Шәһри Казан

Исәннәрнең кадерен бел

Бәйрәм артыннан бәйрәм көтеп кенә тора безне. Әле генә зурлап Бөек Тукаебызның туган көнен - Туган тел бәйрәмен үткәрдек. Аннан 1 Майны зурлап урамнарга-мәйданнарга чыгып, хөкүмәтне сүгеп-тамгалап уздык. Инде 9 Май - Җиңү бәйрәме дә үтте. Кемгә ничектер, ләкин ул минем өчен йөрәк әрнүләремне кабат кузгатучы борчулы бер көн.

Реклама

Нигә, дисезме? Безнең әтиләребезне - Әтнә районы Бахтияр авылының колхозчы ир-атларын 1941 елның августында Коркачык станциясендә вагоннарга төяп сугышка алып киттеләр. Һәм аларны, «кушечное мясо» кебек, Ленинград белән Мәскәү арасына, Великий Новгород тирәсендә яу кырында бушаталар. Кулда корал юк. Винтовканы йә немецтан, йә үзебезнең үле солдатныкын алыгыз диләр. Әтиләр - русча бер сүз белмәгән колхозчы ир 3 көнгә 160 чакрым чигенәләр. Командаларны аңламыйлар, чөнки алар чеп-чи татар авылыннан. Соңгы хатларында «Октябрьнең 18ендә бик зур орыш булачак дип язганнар. Алар өчен 18 октябрь соңгы сугыш көне булган икән. Хатлар тукталды. Әтиләр югалды.
Без - алты бала һәм аларны кочаклап елаган әниебез, искергән җимерек йортта бураларыбызда бер бөртек икмәксез торып калдык. Яңа туган энебез Мидхәткә 7 көн, миңа 5 яшь иде. Сугыш беткәч күпме бәйрәмнәр булып узды, әтиебезне дә, әниебезне дә, безне дә искә-санга алучы булмады.
Менә кайда ул күңел җәрәхәте. Куанасы урынга, тәүлекләр буе йөрәк әрни, күздән яшь ага. Миңа 78 яшь. Хөкүмәт военкомат аша да, эш урынымнан да миңа фатир бирмәде. Иске Мәңгәр (Әтнә районы) авылы егетенә кияүгә чыккан Гөбәйдә апабызның яу кырында 6 ир-егете ятып калдылар. Бәлкем аларга хөкүмәт берәр мәрхәмәтле гамәл кылгандыр дисезме? Юк!
Бездә «Никто не забыт, никто не забыто» дип шапырынучы ораторлар җитәрлек. Ә конкрет ярдәм, файдалы эш эшләүчеләр генә юк.
Инде Россиянең 30дан артык төбәгендә «Сугыш чоры балаларын» моннан 3-4 ел элгәре хөрмәтләп, бераз акча өләшә башладылар. Без - Россиянең данлыклы республикасы әле бүген дә бу мәсьәләне футбол тубы кебек Мәскәүгә тибеп маташабыз. Нәрсәгә безгә миллиард сумнарга сатып алган футболчы, хоккейчы һәм башкаларыгыз, сез үз республикабыз егетләренең үсешенә комачаулыйсыз, чөнки командалар чит илнекеләр белән шыплап тутырылгач, безнең егетләр кайда уйнасыннар. Батыр мәйданда сынала, чыгарыгыз аларны уйнарга, ә теге миллиардларны безгә - ятимнәргә өләшегез.
Җиңүнең 70 еллыгына «сугыш чоры балаларының» иң яше дә 70 яшьтә булачак. Бездә ир-ат 60-65 ел гына яши. Мәскәү «өлеш чыгарырга» дип фәрман биргәндә, без үлеп бетәбез бит инде, җәмәгать. Мин Тынычлык-Мирный бистәсендә гомер итәм. Бездә Лаеш районы Дәүләки (Давлекеево) дигән авылның сугышта һәлак булган ир-атларына чиркәү белән янәшә бер җирдә һәйкәл-стелла-мемориаль такта куелды. Анда 180ләп бары тик рус фамилияле кешеләре исеме генә язылган.
Менә һәр бәйрәм саен безне - төрле төбәкләрдән килеп Казанның завод-фабрикаларында иң авыр, иң кара эштә эшләгән татарларны шунда бәйрәм тантанасына дәшәләр. Рус милләтен бик яратсак та, дус-тату яшәсәк тә, бу нәрсәгә бик гаҗәпсенәбез. Мирный бистәсендә 50-60 ел яшәп дөнья куйган, сугышта катнашкан милләттәшләребезгә нигә һәйкәл юк соң әле? Без бу мәсьәләне кем аша хәл итәргә тиешбез икән, ә?
Бистәдә җыелышлар булмый. Яңа хакимият башлыгы А.Н.Лобовның танышыр өчен безнең бистәгә килеп җитә алганы юк әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: