булудан мәхрүм кала. Тел бетсә, православие дәүләт диненә әверелсә, татар үзе дә бетәргә тиеш була.
Бу - кайберәүләрнең фаразлары гына. Алар татарларның тарихта чарланган батыр һәм уяу халык икәнлеген искә алмыйлар булса кирәк.
Шик юк, без бергә, бердәм булсак, максатыбызга ирешербез. Исемебез сагында булу ул - җисемебез яки суверенлыгыбыз сагында булу дигән сүз. Нык булыйк, бирешмик!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: