Шәһри Казан

«Ислам дине – безнең тормыш формуласы»

Дөньяви җәмгыятьтә яшәп, ничек Ислам кагыйдәләрен төгәл үтәргә? Күпләр Ислам диненә ни өчен тартыла? Бүгенге вазгыятьтә ни сәбәпле Исламга карата тискәре фикерләр еш яңгырый? Башкалабызның «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете каршында 2003 елдан бирле эшләп килүче Казан Ислам көллияте шәкертләре Фәрит Сәмигуллин белән Наил Мамадалиев һәм аларның сабакташларының бүген әнә шул сорауларга...

«Мин үзем Лаеш районының Нармонка авылыннан, Казан федераль университетының физика-математика факультетын тәмамладым. Бүген исә мин Казан Ислам көллиятенең I курс студенты. Ниятем - Ислам юлында булып, шушы хак һәм тынычлык диненә хезмәт итү», - ди Фәрит, үз планнары белән уртаклашып.
Наил Мамадалиев исә тумышы белән Пенза өлкәсенең Кузнецк шәһәреннән. Ислам дине йолаларын төгәл үтәгән гаиләдә үскән.
«Без Казан Ислам көллиятендә укуыбыз белән бик бәхетле. Монда барлык шартлар да тудырылган. Тәртип катгый анысы, әмма без моннан канәгать», - ди көллият шәкертләре. Дөрестән дә чиста, җылы класслар. Йокы һәм ял бүлмәләре. Ашханә, китапханә, компьютер залы - барысы да бер бинада. Намазга исә мәчеткә йөриләр, шунда ук спорт залындагы тренажерларда мускулларын ныгыталар, теннис уйныйлар. Көллияттә шәкертләр арасында төрле конкурслар, олимпиадалар да еш уздырыла икән, көллият-мәдрәсәдә белем алучы студентлар арасындагы шәһәркүләм спартакиадаларда да алар актив катнашалар, җиңү яулыйлар. «Исламга килүче яшьтәшләремнең саны артканнан-арта бара. Бу бик матур күренеш һәм алга таба мин үзем дә Ислам динен пропагандалау буенча бар булган белем-күнекмәләремне кулланачакмын. Ә инде Исламга карата төрле тискәре уйдырмаларга без беребез дә ышанмыйбыз. Нинди генә атыш-шартлату булмасын, аннан Ислам эзен эзлиләр. Һәрхәлдә, газета-журналларда, радио-телевидениедә шулай сөйлиләр. Явызлыклар кылына икән, моны чын-хакыйкый мөселман вәкиле эшләмәячәк. Андыйлар йә адашкан, йә булмаса сау-сәламәт түгел, ислам хакында алар берни дә белми. Киләчәктә әле Ислам тагын да көчле диннәрнең берсе булачак һәм хак дин кушканча яшәүчеләр саны арта гына барачак. Менә кайбер агымнар, сәясәтчеләр шуннан шикләнә дә инде. Ислам дине башка диннәргә дә хөрмәт белән карый, башка милләтләр белән дус-тату яши, эшли һәм иҗат итә», - ди беравыздан көллият шәкертләре.
Көллияттә укыту һәм тәрбия план-программалары барысы да Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, шулай ук ТР Үзәкләштерелгән диния нәзарәте тарафыннан расланган. Биредә 3 ел уку дәвамында шәкерләргә Исламда әдәп-әхлак, гакыйдә, Тәҗвид, Фикъһе, Коръән, Сира, гарәп һәм төрек теле фәннәреннән белем бирәләр. Шәкертләр, хәдисләр ятлап, аларның мәгънәләрен үзләштерәләр. Шулай ук психология, татар теле, физкультура, эш кәгазьләре тутырырга өйрәтү кебек фәннәр дә укытыла. Уку йортында 10 мөгаллим-тәрбияче эшли. Казан Ислам көллиятен тәмамлаучыларга урта һөнәри дини белем алу турында шәһадәтнамә тапшырыла, алар имам хатип, гарәп теле һәм ислам нигезләре укытучысы һөнәрен алып чыгалар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: