Шәһри Казан

«Ислам радикализмын» кем тудыра

Кафедра мөдире Андрей Большаков: «Бездә мондый очрашулар ел саен, даими оештырылып тора», - дип сүзен башлаган иде. Журналист Рәшит Минһаҗ, аңа җавап итеп: «Алайса мине христиан экстремизмына багышланган конференциягезгә дә чакырырга онытмассыз! Анысы кайчан булачак?» - дип сорау бирде. Узган атнада Казан Федераль университеты философия факультетының конфликтология кафедрасы тарафыннан «экстремизмга...

Реклама

Кафедра мөдире Андрей Большаков: «Бездә мондый очрашулар ел саен, даими оештырылып тора», - дип сүзен башлаган иде. Журналист Рәшит Минһаҗ, аңа җавап итеп: «Алайса мине христиан экстремизмына багышланган конференциягезгә дә чакырырга онытмассыз! Анысы кайчан булачак?» - дип сорау бирде. Узган атнада Казан Федераль университеты философия факультетының конфликтология кафедрасы тарафыннан «экстремизмга каршы» үткәрелгән сөйләшү шулайрак башланып китте.
Ислам динен экстремизм белән бәйләп күрсәтү һәм шуңа багышланган очрашулар уздыру соңгы вакытларда ешайды. Исламның «радикаль дин» буларак кабул ителә башлау сәбәпләренең кайда ятуы хакында укучылар да үз фикерләрен белдерде. Экстремизм турындагы фикерне беренче нәүбәттә массакүләм мәгълүмат чаралары, аеруча телевидение тудыра икән. Укучылар «Беслан, «Норд-Ост», Америкадагы «башня»лар шартлау вакыйгаларының ислам җәмәгатьчелеге белән бәйләп күрсәтелүен атап үтте. Кайберәүләр чечен, гомумән, Кавказ халыкларының сугышчанлыкларын менталитетларына, темпераментларына бәйләп карарга тырышты. Татарстанда экстремистларның булуына шик белдерүчеләр дә табылды. Әтисе татар, әнисе рус милләтеннән булган бер кыз: «Дин ул һәркемнең эчендә, Аллаһка ышанган кеше явызлык кыла алмый, андый гамәл эшләүдән курка», - дип чәчрәп чыкты.
Бу чарада тарих фәннәре кандидаты, конфликтология кафедрасының өлкән укытучысы Резедә Гыйльметдинова, эксперт буларак, ислам диненең нигезләре, ә сәяси фәннәр кандидаты Тимур Мансуров Төньяк Кавказдагы террорчылыкның үзенчәлекләре хакында сөйләде. Ахырдан сүз «Апанай» мәчете имам хатибы Наил хәзрәт Гариповка да бирелде. Ул укучыларга: «Кеше үтерү бер генә диндә дә, шул исәптән Исламда да акланмый!» - дип аңлатты.
Әмма Исламны чагыштырмача яшь дин дию, аны яшьлек максимализмы белән бәйләү дөрес түгел. Чөнки без Мөхәммәд (с.г.в.) Пәйгамбәргә кадәр булган бер генә пәйгамбәрне дә кире какмыйбыз. Ислам ул - үзенә кадәр булган диннәрнең дәвамчысы. Ә «Исламизм» дигән тискәре төшенчәне динебезгә каршы булган дөньяви халык биргән. Чөнки алар исламга дини күзлектән чыгып карамый, дигән фикер белдерде Наил хәзрәт.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: