Шәһри Казан

Кабан урынына болан

Татарстанда кыргый хайваннар үрчетү фермалары ачыла. Республиканың хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе мәгълүматларына караганда, андый ферма Әлмәт районында инде алты ел элек эшли башлаган. «Туган табигать» фонды үзенә арендага бирелгән урман биләмәсендә кабан дуңгызлары үрчетә.

Реклама

Хайваннар дөньясын саклау һәм файдалану идарәсе башлыгы урынбасары Александр Барсаков сүзләренә караганда, андый төр фермаларның уңышлы тәҗрибәсе инде бар. Мәсәлән, Кострома өлкәсендә фермада поши үрчетәләр, Мәскәү өлкәсендә кыргый үгезләр, тагын кайдадыр лачыннар үрчетү фермасы эшләп килә.
Ә менә Татарстанда нинди кыргый җан ияләрен үрчетергә була соң? Бездә, әйтик, аучылык өчен дисәң - куяннарга, поши һәм кабан дуңгызына, киек кошлардан - кыр казлары, көртлек һәм боҗырларга ихтыяҗ зур икән
Ләкин шунысын да әйтергә кирәк: Татарстанда, мәсәлән, куяннар саны, башка хайваннар белән чагыштырганда, болай да күп. Шулай ук кабан дуңгызлары да елдан-ел арта. Кайбер аучылар фикеренчә, бездә кабан фермаларын оештырырга түгел, киресенчә, бу хайваннарның санын чикләргә кирәк.
Республикада бүген иң аз санлы хайван, ул да булса - кыр кәҗәсе. Татарстанда хәзерге вакытта поши фермасын, шулай ук себер кыр кәҗәсе һәм фазан үрчетү фермаларын ачу вариантлары карала..
Ә менә кабан дуңгызлары белән хәл бүтәнчәрәк. Хәзер республика да аучылык биләмәләрен алардан арындыру буенча эш башлады.
Кыргый дуңгызларны бетерергә африка чумасы таралу куркынычы мәҗбүр итә, чөнки әлеге афәтне нәкъ менә алар таратырга мөмкин икән, ә кабаннар урыны буш тормасын өчен, аучылык хуҗалыкларында Американың ак койрыклы боланнарын үрчетә башлаячаклар. Бу нисбәттән республикада «Аучылык биләмәләрендә кабаннарны болан белән алыштыру» дигән максатчан программа эшләнгән.
Әлеге программа нигезендә, Татарстанга чит ил боланнары кайтартылачак. Хәзер аларны ничек итеп безнең шартларга ияләштерү мөмкинлеге өйрәнелә. Мәсәлән, боланнарны кайтуга иреккә җибәрергәме, әллә башта болан фермалары оештырып, аларны шунда үрчетергәме? Белгечләр соңгы вариант яклы, чөнки бу рәвешле боланнарны даими контрольдә тотарга була. Ә контроль кирәк. Ник дигәндә, чит илдән килгән иммигрант хайваннар кайвакыт яңа шартларда табигатькә һич көтелмәгән үзгәрешләр китереп чыгаралар. Мәсәлән, алар үзләренең җирле «коллегаларын» кысрыклый башларга мөмкин. Моның классик мисалы - ротан балыгы. Ихтиологлар телендә аны чүп балыгы дип тә атыйлар. Ротан бик тиз үрчи һәм тора-бара ул үзе яшәгән сулыктагы бүтән балыкларны юк итәргә тотына. Иң аянычы - ротан аларның уылдыкларын һәм маймычларны ашый. Шулай ук сөлек, тритон һәм ташбашлар да аның ризыгына әйләнә. Кайчандыр ротан Амур елгасында гына яшәгән. Аны Санкт-Петербургтагы елгаларның берсенә җибәрү белән, ул инде бөтен Россия һәм Европа елгаларына таралды. Һәм бүген аңардан котылу да мөмкин түгел.
Аерым бер биләмәнең экосистемасы шулай көйләнгән ки, аңа чак кына саксыз кагылсаң да, ул җимерелергә мөмкин. Әгәр дә Татарстанга кайтартылган америка боланнары да, кинәт үрчи башлап, җирле туганнарын кысрыкларга тотынсалар яки алар яңа шартларда моңарчы билгеле булмаган «импорт» тарата башласалар? Ул чагында инде урманнарны алардан чистартырга туры киләчәк.
Ак койрыклы болан программасы 2014 елдан 2019 елда кадәр исәпләнгән. Чит ил «агент»ларын Татарстанга төпләндерү өчен, республика бюджетыннан 155,3 млн сум акча сарыф ителәчәк. Бу - болан фермаларын төзү, боланнарны сатып алу, персоналны укыту, аучылык биләмәләрендә аучы йортлары салу өчен тотылачак.
Әгәр дә бу эш уңышлы килеп чыкса, тагын 4-5 елдан һәр сезон саен 150 башка кадәр боланга ау рөхсәт ителергә мөмкин. Ә ул аучылык хуҗалыкларына якынча өч миллион сум акча керә дигән сүз. Аны боланнарны үрчетү һәм асрау өчен киткән чыгымнарны капларга тотарга була. Алга таба ау өчен боланнар санын елына мең башка җиткерү күздә тотыла.
Әмма шунысын да истән чыгармыйк: әлегә кабан дуңгызы - Татарстанда аучылык өчен иң кулай кыргый хайван. Аларны атарга ел саен 1400 лицензия бирелә. Республикада бүген 88 аучылык хуҗалыгы бар. Аларның 90 процентында ау өчен төп җәнлек - кабан. Әгәр алар юкка чыгарылса, аучыларның ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү мөмкин булмаячак. Кабан - аучылык хуҗалыклары өчен гаять отышлы. Боланнар аучыларның мәхәббәтен казана алырмы? Бусы әлегә билгесез. Аннары кабаннарның санын ничек кыскартырга? Монысын да әлегә анык белгән кеше юк. Ә бүген республикада аларның саны 5 меңгә якын. Әлбәттә, аларны күпләп атарга да була. Бездә аучылар җитәрлек, ләкин мондый вәхшилекнең җәмгыятьтә зур ризасызлык китереп чыгаруы ихтимал. Аннары бу үзе генә проблеманы хәл итә алмый, чөнки кыргый дуңгызлар миграция юлы белән безгә чит төбәкләрдән дә керә. Шуңа күрә, монда әлегә уйланырлык нәрсәләр шактый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: