Шәһри Казан

Изге урын буш тормас...

Шөкер, милләттәшләребез дин тирәсендә берләшә, иңгә-иң куешып эшли белә икән. Быел кыш дәвамында районыбызның мәчет-мәхәлләләрендә дәгъват марафоны баруы хакында язган идем инде. Шул дәгъват марафоны кысаларында Лашман авылында кунак булып, мәчет подвалында эш кайнаганын, авыл халкының мәдрәсә салу мәшәкате белән янып йөрүен күреп килдем. Ә бу Рамазан аенда Лашманда мәдрәсәнең...

Реклама

«Мәчетебез төзелгән вакытта ук подвалга җылылык үткәреп калдырылган булган. Шулай итеп, без бу подвалны 21 ел буена бушка җылытып ятканбыз. Минем исәпләүләр буенча шул вакыт аралыгында өч йөз меңләп акча исраф ителгән», - дип чыгыш ясады мәчетнең имам хатибы Мингариф хәзрәт Гатин. Подвалда мәдрәсә булдыру идеясен ул узган ел гыйнвар аенда мәчеттә үткән җыелышта күтәреп чыга. Эшне башлап җибәрү өчен, мәчеттә 302 мең сум сәдака акчасы җыелган була. Авылда аңа теләктәшлек белдерүчеләр табылып, март айларында авыл халкы өмә ясап, подвалдан ун «КамАЗ»га якын туфракны чыгарып түгәләр. Нәтиҗәдә, мәчетнең беренче каты булып хезмәт итүче бу бинаны бер метр чамасы тирәнәйтәләр. Бүлмәләр ясап, ике укыту сыйныфы, кухня һәм ике тәһарәтханә бүлмәсе җиһазландырыла. Тәһарәтханәгә электр белән эшләүче су җылыткычы, кухняга гарнитур, суыткыч, газ плитәсе, укыту бүлмәләренә язу тактасы, компьютер белән принтер, DVD плеер, телевизор, өстәл-урындыклар, идәндәге келәмнәрне чистарту өчен тузан суырткыч ише кирәк-яракларны шул авылдан үсеп чыккан хәлле кешеләр бүләк итә. Төзелеш эшләрен җитәкләүне Рамил хәзрәт Гыйматдинов үз өстенә ала. Абыйсы Ринат һәм Әбрар Шәрифуллин атлы егетләр дә аңа ярдәмгә килә.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк, районыбызда мәдрәсә бер Лашман мәхәлләсендә генә түгел, Чирмешәннең җәмигъ мәчетендә дә булачак. Моңа кадәр районга кайтып, бер җомга намазына баруымда, мәчеткә тоташтырылачак янкорма бинаның әле проекты гына уйланылып ята иде. Күз курка, кул эшли, дигәндәй, баксам, мәчеткә тоташтырып, мәдрәсә булып хезмәт итәчәк янкорманы күтәреп тә куйганнар, инде түбәсен ябып, тәрәзәләр куясы гына калган.
Файдалы гыйлемне бүлешмәү - хәрам!
Хәбир хәзрәтнең Лашманда булачак мәдрәсәне карап йөргәч сөйләгән вәгазеннән шундый җөмләләр хәтердә уелып калган: «Кайсыдыр риваятьтә Аллаһы Тәгалә Газраилгә бер шәһәр халкын юк итәргә әмер бирә. Әмма Газраил бирегә килсә, тирә- ягы бозыклыкка батып беткән шәһәрнең уртасыннан нур бөркелүен күрә. Якынрак килеп караса, берәү, тәүбә итеп, биредә яшәүчеләрнең гөнаһлары кичерелүен ялварып утыра икән. Үлем фәрештәсе, аптырап, кире Раббысы хозурына кайта. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аңа бу шәһәргә кире кайтып, җәзаны нәкъ менә шул тәүбә итеп утыручыдан башларга боера. «Әлеге кешенең гыйлеме бар, әмма ул үзе генә тәүбә итә, башкаларны гөнаһтан тыелырга чакырмый. Шуңа күрә, аның гыйлемле булуыннан файда юк», - ди. Димәк, бу гыйбрәтле вакыйгадан күренгәнчә, дини гыйлемгә ия булучылар аны үзләре өчен генә кулланмаска, әлеге гыйлемнәрен бүлешергә, аны башкаларга да таратырга бурычлы икәнлеге аңлашыла. Мәдрәсә салына икән, ул да буш тормаска тиеш. Балаларыгызның бирегә йөрүен тәэмин итү сезнең өскә йөкләнә. Чөнки мәдрәсәне тиешенчә куллану да сезнең өстәге бурыч булып тора. Адәм баласының җаны савыт сыман. Ул әлеге савытын, дөньяга килгәннән бирле, гыйлем белән тутыра. Әгәр дә кеше файдалы гыйлем, рухи азык алмый икән, аның урынына зыянлы, шайтани гыйлем кереп тула. Ә ахыйрәт өчен иң файдалы гыйлем ул - Коръәнне өйрәнү».
Йорт нигезеннән иман качмасын!
1917 елга кадәр Лашманда өч кенә мәчет булган. Ә Гаяз Исхакыйның бабасы хөрмәтенә «Исхак» исеме белән аталган мәчет 1991 елда кире торгызылган. «Безнең авыл зур, районга якын, инфраструктурасы әйбәт. Шуңа күрә дә ул озын гомерле булачак», - дип чыгыш ясады мәдрәсә ачылышына кайткан Чирмешән районының элеккеге җитәкчесе, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров.
Әйе, мондый зур авыллар чыннан да тиз генә бетмәс, әмма аларга инде бүгеннән үк башка дини юнәлешле, башка мәдәниятле чит милләт тарафдарлары ияләшә башлады. Әнә Нурлат районындагы бер авылда бу кышны авылга ияләшкән таҗикларны көч-хәл белән куып чыгарырга мәҗбүр булдылар. Нурлат районының үзәгендә күптән түгел яшьләр, бирегә килеп яши башлаган дагыстанлылар белән нидер бүлешә алмыйча, сугыш чыгарды. Самараның Гали авылында исә Рамазан аенда җирле халык монда килеп яши башлаган яңа мөселманнарга үз урыннарын күрсәтергә мәҗбүр булды.
Кызганыч, әмма авыл җирлегендә эш юклыктан, авыл хуҗалыгы тармагының үлеп барганлыгын күреп, күпләр акрынлап шәһәрләргә күченү җаен карый, авылда пенсионерлар гына торып кала. Алары да вафат булгач, йортлар бушый. Иртәме-соңмы нигездән, туган туфрактан аерылган мөлкәт хуҗалары аны сатып җибәрә. «Кеше өенә үз уставың белән кермиләр», диюче руслар да бүген авылларның милләтен, динен әллә ни тикшереп тормый: очсыз бәягә, җайлы урында йорт сатыла икән, тота да килеп утыра. Алар авылга үз уставлары белән кермәсә дә, үз дуңгызларын төяп килеп, тирә-күршеләрен «хуш ис» белән сөендерүдән чирканып тормый. Менә туган авылым Керкәлегә дә соңгы елларда берничә шундый гаилә килеп оялаган...
Гает көнне бәйрәм вәгазьләре сөйләнгәннән соң, намазга кадәр, авылыбызның яшәешенә кагылышлы мөһим мәсьәләләргә багышланган җыелыш булды. Башта сүз авылның зиратын киңәйтү, моның өчен балигълыкка җиткән һәр кеше башыннан икешәр йөз сум акча җыю турында барды. Авыл кешесе гел кими торса да, зиратларыбызда каберлекләр саны арта гына бара шул. Ә адәм баласын соңгы юлга озатканда да туган йортыннан алып чыксалар күңелле. Нигез сатылган икән, кеше милкеннән мәет тә озата алмыйсың. Шәүкәт абый Хәйруллин, ачынып: «Әлегә буш йортлар бар чагында авылга кайтып төпләнергә ашыгыгыз, һәрхәлдә, йорт нигезләрегезне кемгә сатуыгызны бераз чамалагыз, акчасына гына кызыкмагыз! Авылдашларыгызга ул килгән кешеләр белән яшисе бар. Туган нигезләрегезгә мөселманнар килеп урнашса, аларның догалары шушы нигездән киткән кабер әһелләренең дә рухларына барачак бит!» - дип чыгыш ясады. Әйе, изге урын буш тормый шул. Алты кырлы стакан һәм адәм баласының җаны гына түгел, яшәү урыныбыз да төрлечә файдаланылырга, анда төрле «эчлек» салынырга мөмкин. Әнә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) өе урынында китапханә төзеп куйганнар, ә Коръәндә «Әбү Ләхәбнең ике кулы да корыды» дип искә алынган кардәшенең өе урынына тәһарәтханә салынган ди. Ә сезнең йорт нигезе ничек файдаланыла? Аннан иман качмаганмы?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: